Педагоглар мәктәбе Татарстанның актив укытучыларын берләштерә
Республика Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре комитеты профсоюзы һәм яшь педагоглар советының III сессия утырышының бүген икенче көне. Әлеге чара 2016 елның гыйнвар аеннан уздырылып, республикабызны...
Республика Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре комитеты профсоюзы һәм яшь педагоглар советының III сессия утырышының бүген икенче көне. Әлеге чара 2016 елның гыйнвар аеннан уздырылып, республикабызның яшь укытучылары өчен әһәмәиятле һәм дәрәҗәлегә әверелде.
Сессия утырышына республикабызның төрле почмакларыннан иң актив 100 яшь укытучы җыелды. Чараның тантаналы өлешен Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Һадиуллин И.Г. ачып җибәрде. Ул утырышта катнашучы әлеге яшь буын укытучыларга зур өметләр баглануын, алар арасыннан көчле җитәкчеләр үсеп чыгуына ышануын белдерде, шул рәвешле мәгариф өлкәсендә эшләүче яшьләргә дәүләт игътибары зур булуын да раслады.
Республика педагоглары мәктәбенең III сессия утырышы кысаларында үз эшләренең чын осталары булган “Ел укытучысы” конкурсы җиңүчеләренең мастер-классларын, педагогик эшчәнлекләрен әле башлап кына килүче, “Педагогик дебют” номинациясендә катнашучыларның ачык дәресләрен карау, профсоюз дәресләре һәм Art-walk форматында Яшь педагоглар советының территориаль тәҗрибәсе белән уртаклашуы каралган.
Комментарийлар