Логотип Магариф уку
Цитата:

Онытылмаслык очрашулар

Документаль проза остасы, эзтабар язучы Шаһинур Мостафин белән якыннан мин 2010 елның 23 апрелендә Казан Кремлендәге  «Бөек Ватан сугышы» музей-мемориалында таныштым.Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан  «...

Документаль проза остасы, эзтабар язучы Шаһинур Мостафин белән якыннан мин 2010 елның 23 апрелендә Казан Кремлендәге  «Бөек Ватан сугышы» музей-мемориалында таныштым.
Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан  «Мәгариф» журналы «Бөек Җиңү кайтавазы»  рубрикасында бәйге игълан иткән иде. Мин дә,  җиңүчеләр рәтендә булып, «Җиңү даны мәңге сүрелмәс!» исемендә оештырылган республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә  хәтта чыгыш ясарга да чакырылган идем. «Абыем, сине эзлим... » дип аталган публицистик мәкаләм белән залдагыларны таныштыргач, Шаһинур абыйга мөрәҗәгать итеп: «Әниемнең абыйсы – Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган Сәетнәсим Бәдретдиновның язмышы турында беләсем килә», – дидем һәм кулымдагы язмамны аңа тапшырдым.  (Әлеге мәкаләм  «Мәдәни җомга»  (16 апрель, 2010 ел),  «Сарман»  (19 май, 2010 ел) газеталарында, соңрак, 2012 елның февраль санында, «Мәгариф» журналында да басылып чыкты.)
Эзтабар язучы буларак, Шаһинур Әхмәтсафа улы – Татарстан Язучылар берлеге каршындагы «Хәтер яктысы» берләшмәсенә җитәкчелек иткән һәм  Германиягә, Балтыйк буе дәүләтләренә, Украинаның күп кенә төбәкләренә, шулай ук Россиянең көнбатыш өлкәләренә экспедицияләр оештырган шәхес. Шуның өстенә әлеге тынгысыз җан архивларда казына, сугыш ветераннарыннан истәлекләр язып ала. Шулар нигезендә очерклары, мәкаләләре, документаль фильм сценарийлары һәм  проза  әсәрләре иҗат ителә. 2007 елда ул, эзтабарлык өлкәсендәге һәм иҗаттагы казанышлары өчен, Россия Федерациясенең М.Ломоносов исемендәге премиясенә һәм  алтын медальгә лаек була.
Шаһинур абый белән икенче очрашуыбыз ул 2006 елдан бирле баш мөхәррир йөген тарткан «Сүз» нәшрияты редакциясендә булды. Мин, 2012 елның ноябрендә Татарстан китап нәшриятында нәшер ителгән, әле генә  «табадан төшкән» «Җырлы чишмә» исемле китабымны бүләк итәргә дип, аның кабинетына кердем. 4 данәсен редакциягә атап биргәннән соң,  40  данә китабымны аның өстәленә куйдым да шул ике төргәкне  Мамадыш районы Тулбай авылына – Шәйхи Маннурның музей-китапханәсенә кайтарып тапшыруын үтендем. Иҗат юлымда  Шәйхи аганың «алтынга тиң киңәшләр» белән ярдәм итүен дә аңлаттым.
Шаһинур абый белән өченче очрашу Казан – Мамадыш юлында булды. Алдан хәбәр итеп, ул миңа 2013 елның 15 гыйнварына Тулбайга Кышкы шигырь бәйрәменә чакырылуымны әйтте. Мин, кичтән Казанга барып, танышларда кундым. Икенче көнне иртән иртүк Татарстан Язучылар берлеге машинасында юлга кузгалдык. Берлек җитәкчесе Рафис Корбан, мамадышлыларның кадерле якташлары Миңгол Галиев һәм Шаһинур Мостафин хозурында матур-матур истәлек-хатирәләр тыңлап баруы искиткеч күңелле булды. Казаннан 167 чакрым ераклыкта урнашкан Мамадыш шәһәренә бик тиз барып җиттек.
Шәйхи аганың туган ягына аяк басуга, минем өчен дулкынландыргыч минутлар башланды.
Шәһәр үзәгендәге һәйкәле янында шигъри митинг тантанасы... Шәһәрнең Ушмы аръягы өлешендәге өр-яңа 3 нче татар мәктәбендә татар теле укытучылары, китапханәчеләр, укучылар алдында үз шигырьләребезне уку, сорауларына җавап бирү мизгелләре... Тенор тавышлы Миңгол Галиев башкаруында Шәйхи Маннур шигырьләренә язылган җырларны тыңлау сөенече... Менә Шәйхи аганың туган авылы Тулбай! Мәдәният йорты алдында безне кунакчыл каршы алулары... Нәкъ кыш уртасында ( 15 гыйнвар, – чыннан да,  – кышның кыл уртасы!) җир җиләгеннән авыз итүләр... (Мамадыш ягы – җиләкле як. Җир җиләге район символына әйләнмәгәе әле, дим.) Тулбай авылында әдипнең каберен зиярәт кылу... Мәдәният йортында әдәби кичә... Шәйхи Маннур исемендәге премиянең яңа лауреатларын игълан итү минутлары... Әдипнең васыяте буенча булдырылган премия бит ул! Шәйхи Маннур исемендәге музей-китапханәдә экспонатлар белән танышу...  Үз акчасына китапханә салдырып, аны китаплар белән тәэмин иткән олуг зат бит ул! Мул итеп әзерләнгән табын артында кунак булып утырулар... Озак еллар (22 ел!) Шәйхи Маннурның мирас комиссиясе рәисе булган шагыйрь Илдар Юзеевның  шигыренә язылган «Мәтрүшкәләр» җыры башкарылганнан соң, кунакларга зәңгәр мәтрүшкә бәйләмнәре бүләк итүләре... Болар барысы да, кадерле хатирә булып, гомергә исемдә калдылар. Мин, Шәйхи Маннурның иҗат комиссиясе рәисе Шаһинур абый Мостафинның тәкъдиме һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең хуплавы нәтиҗәсендә, кадерле бүләк иясе булдым...
Шаһинур абый миңа карата изге хәер-фатихада булуын Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең Кабул итү комиссиясенә тәкъдимнамә язып та раслады. «Рухия Ахунҗанова... Меңьеллык Әдәбиятыбыз дөньясында өр-яңа исем бу. Әле моңарчы Татарстанның халык язучысы Гариф ага Ахунов (1928–2000) (чын исем-фамилиясе – Гарифҗан Ахунҗанов) белән танылган әдәбият галиме,  тәнкыйтьче Илдус ага Ахунҗанов (1930–1990) кына әлеге тирән мәгънәле фамилияне горур йөртәләр иде...
Ниһаять, татар әдәбияты мәйданында беркемне дә кабатламый торган үзенчәлекле яңа шагыйрә, прозаик һәм публицист пәйда булды. Өстәвенә, әле ул заманында атаклы фронтовик-шагыйрь һәм прозаик, шул ук вакытта балалар язучысы буларак та танылган Шәйхи ага  Маннур белән якыннан аралашкан, Казанда югары уку йортында белем эстәгәндә, әлеге олуг әдибебезнең фатирында яшәп, аннан әдәби дәресләр дә алган асыл зат икән.  Шуңа күрә аның «Җырлы чишмә» (ТНК, 2012) дип исемләнгән  беренче китабын, төнен дә йокламыйча, бер тында укып чыктым һәм ныклы фикергә килдем: әдибә бар!
Өстәвенә, мин Рухия Фәхразый кызының республикабыз матбугатында чыккан берсеннән-берсе үтемле, гыйбрәтле язмалары белән дә яхшы таныш. Үз эшенә күңеленең бар яктысын, җан җылысын бирә алган алдынгы мөгаллимә – халык мәгарифе отличнигы, югары категорияле укытучы буларак та, Татарстан күләмендә киң танылган шәхесләребезнең берсе бит ул! «Мәгариф», «Сөембикә» журналлары, «Мәгърифәт», «Сабантуй» газеталары үткәргән иҗади бәйгеләрдә дә даими катнашып, җиңү тәмен татыган каләм осталарының берсе буларак та, ихластан хөрмәт итәм аны.
Заманында Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты булып та эшләгән мөхтәрәм профессорыбыз, филология фәннәре докторы, академик Фоат ага Галимуллинның Рухия Ахунҗанованың тәүге ктабына ныклы анализлы кереш сүз язуы һәм аңа зур ышаныч белдерүе минем күңелемдәге изге теләкне тагын да ныгытты: әйе, чын мәгънәсендә талантлы әлеге каләм иясе   Рухия Ахунҗанова   Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булырга бик тә лаеклы!
Шул хакта раслап, имзамны куям:
Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафин,
1992 елдан СССР һәм Татарстан
Язучылар берлекләре әгъзасы
(Таныклык нумерлары: № 06545, № 61)
17.11.2012  Казан»
Мин 2014 елның 1 апрелендә, каләмдәшләрем тарафыннан танылып, Татарстан Язучылар берлегенә әгъзалыкка кабул ителдем.
«Мәйдан» журналының 2014 елгы декабрь саны тулаем Шәйхи Маннурга багышланып чыкты. Шаһинур абый минем дә Шәйхи Маннур турындагы истәлекләрне үз эченә алган «Алтынга тиң киңәшләр» дигән мәкаләмне журналга урнаштырган иде...
Бу көннәрдә татар җәмәгатьчелеге Шаһинур ага Мостафиннын тууына 75 ел тулуны билгеләп  үтә. Ул мондый хөрмәтләүгә, зурлауга лаек, бик тә лаек. Киң күңелле изге җан иде шул Шаһинур абый... Аның миңа булган ышанычын тулысынча аклыйсы иде!
Рухия Ахунҗанова, шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Маннур һәм С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты,
«Мәгариф» журналы
13.02.2023 ел
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ