Кабан күле яр буенда «Тормышка 10 000 адым» акциясе узачак
3 апрельдә Казанда Кабан күле яр буе территориясендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Тормышка 10 000 адым» бөтенроссия акциясе кысаларында Скандинавия йөреше буенча ярышлар узачак.Акци...
3 апрельдә Казанда Кабан күле яр буе территориясендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Тормышка 10 000 адым» бөтенроссия акциясе кысаларында Скандинавия йөреше буенча ярышлар узачак.
Акция Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдименә нигезләнгән, ул көн саен нормаль минималь физик активлык булсын өчен, 6 меңнән алып 10 мең адымга кадәр узуны күздә тота.
Чарада төрле яшьтәге теләүчеләр катнаша ала. Сылтама буенча теркәлергә мөмкин. Старт алдыннан катнашучыларның артериаль кан басымын үлчәячәкләр, чара ахырында истәлекле сертификатлар тапшырачаклар, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
«Тормышка 10 000 адым» акциясе 2015 елдан башлап илнең төрле мәйданчыкларында уза. Аның максаты - сәламәт яшәү рәвешен сайлауга һәм алып баруга игътибар җәлеп итү, дип хәбәр ителә Казан мэриясе сайтында.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Атна ахырында Татарстанда +13 градуска кадәр җылыта
Татарстанда һава торышы сизелерлек начарлана. 1 апрельдән 3 апрельгә кадәр республикада явым-төшемнең айлык нормасы яву көтелә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә. Апрельнең бер...

Татарстанда һава торышы сизелерлек начарлана. 1 апрельдән 3 апрельгә кадәр республикада явым-төшемнең айлык нормасы яву көтелә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә. Апрельнең беренче көнендә Татарстанда кар, яңгыр һәм томан көтелә.
2 апрельдә томан төшә, ерактан күрү 500–1000 метрга кадәр кими. Температура +2...+7 градуска кадәр күтәрелә, көньякта +11 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре саклана. 3 апрельдә явым-төшемнәр күбесенчә яңгыр рәвешендә барачак. Төнлә термометр баганалары 0... +5кә кадәр, көндез +8...+13 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.
«Һава торышының начараюы атмосфера басымы сизелерлек кимүгә китерәчәк»,–- дип кисәтә синоптиклар. Ә киләсе атна башында тотрыксыз һава торышы һәм көчле явым-төшем саклануы фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар