Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан мәктәпләре укучыларын педагогика һәм психология нигезләренә өйрәтәчәкләр

Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе хәбәр иткәнчә, 1 нче сентябрьдән Казанның 25 мәктәбендә психологик-педагогик юнәлештәге класслар ачылачак. Аларда 600 дән артык өлкән сыйныф укучысы укый ала, бүгенге к...

Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе хәбәр иткәнчә, 1 нче сентябрьдән Казанның 25 мәктәбендә психологик-педагогик юнәлештәге класслар ачылачак. Аларда 600 дән артык өлкән сыйныф укучысы укый ала, бүгенге көндә 400 дән артык кеше шундый теләк белдергән.
Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов әйтүенчә, психологик-педагогик класслар һөнәри юнәлеш бирү, укучыларга булачак һөнәрләрен сайлау, нинди югары уку йортына керергә һәм мәктәптән соң нинди белгечлеккә укырга икәнлеген аңларга ярдәм итү һәм педагог һөнәрен популярлаштыру, мәктәп укучылары тарафыннан булачак һөнәр буенча тирән белем бирү максаты белән оештырылган.
Бу эшкә шәһәрнең 25 белем бирү учреждениесе җәлеп ителгән:
Авиатөзелеш районында – 10 нчы номерлы гимназия, 117 нче һәм 119 нчы номерлы мәктәпләр;
Яңа Савин районында – «Адымнар» полилингваль комплексы, 71 нче һәм 143 нче номерлы мәктәпләр;
Вахитов районында – 1, 13, 80, 18 нче номерлы мәктәпләр;
Идел буе районында – 6 нчы, 52 нче гимназияләр, 129 нчы номерлы мәктәп;
Киров районында – 152 нче номерлы гимназия, 188 нче номерлы лицей, 81 нче номерлы мәктәп;
Мәскәү районында – 12 нче һәм 17 нче номерлы гимназияләр, 65 нче һәм 34 нче номерлы мәктәпләр;
Совет районында – 126 нчы һәм 8 нче номерлы гимназияләр, 187 нче һәм 185 нче лицейлар, 184 нче номерлы мәктәпләрендә әнә шундый сыйныфлар ачылачак.
Һәр сыйныфта якынча 25 кеше укыр дип планлаштырыла. Кабул итү 9 нчы сыйныфны тәмамлаучының шәхси гаризасы нигезендә башкарыла, шул ук вакытта төп гомуми белем турында аттестат бирелә. Бүгенге көндә 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларны психологик-педагогик сыйныфларга 17 белем бирү учреждениесе кабул итәргә әзер: 10, 17, 52, 126 нчы номерлы гимназияләр, 185 нче һәм 187 нче лицейлар, 1, 13, 34, 65, 71, 80, 81, 117, 119, 143, 184 нче мәктәпләр.
Укыту программасы Казан федераль университетында эшләнгән. Класслар универсаль, гуманитар, социаль-икътисади һәм табигый-фәнни юнәлешләр кысаларында ачылачак. Профильле сыйныф укучылары педагогика һәм психология нигезләре белән танышачак, шәхси үсеш стратегиясен төзергә өйрәнәчәкләр, проект эшчәнлеге күнекмәләрен үзләштерәчәкләр, шулай ук үзләрен мәктәп яны лагерында әйдаманнар сыйфатында сынап караячаклар. Моннан тыш, башлангыч сыйныфларда педагогик практика үтү мөмкинлеге дә бар.
Гомумән алганда, укулар Педагогика һәм психология институты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Казан федераль университетының чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе, шулай ук В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты белән берлектә уздырылачак.
Өлкән сыйныф укучыларын фәнни-гамәли конференцияләрдә әзерләүгә һәм катнашуга зур игътибар биреләчәк. Бу югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар алу мөмкинлеге бирәчәк.
Психологик-педагогик класска керү мәсьәләләре буенча ата-аналар һәм өлкән сыйныф укучылары +7(843)292-92-43 телефоны буенча Мәгариф идарәсе белгечләренә яки турыдан-туры мәгариф учреждениеләренә мөрәҗәгать итә ала, дип хәбәр ителә Казан шәһәре мэриясе сайтында.

Фәния Лотфуллина


Фото: Денис Гордийко

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ