Логотип Магариф уку
Цитата:

Нурзия Мирхазовадан сабыйларга бүләккә – «Бәхет орлыгы»

Белем иленә барырга җыенган сабыйлар өчен иң зур бүләк ни дисезме? Бу сорауга бар гомерен сабыйларга гыйлем-тәрбия бирүгә багышлаган педагог-язучы, бүгенге көндә Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балал...

Белем иленә барырга җыенган сабыйлар өчен иң зур бүләк ни дисезме? Бу сорауга бар гомерен сабыйларга гыйлем-тәрбия бирүгә багышлаган педагог-язучы, бүгенге көндә Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасы мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы Нурзия Рәшит кызы Мирхазова һич тә икеләнмичә: «Китап», – дип җавап бирәчәк. Шуңа да 1 сентябрь – Белем көне алдыннан ул, милли җанлы татар балаларын сөендерергә ниятләп, үзенең унберенче китабын «Рухият» нәшриятында 2500 данә тираж белән бастырып чыгартты. Моңарчы балалар өчен «Бүләк», «Уяну», «Серле рәссам», «Гөлбакча» дигән китапларын бүләк иткән иде инде. Ә менә монысын ул «Бәхет орлыгы» дип исемләгән.

Нурзиянең бу китабын типографиядән чыгуга аның үз кулыннан алу бәхете тәтеде үземә. Сабыйларга атап язылуына да карамастан, мин фәкыйрегез дә, инде җиденче дистәмне түгәрәкләп килүемә дә карамастан, Нурзия ханымның бу китабын бер утыруда аерыла алмый укып чыктым. Автор хикәяләрендәге геройлар белән бергә «Бәхет орлыгы»н эзләштем.

 Әдәбиятыбызда моңарчы да бәхет эзләү проблемасын балалар күзлегеннән чыгып язылган әсәрләр шактый иде инде. Без үсмер чакта укып үскән Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары», Ләбибә Ихсанованың «Җир астында җиде көн», «Көмеш елга», Роза Хафизованың «Курай малай маҗаралары», Атилла Расихның «Бәхет орлыклары» дигән повесть-романнарын күздә тотып әйтүем. Болары урта һәм өлкән яшьтәге мәктәп балаларына адресланган булса, Нурзия Мирхазованың бу яңа китабындагы геройлар – мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар. Һәркайсы сабыйларча фикер йөртә, уйлана, нәтиҗә ясый, дөньяны үзенчә күзаллый. Киләсе елга инде үзенең ике 5 тән торган олуг юбилеен каршыларга җыенган мөгаллимә, тәрбияче апаның сабыйлар күңелен яулардай хикәяләр иҗат  итә алуы өчен, үзенең  дә сабый күңелле иҗатчы булуы кирәктер. Нәкъ менә Нурзия ханым Мирхазовадай көн дә шул сабыйлар арасында мәш килеп, аларның шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән янып яшәү мөһимдер шул.
Кыскасы, бәхетле балачак, туган ягыбызның гүзәллеге тасвирланган хикәяләр белән танышасыгыз килсә, абый-апаларыгыз, әби-бабайларыгыз, әти-әниләрегез белән бергәләп Нурзия апагызның Белем көне уңаеннан әзерләгән «Бәхет орлыгы» дигән китабын укып чыгыгыз әле. Әлеге китаптагы Камил һәм Айзилә белән бергә һәркайсыгыз үзенең бәхет орлыгын табарга омтылып карасын әле. Һичшиксез, максатыгызга ирешми калмассыз, нәни дусларым!  

Таһир САБИРҖАНОВ


Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ