Логотип Магариф уку
Цитата:

Муса Чахаровский: «Безне дин саклады»

Польшада дүрт меңнән артык татар яши. Милләттәшләребезнең бүгенге мәдәни һәм дини тормышы, гореф-гадәтләре турында Польшаның Вроцлав шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь, журналист, тәрҗемәче, 16 шигырь...

Польшада дүрт меңнән артык татар яши. Милләттәшләребезнең бүгенге мәдәни һәм дини тормышы, гореф-гадәтләре турында Польшаның Вроцлав шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь, журналист, тәрҗемәче, 16 шигырь китабы, Коръәннең поляк теленә тәрҗемә итүчеләрнең берсе, калада  нәшер ителә торган «Przeglad Tatarski» («Татар күзәтүе») иҗтимагый-мәдәни журналының баш мөхәррире Муса Чаһархан Чахоровский белән аралаштык.
– Муса әфәнде, нәселегездән башлыйк әле сүзебезне...
– Малай чагымда аз сүзле, үзен ялгыз тойган бер бала идем. Кайчагында мәктәп дусларым мине «кытай, кытай» яки «пинг-понг» дип үртиләр иде. Күрәсең, башым түгәрәк һәм күзем кысык булгангадыр. Соңрак мин әнидән: «Нигә алар мине алай атыйлар? Мин бит кытай малае түгел», – дип сорый идем... Еш кына монгол дип тә котырталар иде әле.
Гаиләмнең әни ягыннан чыгышы Польша короле Ян III Собеский чорында әсир төшкән татарларга барып тоташа. Алар, Бөек Польша Корольлегендә төпләнеп, җирле халык белән бик тиз кушылганнар. Бары тик каратутлы, кара чәч һәм күзләр ата-бабаларының кем булуына ишарәләгән.
Гаиләнең икенче бер тармагы – XIV гасырга кагылучы татар чыгышыннан булган морза нәселе. Булачак ире Мазова кенәзе Януш сараена җибәрелүче бөек Литва кенәзе Кястутис кызы Данута Анна даирәсендә дә татарлар булган. Кызганычка, нәсел тамырлары турында мәгълүмат аз сакланган. Әбием дә, бабам да миңа бу хакта сөйләмәде.
1919 елда минем бабам Александр Чахоровский большевикларга каршы сугышта катнаша. Җайдак, кулында үткен кылыч, ат... Әмма беренче көрәштә үк, ул Белоруссия территориясендә яралана, һәм аның өчен сугыш тәмамлана. Әтием Даниэл хәрби хезмәткә 36 ел гомерен багышлаган. Мин аның эзе буенча киттем, безгә хәтта бер полкта хезмәт итәргә туры килде.
Хезмәтемнең соңгы елларында мин хәрби корреспондент булып эшләдем һәм шигырьләр дә иҗат иттем. Күп кенә кешеләр минем ничек итеп шигърият һәм мундирны берләштерә алуыма гаҗәпләнәләр иде. Бер мизгелдә бөтен дөнья үзгәрде; кинәт авырып киттем дә хастаханәгә эләктем. Шул сәбәпле армиядән китәргә туры килде.
Бер мөлаем мораванлы миннән еш кына: «Кайдан син, кем буласың?»–  дип кызыксына иде. Ниһаять, мин аңа: «Мин монгол, канәгатьме син?» – дип җавап бирдем. «Шулайдыр, шулайдыр»,  –
 дип елмайды ул. Җәен  аңа кунакка баргач, ул мине бер мәйданчыкка алып барды һәм миңа яңалыклар тактасында «1241 елда татарларны таладылар һәм яндырдылар...» дип язылган сүзләрне күрсәтте. «Бәлки, мин компенсация түләргә тиештер?» – дим, аңа җавап итеп.
Вакыт шулай алга чапты, күп нәрсәләр үзгәрде... Польшада татар җәмәгатьчелеге һаман төзелә, элемтәләр урнаштыра, мәдәни һәм дини тормышларын оештыра. Без чит илләргә чыгабыз. Алар безгә кунакка килә. Еш кына «Мин чыгышым белән татар булам, әмма бу хакта бернинди мәгълүмат та юк диярлек. Үз тамырларымны эзлим…» дип язылган хатлар алам. Кешеләрне әле дә аларның килеп чыгышы кызыксындыра икән дип сөенәм. Үз диннәренә, гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карап  яшәүче, татар тамырларын онытмаган күп кенә кешеләрне беләм. Шуңа күрә минем улларым һәм аларның балалары тамырларында татар каны акканын онытмаслар дип өметләнәсем килә.

– Хатыныгыз нинди милләттән? Гаиләдә татар традицияләре сакланамы?
 – Хатыным Данута белән ике ул үстердек. Өлкән улым Даниэл Вроц-
лавта архивариус булып эшли, кечесе Марек мәгариф буенча богемист һөнәрен сайлады. Хәзерге вакытта Чехиядә эшли.
Хәләл җефетем – милләте буенча поляк. Аның гаиләсендә, ул яшәгән Көнчыгыш Польшада, гасырлар буе төрле милләтләр кушылуның йогынтысы бар. Һичшиксез, анда татар каны да ага дигән сүз. Шунысы кызык: хатынымның элеккеге туганнарының берсе – Адольф Нетыкса, Каунас шәһәрендәге (Литва) мәчетнең проектын ясаучы була.
Әйткәнемчә, мин хәрбиләр гаиләсендә туып үскән һәм шулай ук үзем дә  хәрби хезмәткәр булганлыктан ул вакытта безнең татар оешмасы белән элемтәләр юк иде. Армиядән киткәннән соң гына онытылган татар гореф-гадәтләребезне барлый, торгыза башладым. Минем әти һәм әниләр ягыннан гаиләм, туганнарым татар иҗтимагый оешмасыннан еракта яшәде. Шул сәбәпле аларда гореф-гадәтләрне һәм йолаларны белү генә түгел, татар аңы да гасырлар дәвамында сүнде.
– Сездә татар телен өйрәнү теләге бармы? Татар телен өйрәнергә нинди мөмкинлекләр бар Польшада?
– Күптәннән татар телен өйрәнү теләге белән яшим. Берничә ел элек татар теленең онлайн-курсында булдым. Әмма, кызганычка, тел нигезләрен өйрәнмичә  калдым. Өйрәнер өчен төрледән-төрле китапларым бар, вакытым гына аз. Кайбер сүзләрне аңлыйм, фразаларны беләм. Әлбәттә, бу гына аз, һәм мин алга таба күбрәк өйрәнергә тырышачакмын, Алла боерса.
Польша татарлары татар телен белми. Берничә ел элек Польша Респуб-
ликасы татарлар берлеге татар телен өйрәнүне оештырды. Аянычка, бу беркемне дә кызыксындырмады. Кешеләр татар телен өйрәнү кирәклеген тоймаган, күрәсең. Польшада татар матбугаты, татар әдәбияты, татар радиосы, татар телевидениесе юк. Кем белән татарча сөйләшәсең?
Туган телне  өйрәнү өчен поляк теле һәм татар телен яхшы белүче белән сөйләшү, татар журналларын, әдәбиятын уку, «Татарстан – Яңа гасыр. Планета» каналын, татар тапшыруларын карау, татар радиоларын тыңлау зарур.
Безнең татар-мөселман җәмгыяте Татарстан белән элемтәгә сирәк керә. Шуңа күрә поляк телендә дөнья күрә торган «Przeglad Tatarski» («Татар күзәтүе») иҗтимагый-мәдәни журналының баш мөхәррире буларак, мин үзебезнең укучыларны татар тематикасы, шул исәптән татар теле белән бәйле файдалы мәгълүматлар бирергә, таныштырырга тырышам.
Быел, Алла боерса, үземнең  поляк һәм татар телләрендә (Ленар Шәех  тәрҗемә иткән) шигырьләр җыентыгын чыгарырга җыенам.
Егерме елдан артык элек минем абыем Әмир Гыйсмәтуллин Вроцлавта яки Польшаның башка шәһәрендә татар йортын оештырырга теләгән иде. Ул вакытта моның өчен шартлар өлгереп бетмәгән булган, күрәсең. Ул Татарстан мәдәниятен, фәнен, тарихын популярлаштыру үзәге булырга, шулай ук безнең илләр арасында төрле элемтәләрне җайга салуга ярдәм итәргә тиеш иде.
– Польша татарлары ничек яши? Поляклар һәм татарлар арасында нинди мөнәсәбәт? Чит илдә бер милләт вәкилләре ничек аралаша?
– Польшаның татар җәмгыятендә 4500 ләп кеше исәпләнә. Чынлыкта чыгышлары белән татар булган кешеләрнең саны күбрәк. Җәмгыять белән элемтәдә тормаган татар кешеләре дә бар. Без татарлар белән бер-беребезнең хәлләрен телефон аша белешеп, сорашып, ярдәм итешеп, күрешеп яшибез. Барысы да яңа вакыйгалар турында хәбәрләр көтә.
Татарлар бербөтен булып саклануында ислам дине бик зур роль уйный. 1925 елда Польша Республикасында мөфти Якуб Шинкевич җитәкчелегендә Мөселман дини берлеге оештырыла. Икенче бөтендөнья сугышына кадәр Польшада 19 мөселман җәмгыяте һәм 17 татар мәчете булган. Бүген бездә Бохоники һәм Крушинян авылларында ике тарихи мәчет сакланган. 1990 елда Гданьскида, ә 2021 елда Белостокта кирпеч мәчет төзелә. Татар мөселман мәхәлләләре Белостокта, Гданьскида, Бохоникида, Крушинянда һәм ике мәхәллә Варшавада урнашкан. Бездә шулай ук Түбән Силезия, Вармин-Мазур, Малопольский, Мазовецк һәм Көнбатыш диңгез воеводалары вәкилләре дә яши.
Польша татарларының күпчелеге Подлясьеда гомер кичерә, ә зур оешма Гданьскида. Калган кечкенә җәмгыятьләр Вроцлавта, Варшавада, Познань, Быдгощ һәм башка бик күп зур һәм кече шәһәрләрдә оешкан. Бездәге татарлар, ислам кануннарыннан читләшмичә, дини яшәү рәвешен алып бара. Имамнар җомга, бәйрәм намазларын, исем кушу, никах мәҗлесләрен үткәрәләр, җирләү эшләрендә катнашалар. Барлык мөселман бәйрәмнәрен билгеләп үтәбез, шулай ук балалар өчен дини дәресләр бирәбез. Дини берләшмә буларак, без мөселман белемнәре буенча, шулай ук этник тематикага кагылышлы китаплар нәшер итәбез. Татар гореф-гадәтләрен чагылдыручы мемуарлар, татар әкиятләре, әдәби китаплар бастырылды. Моннан тыш, квартал саен «Татар күзәтүе» һәм «Польша татарларының еллык басмасы» дип аталган ике журнал чыгып килә.
Поляклар һәм татарлар дус мөнәсәбәттә яши, алар кызыксынып, бик теләп Бохоники һәм Крушинян татар авылларына йөриләр. Анда безнең 2012 елда тарихи һәйкәлләр дип игълан ителгән иске мәчетләребез һәм татар зиратлары урын алган. Без оештырган төрле проектларда, әйтик, яңа китаплар тәкъдим итү, татар әкиятләрен укуга багышланган чаралар, шигъри кичәләрдә актив катнашалар. «Бунчук» татар балалар-яшүсмерләр ансамбле спектакльләрен яратып тамаша кылалар. Татар милли ризыклары бик популяр. Безнең дини җәмгыятьтә иң яратылып пешерелә торган  татар ашлары булып шулпада пешкән эремчек пилмәне, пылау, кибиннар, самса, шулпа, хәлвә санала. Әле күптән түгел Белостокта «Халва» татар рестораны ачылды. Күп кенә кешеләр әнә шулай үзләренең килеп чыгышын онытмыйлар, үз нәсел тамырларын эзлиләр.
– Муса әфәнде, Польша татар хатын-кызлары ислам традицияләре буенча киенәме? Әллә ирекле кие-нүне өстен күрәләрме?
– Польша татарлары яшькә һәм яшәү урынына карап киенәләр. Гадәттә, тыйнак, күзгә ташланып тормый торган кием кия безнең халык. Монда мөселман традициясенең йогынтысы юк дияр идем. Хатын-кызлар намаз вакытында, мәчеткә яки башка мөселман чараларына йөргәндә генә башларына яулык бәйлиләр. Мөселманча киенүче яшь хатын-кызлар да бар, тик алар күп түгел.
– Муса әфәнде, Сезгә Коръән китабын рус теленнән поляк теленә тәрҗемә итү өчен күпме вакыт кирәк булды?
– Коръәнне поляк теленә тәрҗемә итүне иң элек миңа Польша мөфтие Томаш Мискевич тәкъдим итте. Ул мине бу изге эшкә бик каты рухландырды, еш кына тәрҗемә барышында килеп туган сорауларны ачыкларга ярдәм итте. Изге китапны тәрҗемә итәргә өч ел таләп ителде. Миңа калса, бу вакыт күп түгел. Тәрҗемә итү авыр булса да, аның никадәр саваплы, рәхмәтле эш икәнен аңлау миңа көч, ышаныч бирде. Бу җаваплы эшне татар-мөселман җәмгыяте өчен башкарып чыгуыма аеруча шатмын.
Беренче басма — 2018 елда, икенчесе — 2020 елда, ә өченче басма 2021 елда чыгарылды. Мине тагы да куандырганы, исламның изге китабын тәрҗемә итү мөселман җәмәгатьчелеге арасында гына түгел, төрле сәбәпләр аркасында ислам белән кызыксынучы поляклар арасында да бик  популяр булды.

– Киләчәктә нинди дә булса тәрҗемәләр белән шөгыльләнергә җыенасызмы?
– Киләчәктә татар тарихы һәм хәзерге заман, татар мәдәнияте һәм сәнгате, татар фәне һәм, гомумән, татар тормышы турында мәкаләләрне тәрҗемә итәргә телим. Күбрәк мине әдәбият кызыксындыра. Татар язучысы Шамил Идиатуллинның китабын тәрҗемә итү турында уйланам. Бу хакта аның белән күптән сөйләшкән идек инде. Әмма тәүлектә нибары егерме дүрт сәгать кенә шул...
Мин журналист кына түгел, тәрҗемәче, нашир, мөхәррир, шагыйрь, Мөселман дини берлеге матбугат сәркатибе, Түбән Силезия воеводалыгының мөселман вәкиле, күп кенә чараларны оештыручы да. Һәм бу әле шөгыльләремнең барысы да түгел.
– Татар авыллары турында сөйләгез әле, аларның ничек барлыкка килүен беләсе килә... Алар безнең Татарстан авылларыннан аерыламы? Халык анда нәрсә белән шөгыльләнә? Польша татарларына нинди сыйфатлар хас?
– 1679 елда Крушинян һәм Бохоники авыллары җирләре татар сугышчыларына Польша короле Ян III Собеский тарафыннан сугышчан казанышлары өчен бирелә. Хәзерге вакытта бу авылларда нибары берничә дистә кеше исәпләнә, шулар арасыннан берничәсе генә татар гаиләсе. Крушинян авылында бөтен илгә дан тоткан «Татар Юртасы» усадьбасы турында ишеткәнегез бардыр? Әлеге агротуризм белән нәкъ менә татар гаиләсе идарә итә. Анда татар ашларын гына ашап калмыйча, кунып, кунак булып чыгарга да була. Хуҗалар һәркем өчен дә ачык, төрле чаралар, шул исәптән Сабан туен да оештыралар. Мәчеттә экскурсия үткәрүче, җирле халыкның тарихын сөйләүче һәм зиратны күрсәтүче Польша татарын очратырга була.
Бохоники  авылында да халык бик кунакчыл: аларда татар ашлары белән дә сыйланырга, кунып калырга да мөмкин. Мәчет янында хаҗилар йорты урнашкан, анда төрле татар һәм мөселман чаралары оештырыла. Монда да авыл белән таныштыручы кеше бар.
Ике авыл да Польша татарлары тормышының тарихи һәм рухи үзәге булып тора. Бу бигрәк тә татар һәм мөселман бәйрәмнәрендә, Крушинян һәм Бохоники авылына бөтен Польша татарлары бергәләп җыелганда сизелә.
Авылларны кайчандыр җирле осталар ясаган агач мәчетләр бизи. Кешеләре дә берни белән дә аерылмый. Халкы бик тыныч холыклы һәм хезмәт сөючән. Кайчандыр алар бакчачылык, күн эшкәртү, йөк ташу, хәрбиләрне азык-төлек, кием-салым белән тәэмин итү белән шөгыльләнгәннәр.
Татарлар элек-электән төрле һөнәр белән шөгыльләнә. Безнең арада табиблар, юристлар, актёрлар, рәссамнар, офицерлар, галимнәр, язучылар, дипломатлар, һөнәрчеләр, игенчеләрне очратырга була.
– Сез – «Татар күзәтүе» иҗтимагый-мәдәни журналының баш мөхәррире. Ул нинди аудиториягә юнәлтелгән? Тиражы зурмы?
– Әйткәнемчә, 2009 елдан мин Польша Республикасында Мөселманнар дини берлеге чыгара торган татар журналының (квартал саен) баш мөхәррире булып торам. Басмага акча дәүләттән алына. Тиражы – 500 данә. Журналның максаты – халкыбызның заманча эшчәнлеген генә түгел, ә татар тарихын, бөтен татар халкының мәдәниятен һәм фәнен, шулай ук төрки-татар гаиләсен киңрәк күрсәтү. Исегезгә төшерәбез, нәкъ менә мөселман дини берләшмәсе Польша-татар җәмгыяте арасында мөһим этник эшчәнлек алып бара. Без татар тарихын өйрәнүче Польша галимнәре белән хезмәттәшлек итәбез. Текстларны редакциягә Польша татарлары үзләре җибәрә. Хатларда гаилә истәлекләрен, төрле вакыйгалар турында яңалыклар яки басылган мәкаләләргә комментарийлар күрергә мөмкин.
Миңа «Миллиард.Татар»  порталы мәгълүмат табуда бик нык ярдәм итә. Әлеге сайт аша кызыклы тарихи, социаль һәм мәдәни темаларга язылган язмаларга юлыгырга мөмкин. Казан һәм Барнаулда яшәүче авторлардан эчтәлекле, бай материаллар килә.
Безнең журнал Польшада яшәүче татарларның хәзерге тормышын яктыртучы бердәнбер белем чыганагы булып тора. Ул татар тәңгәллеген һәм төрки халыклар белән бердәмлекне булдыруның мөһим элементы булып тора. Басма поляклар, Польша университетлары галимнәрендә дә кызыксыну тудыра.
– Сез өч татар халык әкиятләре җыентыгын чыгардыгыз. Польша татарлары арасында татар әдәбиятына ихтыяҗ бармы?
– Татар әкиятләрен улым Даниэл белән тәрҗемә иттек. Чыннан да, өч әкият җыентыгы басылып чыкты. Әкиятләр, татарларда гына түгел, киң җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Мине әкиятләр укырга күп кенә очрашуларга, шул исәптән Вроцлавтагы еврей мәктәбенә чакырдылар.  Берничә тапкыр поляк радиосыннан тыңлаучыларга әкият укыдым, ә минем дусларым музыкаль инструментларда уйнадылар. Без хәтта джаз-клубта да чыгыш ясадык.
2012 елда Радомско шәһәрендә нугай әкиятләре театры оештырыла. Алар  улым белән бергәләп тәрҗемә иткән әкиятләрнең бер җыентыгы белән рухланып эшлиләр. Яшьләр тарафыннан әзерләнгән берничә спектакль хәтта Кече театрлар фестивалендә җылы кабул ителде. 2013 елда «40 хикәядән ким» дигән дискның мин укыган алты әкият белән чыгуы да татар әкиятләренең популярлыгы турында сөйли. 2018 елда Мөселман дини берлеге минем укылышта ун әкият кергән альбом чыгарды.
– Муса әфәнде, тормышка ашырырга теләгән иң зур хыялыгыз нинди?
– Мин егерме ел күрмәгән ял турында хыялланам... Әгәр дә җитди итеп әйтсәк, матур һәм тыныч, күркәм төрки-татар дөньясы, шигърият һәм музыка, татар гореф-гадәтләренең кире кайтуы, саклануы, дингә хөрмәт, ә  дин аша кешеләрнең бер-берсенә карата мәрхәмәтле булулары  турында хыялланам. Төрки халыклар  үзара аңлашып, бердәм булып яшәсәк иде.
Тагы бер зур хыялым – татар теле нигезләрен һәм Польша татарлары өчен «Поляк-татар теле» сөйләүлеген булдыру һәм татар әдәби әсәрләрен тәрҗемә итү. Тормыш юлымда мин бик күп мәрхәмәтле, зирәк һәм җанга якын кешеләрне очраттым. Алар миңа бу эшләремне тормышка ашырырга ярдәм итәр дип ышанам.Тәңрем миңа моның өчен көч бирсен...

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ