Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәриф Камал премиясенә эшләр кабул итү вакыты озайтылды

Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә эшләр кабул итү вакыты 10 гыйнварга кадәр озайтылды, дип хәбәр итә Татар китабы йортының матбугат хезмәте.Әлеге  премиягә 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәр татар...

Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә эшләр кабул итү вакыты 10 гыйнварга кадәр озайтылды, дип хәбәр итә Татар китабы йортының матбугат хезмәте.
Әлеге  премиягә 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәр татар телендәге кече һәм урта жанрдагы проза әсәрләрен яки Шәриф Камалның «Ата» хикәясенең инглиз, алман яки төрек телләренә тәрҗемәсе юнәлешендә үзләрен сыный торган яшь авторлар (мәктәп укучылары, студентлар, яшь авторлар) дәгъва итә ала. 
Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләрнең моңарчы беркайда да басылмаган булуы, ә авторның Язучылар берлеге әгъзасы булмавы шарт!
Яшь чикләве: 14-30 яшь. Һәр номинациядә 2 яшь категориясе: 14 — 20, 21— 30 яшьлекләр.
4 җиңүчегә диплом һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк биреләчәк.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ