Гөлшат Хәмидуллина: «Йөрәгемне балаларга бирәм»
Үзалдыңа олы бер максат куеп, шул максатка ирешү юлларын эзләп, очраган каршылыкларны җиңә барып, һәрьяктан камилләшеп яшәргә омтылу – сабый чактан ук безнең күңелләргә, җанга иңдерелә.
Әти-әни, гаилә, мәктәп, җәмгыять – һәммәсе кечкенәдән үк бала алдына җитди таләпләр куя. Шул таләпләрне үтәү балага әхлакый тәрбия генә биреп калмый, аның ихтыяр көчен дә үстерә.
Яшәү байлыгы, яшәү шатлыгы, яшәү бәхете – һәммәсе хезмәттә туа. Ә хезмәт ул – үсеш, яңарыш...
Заман сулышын тоеп, заман белән тигез атлап барырга омтылган кешене – заман кешесе, диләр. Ә гел үсештә, эзләнүдә булып, заман таләпләренә туры килә торган кеше – һәрчак ихтыяҗ үзәгендә, һәрчак олы тормыш казанында кайнап яши. Бу үзе бәхет түгелме?
Үз халкың, милләтең белән үз телеңдә аралашып, үткәнең, бүгенгең, киләчәгең барлыкны тоеп, үз хезмәтең белән горурланып яшәү – үзе бәхет түгелмени?
Укытучы... Балаларга аң-белем бирүче, тәрбияче. Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, шәфкатьлелек, сафлык орлыклары салучы. “Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң – укытучы бул!” – дигән бер галим. Хак сүзләр... Укытучыдан башка президент та, патша да, инженер-төзүче дә, язучы да, сатучы да булмас иде. Укытучы – барлык һөнәрләргә дә юл ачучы кеше. Балаларның иңнәренә канат куеп, һәрберсенә тормышта урын табарга булышкан кеше дә – укытучы!
Һәрберебез тормышта мәктәп бусагасын атлап чыгабыз, гомеребездәге иң күңелле мизгелләрне – мәктәп сукмакларын үтәбез. Мәктәптә укыган чакта һәркемнең җанга ятышлы, яраткан укытучысы була торгандыр ул. Син аның дәресенә һәрвакыт әзерлек белән киләсең, дәресендә кызыксынып тыңлыйсың, һәрбер әйткән сүзенә колак саласың һәм аңа охшарга тырышасың. Минем дә яраткан укытучы апамның ягымлы карашы, якты йөзе, тәмле теле, күңелле дәресләре, мавыктыргыч тәрбия сәгатьләре, балаларны аналарча яратуы мине бу һөнәрне сайларга этәргеч ясады. Мәктәпне тәмамлауга, ныклы карарга килдем: мин укытучы булачакмын! Шушы карарым мине педагогия училищесына китерде дә. Аннан соң институтта укыган еллар... Булган белән генә канәгатьләнеп, тынычланып калмау, һаман күбрәк белергә, югарыга омтылу – чынбарлыгым, тормыш девизым ул минем. Укуда, тормышта да, эшемдә дә шулай. Алабуга дәүләт педагогия университетын тәмамлагач, үзем сайлап алган һөнәрем буенча, авыл мәктәбенә эшкә урнаштым.
Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда, һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала. Ә бу тойгыларны кичерү өчен заман белән бергә атларга, һаман эзләнергә, “үсәргә” кирәк. Күпме китап-журналлар актару, Интернет дигән чиксез дәрьяны иңләү, күпме йокысыз төннәр... Ә мондый иҗади эзләнүләрдән соң табышларыңны яраткан укучыларыңа җиткерү һәм аларның кызыксынуларын күреп, уңай нәтиҗәләргә ирешү – я, әйтегез, чын бәхет шушы түгелме соң?!
Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет бит. Бу тарафтан үземне бәхетле кеше дип саныйм. Укытучы булмасам, кем булыр идем? Укытучы һөнәре ул минем тормыш, яшәү рәвешем. Мин үземне бары тик укытучы ролендә генә күрәм, үз профессиямне бик яратам. Яраткан хезмәтеңнән тәм табып яшәүгә ни җитә! Заман белән бергә атлыйк!
Гөлшат Равил кызы ХӘМИДУЛЛИНА,
Актаныш районы Яңа Әлем төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, I квалификация категорияле педагог-оештыручы
Комментарийлар