Логотип Магариф уку
Цитата:

«СалаваТIK»лар, ай-һай, тиз үсә

30 майда “Татмедиа”ның брифинглар залында  “Салават күпере”  балалар журналы редакциясенең  яңа проекты – “СалаваТIK” проектына кастинг игълан итүгә  багышланган матбугат конференц...

30 майда “Татмедиа”ның брифинглар залында  “Салават күпере”  балалар журналы редакциясенең  яңа проекты – “СалаваТIK” проектына кастинг игълан итүгә  багышланган матбугат конференциясе  узды.  Журналистлар белән очрашуга  журналның баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина, студиянең вокал бүлеге җитәкчесе Гөлназ Гафурова,  проектны сәхнәгә куючы режиссёр Гүзәл Шакирҗанова һәм кастинг директоры Зәйнәп Фәрхетдинова килгән иде.
Очрашуны “Салават күпере”  журналының баш мөхәррире  Зилә Фәйзуллина ачты һәм алып барды.  Ул әлеге проектның  идеясе “Татмедиа” АҖ  генераль директоры Шамил Садыйковныкы булуын һәм  татар балаларына иң кирәкле чакта тууын әйтеп узды. Шуңа да  аның максаты – халык җырларын, композиторларыбыз әсәрләрен  хәзерге заман балаларының күңеленә сеңдереп өйрәтүдән  гыйбарәт тә.

Балаларны дөрес җырларга Казан  дәүләт филармониясенең “Чулпан”  мәдәният үзәгенең вокал бүлеге  җитәкчесе  Гөлназ Гафурова  өйрәтә. Сүз алгач та, ул студиягә туган телгә гашыйк балалар туплануын,  шунлыктан  җырларның эчке мәгънәсенә тиз төшенүләрен билгеләп үтте. “Шуңа күрә, - диде ул, - заман рухы  яшь тамашачылар күңеленә тиз барып җитә.”
Татарстанның халык артисты, кастинг директоры Зәйнәп Фәрхетдинова өлкәннәр балачак дөньясын иң әүвәл яхшылык хисләре белән генә тулыландырырга тиеш, дип басым ясады. “Безнең “СалаваТIK” алдында нәкъ менә шундый бурыч тора да.  Без шушы максатны күздә тотып, барыбыз да бер юнәлештә эшләргә тиеш,”- диде ул.
Режиссёр Гүзәл Шакирҗанова балаларның анимация геройларының хәрәкәтләренә туры китереп бии, җырлый алуларына сөенүен белдерде.
Әмма алар барысы да  беравыздан  балаларда бер уртак кимчелек барлыгын билгеләп үттеләр.  Ул да булса, сабыйларның бик тиз үсүе. Әлбәттә, үсү  һичкайчан да кимчелек булалмый.  Димәк, сафка тагын  7 –12 яшьлек  сабыйлар туплый башларга кирәк.  Кастинг уздыруга багышланган матбугат конференциясенең максаты да шуннан гыйбарәт иде.

                                          Ирек НИГЪМӘТИ


«Татар-информ» фотосы


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ