Логотип Магариф уку
Цитата:

Күәм мәктәбе заман сулышын тоеп яши

Бүгенге авыл мәктәбе, андагы тәрбия...

Бүгенге авыл мәктәбе, андагы тәрбия... Даими рәвештә үзгәреп торган заманнан артта калмас өчен, бүгенге авыл мәктәбе нинди булырга тиеш? Җәмгыять үсешенә бәйле рәвештә, укыту-тәрбия процессы да һәрвакыт үсеш-үзгәреш кичерә. Кешелекнең киләчәге, илебез язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак баланың бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле бит.
Заман таләп иткән сыйфатлы белем бирүгә ирешеп, туган ил, республика, дөнья мәдәниятен үзләштерүгә юнәлеш алган, һәрьяклап үскән, тормышта үзенең хезмәт юлын таба белгән, һөнәр алырга әзер булган шәхес тәрбияләү – һәр мәктәпнең төп юнәлеше. Моның өчен безнең Күәм урта мәктәбендә барлык шартлар да җитәрлек. Дәрес һәм тәрбия чараларын нәтиҗәле үткәрү өчен күп мөмкинлекләргә ия булган интерактив такталар, җиһазландырылган компьютер класслары, китапханә, музей, спорт залы, мәктәп яны тәҗрибә участогы бар. 2023/2024 уку елында мəктəбебездә 108 укучыга 17 укытучы белем бирә, тәрбияви яктан максатчан эш алып барыла.
Безнең төп максат – эшен алдан планлаштыра, уйлый белергә сәләтле, әдәпле, тәрбияле, һәр эшкә җаваплы  караучы, куйган максатына ирешүче, Ватанын яратучы һәм саклаучы, алган белемен тиешле дәрәҗәдә куллана белүче милләт җанлы шәхес тәрбияләү. Мәктәп мәгариф системасы модернизацияләү шартларында индивидуаль һәм дифференциаль алымнар кулланып, укучы шәхесен үстерү юнәлешендә эшли. Бердәм дәүләт имтиханнарына килгәндә нәтиҗәләребез мактанырлык. Рус теленнән быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарны югары балларга тапшырдылар, мәктәп буенча уртача күрсәткеч 88,6 баллны  тәшкил итә, республика белән чагыштырганда 14,6 баллга югары. Математика фәненнән дә имтихан нәтиҗәләребез республика күрсәткечләреннән 10,5 баллга югары (мәктәп буенча уртача күрсәткеч – 72 балл, республика буенча – 62,5 балл). Шулай ук информатика фәненнән укучыларыбыз, ел саен 80 – 90 балл жыеп,  теләгән уку йортларына кереп, укуларын дәвам иттерәләр. Алай гына да түгел, укучыларыбызның бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләре, республикакүләм фән олимпиадаларында алган урыннары мәктәбебез укытучыларының фидакяр хезмәт нәтиҗәсе булуын искәртеп тора. 2022/2023  уку елында 11 нче сыйныф укучысы Гатауллина Зәринә мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Татар теле фәненнән республикакүләм фән олимпиадасы призеры, халыкара фән олимпиадасы катнашучысы да иде ул.
Мәктәп системасында заман таләпләренә йөз тотып, мәгарифне үстерү юнәлешендә алып барыла торган эшнең күптөрлелеген һәм шул ук вакытта нәтиҗәле икәнен республикабыз һәм район күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә укучыларыбызның уңышлары раслый. 4 нче сыйныф укучысы Алия Галәвиеваны республикада белмәгән кеше юктыр. Укучыбыз – “Шаян ТВ” телекомпаниясе алып баручысы, күпсанлы иҗади бәйгеләр җиңүчесе.
Россиянең һәр мәктәбендәгечә, атнабыз дүшәмбе көнне традицион линейкада Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын күтәреп, гимннарын җырлап башлана. Мәктәбебезнең һәр укучысы, һәр укытучысы гимннарны яттан белә. Патриотик чара буларак, дәүләт флагларын чыгару моменты юнармиячеләрбез тарафыннан бик тантаналы итеп, барабан каккан тавыш астында башкарыла.

Сәләтле балалар белән эшләүнең төп максаты – һәр укучының сәләтен, иҗади башлангычын үстерү. Мәктәбебездә, фән түгәрәкләре белән беррәттән, спорт мәктәбе һәм Укучылар йорты каршында оештырылган түгәрәкләр уңышлы эшләп килә. Башлангычтан ук укучыларыбыз проектлар төзергә өйрәнә. Алар шулай ук сәнгать мәктәбендә өстәмә белем ала. Анда баян, гитара, вокал дәресләре бирелә.
Укучыларга мәктәптән үк һөнәр үзләштерүгә юнәлеш бирү – тәрбия эшенең төп максаты. Шул уңайдан 6 – 11 нче сыйныфлар өчен профориентация дәресләре үткәрелә, районыбызның төрле хезмәт ияләре белән очрашулар, республикабызда урнашкан урта һөнәри һәм югары уку йортлары белән таныштыру эшләре алып барыла.
Республикабызның һәр мәктәбендәге кебек бездә дә кадрлар җитмәү проблемасы бар. Әлеге хәлдән чыгу өчен укучыларыбыз белән педагогик юнәлештә белемнәрен дәвам иттерү буенча максатчан эш алып барабыз. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучыбыз Казан федераль университетының математика, физика юнәлешендә укырга керде. Шулай ук алдагы елларда да педагогика буенча укырга керергә теләге булган укучыларыбыз бар.
Укыту-тəрбия процессын оештыру һəм алып бару өчен мəктəпнең матди-техник базасы канəгатьлəнерлек. 2021 елда федераль белем челтәрләрен булдыру нигезендә мәктәптә «Үсеш ноктасы” проекты астында табигать фәннәре-техник юнәлеш буенча химия, биология һәм физика кабинетлары җиһазландырылды. Быел ашханәдә дә капиталь төзекләндерү эшләре алып барылды.
Укучыларыбыз спортны ярата, спорт секцияләренә бик теләп йөриләр, райондагы ярышларда актив катнашып, спортның чаңгы, волейбол, футбол традицияләрен саклап яшибез. Мәктәпнең хоккей командасы ел саен Әтнә районы һәм күрше районнар белән оештырылган ярышларда призлы урыннар ала. Мәктәбебезнең аермалы ягы тагын шунда: укучыларның сәламәтлеген кайгырту максаты белән хәрәкәт тәнәфесе оештырыла. Әлеге тәнәфестә укучыларыбыз ритмика күнекмәләре ясый.
Мәктәбебездә гаилә белән хезмәттәшлек итүгә зур әһәмият бирелә. Тәрбия эшенең нәтиҗәлелеге аларның бергәләп эшләвенә бәйле. Һәр чараны ата-аналар катнашында уздырырга тырышабыз. Түбән сыйныфларда шундыйлардан башлангыч сыйныф укытучылары тарафыннан оештырылган Әниләр көне, Өлкәннәр көне, Әлифба бәйрәме, Яңа ел, Уңыш бәйрәмнәре үткәрелә. Ата-аналар катнашында уздырыла торган конкурс-ярышлар, ирекле аралашу, “Ачык ишекләр көне” үткәрелү дә тәрбия яшендә үз нәтиҗәсен бирә.
Без тәртипле, эш сөючән, тормышта үз урынын таба алырлык балалар тәрбияләргә тиешбез. Мәктәп милкенә сак караш тәрбияләү, кабинетларда гөлләр үстерү, бишенче хезмәт чирегендә өч ай дәвамында тәҗрибә участогында хезмәт кую, макулатура җыйнау өмәләре үткәрү хезмәт тәрбиясе генә биреп калмый, аяк астында яткан акчаны күрә белергә өйрәтә, тормышта табышның җиңел юл белән түгел, хезмәт куеп, тир түгеп ирешелгән күмәк хезмәт нәтиҗәсе икәнен аңлап үсәргә дә этәргеч булып тора.
Балалар – илебез киләчәге. Безнең төп бурыч – укучылар, ата-аналар, җәмгыять мәнфәгатьләрен, таләпләрен искә алып төзелгән белем бирү структурасының сыйфатлы булуын тәэмин итү. Мәктәбебез югары культуралы, зыялы, белемен даими күтәрүче педагогик кадрлар белән тәэмин ителгән. Заман таләпләренә туры килгән, инновацион юнәлешкә корылган укыту системасы булганда, районыбыз оешмалары җитәкчеләре белән берлектә, без мәгариф системасы алдына куелган бу бурычларны уңышлы үтәрбез дип уйлыйбыз.
Хәмит ХӘКИМҖАНОВ, Әтнә районы Күәм урта мәктәбе директоры, Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ