Логотип Магариф уку
Цитата:

Кыш бабай туган көнен бәйрәм итә

18 ноябрь – Кыш бабайның туган көне.Бөек Устюгтагы Кыш бабай «ВКонтакте»дагы  официаль битендә хәбәр ителгәнчә, нәкъ менә бүген ул туган көнен билгеләп үтә. Бәйрәм хөрмәтенә ул үзенә иң еш бирелә...

18 ноябрь – Кыш бабайның туган көне.


Бөек Устюгтагы Кыш бабай «ВКонтакте»дагы  официаль битендә хәбәр ителгәнчә, нәкъ менә бүген ул туган көнен билгеләп үтә. Бәйрәм хөрмәтенә ул үзенә иң еш бирелә торган сораулар турында сөйләгән.
Мәсәлән, балалар еш кына аның ничә яшьтә булуын сорыйлар икән. Бу сорауга әкият герое күп вакыт, инде күптәннән елларны санамыйм, диеп җавап бирә икән. 
Шулай ук күп вакыт нишләп аның туган көненең 1 гыйнвар яки 1 декабрьдә түгеллеге белән кызыксыналар. Кыш бабай әйтүенчә, 1 декабрь ул кышның туган көне, ә 1 гыйнварда Яңа ел туган. Ә менә Кыш бабайның туган көнен һава торышы суытуына карап ачыклаганнар. Нәкъ менә 18 ноябрь көнне Бөек Устюгта, Кыш бабайның өендә, зәмһәрир салкыннар башлана, ди.

Кыш бабай туган көненә ел саен илнең төрле төбәкләрендә яшәүче тылсымчыларны чакыра. Аңа Якутия, Карелия, Удмуртия, Бурятия һәм, әлбәттә, безнең Татарстаннан татар Кыш бабае да кунакка килә. Шулай ук Костромадан яраткан оныгы Кар кызы да кайтып җитә икән.
Быел 22 октябрьдән - 15 гыйнварга кадәр Кыш бабай махсус тылсымлы поездда ил буенча сәяхәткә чыкты. Ул  тимер юл буйлап 35 мең км дан артык юл үтәчәк.

Фәния Лотфуллина


Фото: https://primamedia.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ