Логотип Магариф уку
Цитата:

Казансу елгасы кайчан чистарыр?

Бүген Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы журналистларны укытуга җыйды. Алар министрлык эшчәнлеге һәм бүгенге көндә алда торган мәсьәләләр белән таныштырды.Очрашу башта түгәрәк ө...

Бүген Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы журналистларны укытуга җыйды. Алар министрлык эшчәнлеге һәм бүгенге көндә алда торган мәсьәләләр белән таныштырды.

Очрашу башта түгәрәк өстәл янында, ә аннары табигатьтә дәвам итте. Аралашу никадәр якынрак булган саен, ачыклык та шулкадәр күбрәк. Министрга барлык сорауларны турыдан-туры бирү өчен менә дигән мөмкинлек туды.

Бүгенге көндә эссе һава торышыннан арыган журналистлар күбрәк сулыклар һәм пляжлар турында сораштылар. Аеруча кызыксындырганы Казансу елгасы кайчан чистартылачак?
Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков әйтүенчә, гадәттә, кайсы пляжларда кызынырга һәм су коенырга мөмкин булуын Роспотребнадзор хәл итә. Ә сулыкларны чистартуга килгәндә, Россия тарихында бер тапкыр да хәзерге кебек бу өлкәне җайлауга шундый зур суммалар каралганы булмагандыр.

“Казансу елгасы буенча проектны Мәскәүдә якладык. Хәзерге вакытта көн саен диярлек, нәрсә начар тәэсир итә һәм никадәр процентларда, шуларны ачыклау буенча күзәтү эшләре алып барыла. Минималь чыгымнар яки волонтёрлар ярдәмендә ниләр эшләп булганлыгы һәм дәүләттән нинди ярдәм кирәклеге ачыклана. Эшләр ике ел тирәсе бара. Казансу елгасы буенча инде 600 дән артык хокук бозулар ачыкланды. Аның буенча җаваплылыкны үз өстебезгә алдык. Ул Казан, республика халкы өчен иң мөһим һәм кирәкле объект булып тора, без аны чистартырга әзер”, – дип белдерде министр.

Фәния Лотфуллина


ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы фотолары


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ