Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадыш укучылары җәйге каникулларын музейларда үткәрә

Тарих эзен саклар өчен,Дан-шөһрәтне яклар өчен,Музей кирәк!Бер-береңне аңлар өчен,Буыннарны бәйләр өчен,Музей кирәк!Гасыр җырын көйләр өчен,Чынбарлыкны сөйләр өчен,Музей кирәк!Ләгән, лампа, иске корал...

Тарих эзен саклар өчен,
Дан-шөһрәтне яклар өчен,
Музей кирәк!
Бер-береңне аңлар өчен,
Буыннарны бәйләр өчен,
Музей кирәк!
Гасыр җырын көйләр өчен,
Чынбарлыкны сөйләр өчен,
Музей кирәк!
Ләгән, лампа, иске корал...
Каласың килсә уйга
Борынгы китаплар күреп,
Муенсалар тиеннәрдән –
Барасы тик музейга.
Музейлар безнең тормышта зур роль уйный. Музей эшчәнлегенең максаты бер: ул да булса, халкыбызның бай тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары культуралы камил шәхес итеп тәрбияләү.
Музей – тәрбия учагы. Халыкның, яшь буынның рухи байлыгын саклауда музейларның әһәмияте бик зур. Алар, матди һәм рухи мирасыбыз булу белән беррәттән, укыту-тәрбия эшендә дә зур ярдәм итә.

Бүгенге көндә мәдәниятебезне өйрәнү аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки заманча шартларда гореф-гадәтләребез юкка чыгып бара. Ә борынгыдан килгән традицияләребезне саклап калу, өйрәнү фәнни яктан гына түгел, гамәли яктан, халкыбызны эстетик тәрбияләү җәһәтеннән дә мөһим санала.
Безнең Мамадыш районында музейлар бик күп. Һәр мәктәптә диярлек эшләп килүче мәктәп музейлары гына түгел, Яруллиннар, Шәйһи Маннур, Мамадыштагы һәм Тәкәнештәге Туган төбәк тарихы дәүләт музейлары филиаллары да бик күпләргә таныш.

Бу җәйдә бездә мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагерьлары эшли. Балаларга төрле урыннарга экскурсияләрне эченә алган бай ял программасы тәкъдим ителә. 2 июнь көнне мәктәп автобусы белән ике лагерьда ял итүчеләрне Тәкәнеш төбәге музейларына алып киттек.

Тәкәнеш мәктәбендә Татарстанда бердәнбер, Россиядә яшәп калган 12 музейның берсе булган «Яшь гвардия» музее эшләп килә. Безне ачык йөз белән музей җитәкчесе Рамил Нигъмәтуллин белән мәгариф ветераны, бу музейның яшәп калуы өчен күп көч куйган музейчы-фанат Римма Нури кызы Нигъмәтуллина каршы алды. Музейда эшләүче экскурсоводлар белән алар Краснодон егет-кызларының сугыш елларындагы батырлыкларын, аларның фаҗигале язмышларын, балаларын югалту ачысын кичергән аналарның авыр хәсрәтләрен тетрәндергеч итеп ачып салдылар. Яшь гвардиячеләр турында, ни кызганыч, хәзер мәктәп программаларында урын калмады. Шушы музейга килеп булса да белергә, өйрәнергә кирәк алар турында. 40 ел яшәү дәверендә әлеге музейда бик күп экспонат тупланган, фотоматериал җыелган. Бүген дә алар әле эзләнү эшләрен дәвам иттерәләр, яшь гвардиячеләрнең туганнарын табып, алар белән элемтәдә торалар.

Икенче музеебыз – Тулбай авылындагы, шушы авылдан чыккан күренекле язучыбыз Шәйхи Маннурның мемориаль музей-китапханәсе булды. Римма Петровна Сөләйманова җитәкчелегендәге музей хезмәткәрләре, Шәйхи Маннурның туган ягына багышлап язылган шигырьләрен сөйләп, музей бинасы алдына ук чыгып каршы алдылар. Ш.Маннур әлеге музей бинасын үзе исән чагында ук китапханә итеп салдырган була. Шунда ук шәхси китапханәсеннән 100 китап бүләк итә. Римма Петровнаның сөйләвеннән балалар әлеге якташ язучыбыз турында бик күп яңалыклар белделәр. Язучының «Муса» романын утырып язган эш бүлмәсендәге өстәле артына утырып карадылар. Әдипнең «Агымсуларга карап» автобиографик повестена нигезләнеп төзелгән экспозицияләр укучыларны да, безне – өлкәннәрне дә битараф калдырмады.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: халкыбызның рухи мирасын, аның тарихын өйрәнүдә, балаларга чын мәгънәсендә әхлак тәрбиясе бирүдә  музейлар эшчәнлеге әйтеп бетергесез зур әһәмияткә ия.
ПРЕЗЕНТАЦИЯ

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамавдыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ