Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәхәббәт ул гаиләдән башлана

Календарьда кызыл төс белән билгеләнмәсә дә, бүген – һәркайсыбызның тормышына һәм язмышына кагылышлы бәйрәм көн. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне дип йөртелә ул. Бик тә тирән мәгънә салынган бу бәйрә...

Календарьда кызыл төс белән билгеләнмәсә дә, бүген – һәркайсыбызның тормышына һәм язмышына кагылышлы бәйрәм көн. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне дип йөртелә ул. Бик тә тирән мәгънә салынган бу бәйрәм исеменә.
Әйе, һәр кеше бу җиһанга бәхетле булыр өчен туа, ә бәхетле булыр өчен һәркемнең үз гаиләсе булырга тиеш. Чөнки гаилә – кешелеклелек, әхлак, яшәешебез нигезе. Чыннан да, гаиләдән, туганнарыбыздан, якыннарыбыздан авыр минутларда ярдәм эзлибез һәм табабыз да.
 Милләтебезнең киләчәге дә гаиләләрдәге рухи кыйммәтләр белән үлчәнә. Рухи һәм әхлакый яңарышның бетмәс-төкәнмәс чыганагы гаиләнең нәкъ менә буыннардан–буыннарга күчеп килгән традицияләрендә. Менә шуңа да илебездә гаиләгә һәрвакыт зур игътибар бирергә омтылалар да. Сүздә генә булса да... Хәтта гаиләгә кагылышлы бәйрәмнәре дә икәү бит. Искәртеп үтим: 1994 елдан бирле ел да 15 майны Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтәбез. Ә инде 2008 ел илебездә  Гаилә елы дип игълан ителгәнлектән, шул елдан башлап, 8 июль көнен календарьга Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне дип теркәп куйдылар. Һәм менә быел бу бәйрәмне без инде 14 нче тапкыр билгеләп үтәбез дигән сүз.
«Мәгариф» журналы укучыларын, барча мөгаллимнәребезне бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәбез, һәркайсыгызның гаиләсендә һәрчак үзара аңлашу һәм хөрмәт хөкем сөрсен, үз алдыгызга куйган максат-планнарыгыз уңышлы тормышка ашсын!
Язмам ахырында кайбер күренекле шәхесләребезнең гаиләгә кагылышлы гыйбрәтле фикерләрен, канатлы сүзләрен китереп үтәм. Аларны кат-кат укып уйланыйк әле.
 
Кеше, үз гомерен бер елга кайгыртса, иген иксен; ун елга кайгыртса, агач утыртсын; йөз елга кайгыртса, кеше тәрбияләсен. 

                                            Мөхәммәт МӘҺДИЕВ


                                            ***
Туган рәнҗеше туганга төшә. Туганын кичерә алган – саваплы.

                                             Мөхәммәт МИРЗА


                                            ***
Кешеләргә мәхәббәт ул ата-анаңны, иреңне, балаларыңны яратудан башлана.
                                               Мәдинә МАЛИКОВА
                                           ***
Ана мәрхәмәте белән ата кырыслыгы – балаларга булган мәхәббәтнең ике канаты.
                                                   Шәүкәт ГАЛИЕВ
                                              ***
Әти кешенең акыллылыгы – балаларга иң тәэсирле үгет-нәсыйхәт ул.
                                                     ДЕМОКРИТ
Ата-анага буйсыну, аларга һәрвакытта ярдәм күрсәтү – олы бер вазифадыр. Ата-анасын хөрмәт иткән кеше дөньяда бәхетле, ахирәттә саваплы булыр. Нихәтле бәхетле булсагыз да, бөек мәртәбәләргә ирешсәгез дә, ата-анагызны онытмагыз, нәсыйхәтләрен тыңлап, ризалыкларын алыгыз. Хөрмәтле булыйм дисәң, үзең дә хөрмәт ит! Ни чәчсәң, шуны урырсың!
                                                     Ризаэддин ФӘХРЕДДИН
                                                           ***
              Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ