Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанлыларны татар-мишәр биюенә өйрәтәчәкләр

Казн башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр иткәнчә, бүген Кабан күле буенда Казан халкын һәм кунакларын татар-мишәр биюенең үзенчәлекләре белән танышт...

Казн башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр иткәнчә, бүген Кабан күле буенда Казан халкын һәм кунакларын татар-мишәр биюенең үзенчәлекләре белән таныштырачаклар. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында катнашучыларны җанлы музыка һәм мастер-класслар көтә.
«Типтереп бию» программасы биючеләр перформансыннан башланачак. Аннары халык яңгырашлары, милли кием һәм мишәр биюенең үзенчәлекләре, шулай ук бию уеннары белән таныштыру планлаштырыла.
Җанлы музыканы талантлы инструменталистлар командасы Айдар Габдрәхимов (саф, джембо һәм удар җайланмасы), Ильяс Фәрхуллин (курай, тальян, гармун) һәм «Риваять» фольклор ансамбле солисты Илнар Сафин (баян) тәкъдим итәчәк.  
Мастер-классларны уен форматында профессиональ биючеләр үткәрәчәк. Очрашу 18:00 сәгатьтә Ш.Мәрҗани урамы ягыннан Г.Камал исемендәге театр парковкасы астында башлана.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ