Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан паркларында спорт: йога, йөгерү һәм скандинавия йөреше

Спорт сөючеләр өчен Казан паркларында берничә юнәлеш буенча тренировкалар уза: йога, йөгерү һәм скандинавия йөреше. Аларга бушлай кушылырга мөмкин, дип хәбәр ителә Казан мэриясе сайтында.Йога Йог...

Спорт сөючеләр өчен Казан паркларында берничә юнәлеш буенча тренировкалар уза: йога, йөгерү һәм скандинавия йөреше. Аларга бушлай кушылырга мөмкин, дип хәбәр ителә Казан мэриясе сайтында.
Йога 
Йога һәм растяжка буенча дәресләр чәршәмбе көннәрендә Горки-Әмәт урманында (Cube контейнер үзәге янында), шимбә көннәрендә «Черек күл» паркында уза. Тренировкалар мускулларның киеренкелеген бетерергә һәм тәнне тонуска китерергә ярдәм итәчәк. Дәрес теләсә нинди әзерлек дәрәҗәсе булган кешеләргә туры киләчәк. Йога өчен келәм яки турист пенкасы булырга тиеш.
Якын арадагы тренировка «Черек күл» паркында 20  майда, Горки-Әмәт урманында 24  майда узачак. 7:00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Йөгерү тренировкалары 
Май аенда Казанның алты паркында йөгерү тренировкалары башланды. Дәресләрдә шәһәр халкын җиңелчә разминка, функциональ күнегүләр һәм тренер күзәтүе астында йөгерү көтә. Тренировкалар якынча 1,5–2 сәгать барачак.
Тренировкалар Кабан күле яр буенда, Горки-Әмәт урманында, Салават Күпере микрорайонындагы паркта, Казансу елгасы яр буенда, Урицкий исемендәге паркта, «Черек күл» паркында уза.
Дәресләр расписаниесен белергә һәм йөгерү өчен музыкаль плейлистны проект сайтыннан йөкләргә мөмкин.
Скандинавия йөреше 
Скандинавия йөрешенә килүчеләр прогулка белән спортны берләштерә алачак. Дәресләрне профессиональ инструкторлар үткәрә. Мөмкинлек булса, йөреш өчен таякларны үзең белән алырга кирәк. Тренировкалар яңа башлаучыларга да, профессиональ спортчыларга да туры килә.
Скандинавия йөреше белән «Наратлык», «Крылья Советов», «Комсомолец» паркларында, Комсомольское күлендә, Горький һәм Урицкий исемендәге паркларда, шулай ук Горки-Әмәт урманында шөгыльләнергә мөмкин. Актуаль расписаниене тренерлардан белешергә кирәк, аларның номерлары ТР Төньяк йөреше федерациясе сайтында бастырылган.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ