Логотип Магариф уку
Цитата:

Карбыз үстерергә яратучы мөгаллимә

Бик күпләр бала чакта Карбызны  кар һәм боздан торган татлы җимеш буларак күз алдына китерә. Аннан авыз иткәч, аңардан тәмам аерыла алмый. Җылы якларда гына үсә торган бу «яшел туп»ны кем генә көтеп а...

Бик күпләр бала чакта Карбызны  кар һәм боздан торган татлы җимеш буларак күз алдына китерә. Аннан авыз иткәч, аңардан тәмам аерыла алмый. Җылы якларда гына үсә торган бу «яшел туп»ны кем генә көтеп алмый икән шул.
Кибет яннарына китереп өелгән карбызны элек халык су буе чиратка басып тиз арада алып та бетерә иде. Аның бәясе дә арзан булды,  ахрысы. Хәзер шәһәр урамнарында адым саен карбыз саталар, бер данәсе 400 дән 600 сумга  кадәр. Кесәсе калын кешеләр аны иртә яздан, килосы 150 сум чагында ук алып, авыз итә башлый.

- Базар яшелчәсенә караганда үзеңнеке татлырак та, шифалырак та була, – ди Апас районы Дәүләки мәктәбенең химия һәм биология укытучы Фәния Хәйбуллина. – Яшелчә, җиләк-җимешне күпләп үстергәндә җитештерүчеләрнең төрле химикатлар кулланганын беләбез. Кытай бүгенге көндә дөньяда иң күп карбыз җитештерүче булып исәпләнә, күрше японнар аларны да уздырып җибәрде. Аларда  пирамида, квадрат формасындагы карбызлар бар, аларның агы да, сарысы да,  яшелле, бизәклеләре дә үсә.

Эчендәге тәгаме дә безнең күзләр күреп күнеккән кызыл төстә генә түгел: агы да, сарысы да күп, тәмнәре дә үзгә.  Карбызның 1200 дән артык төре хәзер дөньяның йөзгә якын илендә үстерелә.  Башка  җирдә булган карбыз нигә Татарстан туфрагында  үсә алмый икән, дип гаҗәпләнә идем. Мәктәп яны тәҗрибә кишәрлегендә эшләүче укучыларны берничә ел буе шуңа җәлеп иттем. Балалар белән бергә кыяр, помидор, кишер, суган, җиләк-җимешләр белән бергә кавын-карбыз үстерергә өйрәндек. Әлбәттә, үз бакчабызда үскән карбызлардан да тәмлесе юк. Монысына үземне бала чактан ук әнием өйрәткән иде. Әнә хәзер үзем яшьләргә белгәннәремне тапшырырга тырышам.

Мөгаллимә ханым, карбыз үстерү һәм аннан нинди тәм-томнар ясау серләрен дә, кеше сәламәтлегенә күп төрле файда китерүен дә, безнең гасырга кадәр үк өстәлнең түрендә булган  карбызның бай тарихын да яхшы белә. Беренче үсентеләрне сатып алган карбыз орлыкларыннан башлаган мавыгуы, мөгаллимә өчен еллар буена озата баручы матур, файдалы шөгыльгә әйләнгән. «Балалар карбыз үстерү процесын карарга, җимешеннән авыз итәргә бик яраталар. Үзең үстергән яшелчә башка инде ул, аеруча тәмле, татлы була»,  – дип, янә искәртә «Авыл укытучы - 2023» конкурсында катнашучы Фәния Хәйбуллина.

Альберт САБИР


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ