Логотип Магариф уку
Цитата:

Рәхмәтем сиңа, остазым!

Юл башында торучы,Беренче укытучым!Эх, кайтара алсам идеСиңа изге бурычны...Укытучы! Шушы тылсымлы сүзне ишетүгә, күз алдына беренче укытучы килеп баса.Безне нәни кулларыбыздан җитәкләп, бар күңелен б...

Юл башында торучы,
Беренче укытучым!
Эх, кайтара алсам иде
Сиңа изге бурычны...
Укытучы! Шушы тылсымлы сүзне ишетүгә, күз алдына беренче укытучы килеп баса.
Безне нәни кулларыбыздан җитәкләп, бар күңелен биреп, укырга, язарга, биергә, җырларга, олыны олы, кечене кече итәргә, тормышны яратырга, акны карадан, яхшыны начардан аерырга өйрәтүче, һәр баланың йөрәгендә зур урын алып торучы кеше ул – беренче укытучы!
Гадәттә, беренче укытучыны әнигә тиңлиләр. Бу яктан миңа бәхет елмайды: чөнки әнием – миңа гомер бирүче, тәрбияләп үстерүче генә түгел, ул – минем беренче укытучым да, тормыш итәргә әзерләүче, һәрьяклап үрнәк күрсәтүче остазым да!
Әнием – Заһретдинова Гөлшат Хәмидулла кызы Кама Тамагы районы Олы Салтык авылында туган. Кечкенәдән укытучы булырга  хыялланган кыз, урта мәктәпне тәмамлагач, ике дә уйлап тормый – Казан дәүләт педагогика институтына  укырга керә. Диплом алгач, үзенең туган авылына эшкә кайта. Бер урында 40 ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, зур күрсәткечләргә ирешә. Башта “Өлкән укытучы”, аннары “Укытучы методист”, район мәгариф бүлегенең  Мактау грамоталары, район башлыгының Рәхмәт хатларе”, Татарстан, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыкларының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. “Ел укытучысы”, “Ел сыйныф җитәкчесе” бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннарга ия була. Әйдәп баручы укытучы буларак, дистә еллар буе башлангыч сыйныф укытучыларының район методик берләшмәсен җитәкли.

Авылыбызның тәрбия учагы булган мәктәп, әниләр кулы белән һәр баланы тормышка әзерләде, ныклы белем, тәрбия бирде. Ул әле хәзер дә, лаеклы ялда булуына карамастан, яшь укытучыларга үзенең төпле киңәшләрен биреп, укыткан укучыларының хәлләрен белешеп тора. Ата-аналар, авыл халкы  алдында зирәк, акыллы, һәр кеше белән уртак тел  таба алучы, актив тормыш алып баручы хөрмәткә лаек кеше ул – минем әнием.
Үзем башлангыч сыйныфларда укыта башлагач, бу эшнең никадәр җаваплы, тынгысыз, шул ук вакытта күңелле, кирәкле эш икәнен күбрәк аңладым. Сиңа төбәлгән самими, меңнәрчә сорау тулы карашларга һәрвакыт күңел җылыңны биреп, ягымлы йөзең, тәмле сүзең, акыллы киңәшләреңне бирергә әзер булырга кирәклеген әнием миңа да өлге итеп күчергән икән. Бүгенге көндә хезмәтемдә, шәхси тормышымда азмы-күпме уңышларым бар икән, алар өчен мин әниемә бик тә рәхмәтле.
Бүген мин әниемә “әни” дип түгел, укытучым, остазым дип дәшәсем килә. Ничә яшьтә булсак та, күңелдә мәктәп еллары зур урын алып тора. Әлбәттә, әйтелгән рәхмәтләр күптер, ләкин әйтелми калганнары да бардыр әле...
Рәхмәт сиңа, укытучым!
Рәхмәт, остазым!
Рәхмәт, сиңа, әнием!
Еллар чәчләреңә бәс салса да, күңелең ак синең. Күз яннарыңда  җыерчыклар булса да, җылы, эчкерсез елмаюың аларга ямь генә өсти кебек.
Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне
Сорасалар, багышларга “кемгә?” диеп.
Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән
Укытучым, остазым, әнием, дияр идем башым иеп.
Гүзәл ВАФИНА, Яшел Үзән районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ