Логотип Магариф уку
Цитата:

Парклар һәм скверлар дирекциясенә яңа җитәкче билгеләнде

Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясенең яңа җитәкчесе итеп Айгөл Латыйпова билгеләнде. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә  хәбәр итте һәм яңа җитәкчегә парк территорияләрен үс...

Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясенең яңа җитәкчесе итеп Айгөл Латыйпова билгеләнде. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә  хәбәр итте һәм яңа җитәкчегә парк территорияләрен үстерүдә уңышлар һәм яңа идеяләр теләде. 
«Айгөл Латыйпова соңгы биш елда директор урынбасары булып эшләде. Роберт Гарипов Татарстан Президенты Администрациясенә киткәннән соң, Айгөл Фәритовна, идарә кадрларын үстереп, җитәкче вазифасын башкару теләген белдерде. Без аны хупладык, һәм хәзер Айгөл Фәритовнаның җаваплылыгында  29 парк һәм сквер, 300 га җир, инде булган җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү һәм яңаларын төзү, шулай ук  барлык сезоннарга да мәдәни программа эшләү»,  –дип аңлатты мэр.
Белешмә
Латыйпова Айгөл Фәрит кызы 1992 елның 28 июлендә Казанда туа.
2015 елда Казан федераль университетын тәмамлаган (Менеджмент магистры).
2014 елның июненнән 2015 елның июненә кадәр «Казанэнерго» ААҖдә хисапчы булып эшләгән.
2015 елның июленнән 2017 елның сентябренә кадәр – «Казан шәһәре башкарма комитетының Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе»  МКУдә төзекләндерү бүлегенең баш белгече.
2017 елның сентябреннән 2018 елның гыйнварына кадәр  – «РЭДИ» ҖЧҖ (Казан) директоры урынбасары.
2018 елның гыйнварыннан 2022 елның июненә кадәр – «Казан шәһәре парклары һәм скверлары дирекциясе»  МБУ директоры урынбасары.
2022 елның 17 июненнән – «Казан шәһәре парклары һәм скверлары дирекциясе» МБУ директоры.
Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният идарәсенең Мактау грамотасы (2019 ел), Казан шәһәре башкарма комитетының Мактау грамотасы (2020 ел) белән бүләкләнгән.
«2 нче сыйныф муниципаль хезмәт референты» класс чины бар.
Инглиз телен иркен белә.
Кияүдә, улы һәм кызы бар.

Фото Казан мэриясе сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ