Логотип Магариф уку
Цитата:

"Галәм"дә өлкәннәр һәм укытучылар көнен билгеләп үттеләр (Фото, видео)

Казанның 18 нче татар гимназиясендә бүген бәйрәм! Быел алар яңа матур залда өлкәннәр һәм укытучылар көнен билгеләп үтте.Бирегә шушы мәктәптә бик күп еллар буе хезмәт куйган хөрмәтле укытучылар чакырыл...

Казанның 18 нче татар гимназиясендә бүген бәйрәм! Быел алар яңа матур залда өлкәннәр һәм укытучылар көнен билгеләп үтте.
Бирегә шушы мәктәптә бик күп еллар буе хезмәт куйган хөрмәтле укытучылар чакырылган иде.

"Гимназиябездә хезмәт куйган, инде лаеклы ялда булган укытучыларыбызны ел да шулай чакырып котлыйбыз. Бу гадәт инде бездә күп еллардан бирле сакланып килгән. Быел без аларны, яңа залга чакырып, балаларыбыз әзерләгән концерт белән сөендерә алдык. Бу – безнең өчен зур бәхет", – ди уку йортының директоры Гөлшат Фәсхетдинова.

Укытучыларны котларга биредә укучы балаларның әти-әниләре дә килгән иде. Танылган җырчылар Рамил һәм Рамилә Хәйретдиновларның чыгышын һәркем җылы кабул итте. Шулай ук балалар үзләре әзерләгән чыгышлар да мактауга лаек. Биредә һәр баланың саф татарча матур итеп сөйләшүенә, аларның талантына һәм осталыгына сокланып кайттым. Балаларның укуына гына түгел сәләтләрен үстерүгә дә зур игътибар бирелә икән монда.

Мордовия якларыннан ук килеп бирегә төпләнеп калган, хәзер биредә директор урынбасары булып эшләүче Зөһрә ханым Садыйкова  – мәктәпне төзекләндерү өчен янып-көеп йөргән кешеләрнең берсе. "Ниһаять, без үзебезнең бинаны яулап алдык. Ни өчен яулап, дим, чөнки без кая гына йөрмәдек, кая гына язмадык. Безнең сүзне милләтпәрвәр егетебез ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов күтәреп алды һәм шушы "Галәм" исемле гимназиябез пәйда булуга зур ярдәм күрсәтте", – дип сөйләде ул һәм барлык мәгариф хезмәткәрләренә шушы матур бәйрәмнәре белән котлау сүзләрен җиткерде. 

 
Гимназиянең элеккеге директоры Равил Садыйков та –  шушы матур бинаны булдыруда күп көч куйган кеше. Ул –хәзер дә биредә иң кадер-хөрмәтле кешеләрнең берсе. Бүген килгән кунакларны котлап та иң беренче булып ул сүз алды. "Яңа бинада туган телебезгә хезмәт итәр, үз милләтебезнең егет-кызларын тәрбияләр өчен, тагын да зуррак мөмкинлекләр ачылды. Безнең коллективка җиң сызганып, Россия күләмендә иң яхшы милли мәктәп дигән исемебезгә тап төшерми тагын да тырышып эшләргә кирәк", –  дигән фикерләре белән уртаклашты.

 
  
 

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ