Логотип Магариф уку
Цитата:

Каниукулларда Казан урамнары буйлап Кыш бабай фургоны йөриячәк

Яңа ел бәйрәме көннәрендә Казаныбызда бик күп мәдәни программалар әзерләнгән.

Яңа ел бәйрәме көннәрендә Казаныбызда бик күп мәдәни программалар әзерләнгән. Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Эмиль Мостафин әйтүенчә, Казан урамнары буйлап Кыш бабайның Яңа ел фургоны йөриячәк. Әкият персонажлары белән Яңа ел аждаһасы шәһәрнең төрле мәйданчыкларында туктап, уеннар уйнатып, бүләкләр таратып, бәйрәм кәефе өләшәчәк. Аларның кайсы урында тукталачагы мәдәният идарәсенең телеграм-каналында хәбәр ителә. Аждаһаны куып тоткан кеше аның белән фотога төшеп, телеграм-каналда урнаштырачак һәм 6 гыйнвар көнне “Казан” гаилә үзәгендә иң кызыклы фото хуҗасына кыйммәтле бүләк тапшырачаклар

“Казан парклары һәм скверлары” дирекциясе директоры Айгөл Латыйпова хәбәр итүенчә, 1–3 гыйнварда Бауман урамында, “Ак чәчәкләр” бульварында, Горки-Әмәт урманында, Тынычлык урамы паркында, “Крылья Советов” һәм “Салават күпере” торак комплексы паркында Мәскәүнең “Морэс” курчак театры гастрольләре узачак. 

1 гыйнварда «Крылья Советов» паркында «Голубой огонек» концерты оешытырыла.

4 гыйнварда «Казан» гаилә үзәге территориясендә «Вечеринка в болоньевых штанишках» узачак.14.00 дә башланачак программада музыкантларның чыгышлары, экстремаль спорт төрләре буенча ярышлар һәм башкалар бар. 

6 гыйнварда Горький паркында кышкы уеннарның беренче гаилә фестивале була. Шул ук көнне Горки-Әмәт урманында татар телендә стендап-кичә узачак.
Моннан тыш, шәһәрдә 20 дән артык шугалак, 80 хоккей тартмасы, 15 чаңгы трассасы эшләячәк. 

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ