Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның 27 нче гимназиясендә республикакүләм семинар

«Туган (татар) телне һәм әдәбиятны камилләштерү аша нәтиҗәле белем бирү технологияләрен гамәлгә кертүне проектлау» дигән темага республикакүләм семинар үткәрелде.

Казан шәһәре Вахитов районының "Һади Такташ исемендәге татар телендә белем бирүче 27 нче гимназиясе"ндә "Туган (татар) телне һәм әдәбиятны камилләштерү аша нәтиҗәле белем бирү технологияләрен гамәлгә кертүне проектлау" дигән темага республикакүләм семинар үткәрелде.

Әлеге чара кысаларында семинар кунаклары – Казан шәһәре һәм республикабызның татар теле укытучылары заманча шартларда гимназиянең милли мәгариф буенча эшчәнлеге белән таныштылар. Ачык дәресләр карадылар, укучыларның мәдәни компетентлыгын үстерүдә музей педагогикасының роле – Һади Такташ исемендәге мәктәп музее турында презентация-чыгыш тыңладылар, гимназиядә уңышлы эшләп килгән проектлар офисы турында мәгълүмат алдылар, мастер-классларда катнаштылар, укучыларда татар халык уеннары аша рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү турында проект презентациясе белән таныштылар һәм укучыларның чыгышларын карадылар. Чара бик эшлекле рухта, нәтиҗәле узды, дип хәбәр итә Татар теле укытучылары ассоциациясе. 

Фотолар Татар теле укытучылары ассоциациясенең

ВКонтактедагы рәсми төркеменнән

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ