Ленино-Кокушкинода Айгөл Әхмәтгалиева белән очраштылар
Очрашуга килгән кунакларны Яшьләр үзәгендә эшләп килүче балалар ансамбле каршы алды. Фойеда язучы иҗатына багышланган китап күргәзмәсе дә оештырылган иде. Кичәне Питрәч районы үзәкләштерелгән китапхан...
Айгөл ханым исә үзенең тормыш юлы, иҗади эзләнүләре, уй-хыяллары турында сөйләп дәвам итте. Төрледән-төрле кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде, фикерләре белән уртаклашты. Язучы үзенең укытучы гаиләсеннән булуы, әнисенең дә берара китапханәдә эшләп алуын искә алды, күңелле хатирәләре белән уртаклашты. Кичәбездә автор һәр басылып чыккан җыентыгына мәгълүмат бирергә тырышты. Айгөл ханымның бигрәк тә “Синең өчен яшим”, “Ак читек”, “Баланнарда бал тәме”, “Кичке таң” китапларын халык аеруча бик җылы кабул итте. Шулай ук татар дөньясының бөек җырчысы Хәния Фәрхигә багышланган новеллалар җыентыгы да иң яратып укыла торган басмалардан санала.
Телевизор экраннары аша күрсәтелүче “Ак чәчәкләр”, “Мәхәббәт хакына”, “Җылы эзли җаннар” фильмнарының сценарий авторы да Айгөл Әхмәтгалиева икәнен белгәч, кунакларыбыз таң калды.
Кичәгә тагын да ямь өстәп, күп кенә бәйгеләрдә җиңү яулаган укучыбыз Зәринә Әскәрова авторның “Ак чәчәкләр” җырын башкарды. Шулай ук районыбыз йолдызы Алинә Минһаҗева “Умырзая” җырын башкарып, тамашачыларыбызга күңелле бәйрәм кәефе бүләк итте. Шәле авылы мәдәният йорты үзешчән артистлары Айгөл Әхмәтгалиеваның “Баш куям тезләреңә” спектакленнән өзек күрсәттеләр.
Очрашу барышында кунаклар Айгөл ханымга изге теләкләрен дә җиткерергә ашыктылар. Кичәгә килгән авылдашыбыз Фатыйма Хәлимбаева Хәния Фәрхигә багышланган җыентыгын җентекләп укуы, вакыйгаларның матур итеп тасвирлануы турында бик матур фикерләрен җиткерде. Автор исә әсәр үзәгендә торган геройларның уңай тасвирлануын янәшәдәге изге кешеләренең күплеге, геройларны ныклап өйрәнүе турында да ассызыклап үтте.
Бу очрашуда Айгөл ханым студент елларында бергә укыган Лилия ханым белән дә очрашып әңгәмә корды.
Кичә һәрбер кешедә җылы тәэсирләр калдырды.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Мөхәррир сүзе
Яз килүгә, һәркем үзенең килеш-килбәтен үзгәртү турында уйлый
Берәүләр, ябыгу турында хыялланып, детокс-программага языла, икенчеләр йога белән шөгыльләнә башлый. Әкренләп кышкы озын кичләрдә караган фильмнар да онытыла. Ләкин алар арасында шундыйлары очрый: кабат-кабат карыйсы, тәэсирләрне башкалар белән уртаклашасы килә. Минем өчен быелгы матавыклы кышта хәтергә аеруча сеңеп калган ике фильм булды. Төзелеш-фабулалары, куелышлары белән төрле булса да, аларны бер нәрсә берләштерә. Бу – мәхәббәт, ярату темасы.
Мәхәббәт диюгә, без хатын-кыз белән ир кеше арасындагы хисләрне күз алдына китерәбез. «Шагни впереди» һәм «Обещание на рассвете» картиналары да аны әйләнеп узмаган. Французлар куйсын да ничек инде мәхәббәт маҗарасыннан башка булсын, ди! Әмма бу картиналарда кешегә рухи көч бирүче үзгә мәхәббәт тә сурәтләнә. Париж операсының күренекле балеринасы Марион Барбо уйнаган героиня сәхнәгә чыгар алдыннан сөйгәненең хыянәтенә шаһит булгач, яраткан сәнгатеннән аерылыр кебек тоела. Әмма әтисенең, сеңелләренең, дусларының аңа булган мәхәббәте артисткага рухи яңару юлын ача. Ул заманча биюләр белән мавыгып китә һәм чын мәхәббәтен таба. Марионга шундый көч әнисенең балачактан кызларын яратуы, аларның киләчәге хакына корбаннарга барырга әзер торуыннан килә. Шәһәр читендә яшәүче ана, сабыйларында булган талантны кечкенәдән шәйләп, кызчыкларын биш яшьтән Париж балет мәктәбенә йөртә. Фильм безгә балаларның көнкүреше турында кайгырту гына җитмәвен, аларны яратырга, шул турыда гел исләренә төшереп торырга кирәклеген искәртә.
«Обещание на рассвете» фильмында әлеге тема тагын да калкурак итеп сурәтләнә. Кечкенә шәһәрдә яшәүче уртакул артистка үзенең улын зур булмаган сәләте һәм уңышлары өчен дә мактап, үсендереп тора. Шулай итеп, ул аны үзендә язучылык таланты булуга ышандыра. Чыннан да, яшь француз актёры Пьер Нине уйнаган герой танылган язучы булып җитешә. Хәтта иң мактаулы әдәби премияне ала.
Ике фильм да автобиографик материалга нигезләнеп иҗат ителгән. Шуның белән дә ул безне тирәннәнрәк уйланырга этәрә. Ә без балаларыбызны еш мактыйбызмы? Аларны яратуыбызны әйтүдән уңайсызланмыйбызмы? Кешегә, бигрәк тә балаларга сәләтләрен күрсәтү һәм үз-үзләрен шәхес буларак раслау өчен кирәк ул – ЯРАТУ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар