Логотип Магариф уку
Цитата:

«Станция мәктәбе» тукталышында

«Мәгариф» журналы үзенең   укучыларын Арчадагы уку йортлары белән таныштыруын дәвам итә.  Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә һәм аның канаты астында эшләүче «Әлифба» м...

«Мәгариф» журналы үзенең   укучыларын Арчадагы уку йортлары белән таныштыруын дәвам итә.  Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә һәм аның канаты астында эшләүче «Әлифба» музеенда кунакта булганнан соң, юлыбыз Арча тимер юл станциясендәге 2 нче урта мәктәпкә юнәлә. Бу уку йорты элеккеге укучысы – интернациональ-сугышчы Марат Лотфуллин исемен йөртә.
                     Елмаю – күңел бәлзәме
 Арча ягы халкы көтелмәгән  кунакны да ачык йөз белән каршы алучан. 2 нче урта мәктәп директоры  Гөлназ Гали кызы Гыйниатуллина да шундый елмаюлы затлардан булып чыкты. Белгечлеге буенча оештыручы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы икәне  сөйләменнән, гамәлләреннән үк  күренеп тора.  Һәркайда  тәртип, чисталык хөкем сөрә. Һич кенә дә  күптән  нигез салынган бина димәссең.

– Мәктәп – райондагы өлкән уку йортларының берсе. Быел аңа 90 ел  тула. Бу бинага  күченгәнгә дә  быел ярты гасыр булды инде. Аңа капиталь ремонт ун ел элек  ясалган иде. Гел карап, хасиятләп, буяп-агартып торганга, яңа булып күренә ул, – дип, сүз башлады  җитәкче. – Безнең укучылар, мөгаллимнәр бик тырыш, кәгазьне дә исраф итмиләр, макулатура тапшырып, аннан кергән акчаны, мәктәп яны кишәрлегендә үскән  яшелчәне сатканнан кергән керемне мәктәп  кирәк-яракларына тотабыз. Халыкта «станция мәктәбе» дип йөртелүебез дә юкка түгел. Укучыларыбыз гади гаиләләрдән, төрле милләт балалары, Урта Азиядән күчеп килгәннәре дә бар. Әти-әниләре иртәдән кичкә чаклы эштә, димәк, бөтен тәрбия, укыту белән бәйле вазифа безнең өстә.
Директорның бу сүзләрен зарлану буларак түгел, бәлки горурлану кебек кабул иттем. Чөнки яңа буын мөгаллимнәр, гадәттә, проблемасыз, заманча гимназияләрдә эшләүне кулайрак саный. Балаларның  нинди гаиләдә туып үсүеннән бигрәк, мәктәптә ни дәрәҗәдә белем һәм тәрбия алуы мөһим. Биредә балаларның эчке халәтен тирән тоемлый белә торган 47 педагог эшли, уртача яшь  күрсәткече дә шул санга туры килә. Ягъни тормышны яхшы белгән, үзләре гаилә корып, кыз-малайларын олы юлга чыгарган, тәҗрибәле педагоглар алар.
Шушы көннәрдә генә, атна дәвамында «Елмаю бүләк ит» дигән акция үткәргәннәр. Бик кызык бит, кеше заманасы авыр дип, үз эченә бикләнеп, кара көеп йөрергә тиеш түгел. Елмаю ул – кешенең эчке халәте, бер елмаю белән без бар дөньяны яктыртырга, ябык  күңелләрне дә ачарга сәләтле. Мондый чараларның уңай йогынтысын балалар да, остазлары да яхшы тоя. Алар укуга да уңай йогынты ясый, ди психологлар.
Төрле гаиләләрдән булсалар да, мәктәптә уку һәм тәрбия юнәлешендә аларга бердәй шартлар тудырылган. Балалардагы табигать биргән сәләтне ачу, үстерүне укытучылар үзләренең төп бурычлары санап хезмәт куялар. «Укучыларыбыз бик тырыш, сәләтлеләр, – ди Гөлназ ханым. – Төгәл фәннәргә тартылганнары да, гуманитар фәннәргә,  йә булмаса сәнгатькә,  спортка өстенлек биргәннәре дә байтак. «Физкультура һәм спорт», «Сәхнә» түгәрәгенә йөрүчеләр, «Шәхесне үстерүче белем бирү мохите» проектында катнашучыларын да билгеләп үтәсем килә. Республикабызның Яшьләр һәм спорт министрлыгы ярдәме белән үткәрелгән  «Арча-уен» дип аталган  спорт-күңел ачу ярышында  катнашып, мәктәп командасы икенче урынны алып кайтты. Монысын инде, күмәк спортны үстерү белән беррәттән, яшьләргә сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен бирү дияр идем».
   Мәктәп укучыларының казанышлары «Яшь журналистлар» түгәрәгенә йөрүчеләрнең  даими күз уңында. Әлеге яңалыклар белән  2016 елдан бирле чыгып килүче  «Мәктәп пульсы» газетасы һәм сайт аша таныштырып баралар, фоторепортажлары һәм видеосюжетлары да күңелгә үтеп керерлек. Директорның «киләчәктә аларның чын каләм ияләре булуларына  һич шик юк» дип әйтүе юккамыни?! Хәер, язучылар төбәгендә бу хакта сүз куерту урынсыз да кебек. Арча җирендә иҗат чишмәсе һич тә саекмасын.
 Игенчеләр көзен уңыш җыя, укучылар – язын, дип әйтә балалар. Әмма мул уңыш алу өчен аларга ел буена тырышып укырга кирәк, хезмәтләре дәресләрдә һәм имтиханнарда алган билгеләр белән генә бәяләнми. Алары да республика мәктәпләренең уртача күрсәткеченнән түбән түгел, анысы. Узган уку елында рус әдәбиятыннан бер укучы – ИСЕМЕ БДБны йөз баллга тапшырган. Укучыларның фән олимпиадаларында,  бәйгеләрдә  һәм спорт ярышларында катнашулары да еллык уңышка өстәлеп тора. Җитәкче дә, мөгаллимнәр дә укучылар катнашында узган һәр  бәйге һәм чараны күз уңында тотып,  нәтиҗәсен тантаналы шартларда гомуммәктәп линейкасында игълан итәләр икән.

  Мәктәптә һәр атна башында укучыларның бергә җыелып, Россия һәм Татарстан гимннары астында илебез һәм  республикабыз әләмнәрен мәйданга алып чыгу матур  традициягә әверелеп бара. Әләмне, алмашлап, яхшы укыган, теге яки бу бәйгедә, чарада катнашып, уңышка ирешкән укучылар кулына тапшыралар. Монысы да – балаларны тагын да тырышып укырга, ватанпәрвәрләр булырга рухландыручы бер маяк.  
– «Барабанчылар» ансамбле дә районда бары бездә,  «Яшь армиячеләр» отряды сафына баскан укучыларыбыз да байтак.  – дип дәвам итте әңгәмәне Гөлназ Гали  кызы. – Алар үзебездә һәм район  күләмендә уза торган патриотик чараларда актив катнашалар. Сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар, «Батырлык дәресләре», «Солдатка хат» акцияләре үткәрү тәрбия чараларын төрләндерү булып тора. Файдалы гына түгел, кызыклы да булсын, дибез. Соңгы вакытта моңа аеруча зур игътибар бирәбез. Бүген менә әле чираттагы патриотик рухтагы очрашу –«Батырлык дәресе» уздыру планлаштырылган иде. Үзегез күреп китәрсез.
Ир-егетнең изге бурычы
  Тәрбия дәресенә сугыш чоры баласы, ветеран укытучы  Рая апа Фәтхуллина һәм районның «Боевое братство – Сугышчан  туганлык» иҗтимагый оешмасы рәисе Сергей Баһаутдинов чакырылган иде. Очрашуны ветеран-педагог Валентина Гаранина  алып барды
...Ветераннарның чыгышларын  өлкән сыйныф укучылары тын да алмый тыңладылар. Һәрберсенең  йөзендә батыр якташлары белән горурлану да, үткәндәге олы югалтулар өчен борчылу да, бүгенге вазгыять өчен шомлану да чагыла иде. Экранда  Бөек Ватан сугышы елларында илебез һәм  Арча районы халкының олы җиңүгә керткән  өлеше тасвирланса, чыгыш ясаучылар шул чорның тере шаһитлары буларак, аны тагын да тулыландыра төштеләр.
 «Фашистлар Германиясе һөҗүменә каршы  Дания  6 сәгать,  Люксембург 1 көн, Голландия 5 көн, Югославия 11 көн, Польша 28 көн, Франция  1 айда 12 көн каршылык күрсәтте. Сталинградны саклаучылар исә, өстән туктаусыз кургаш яңгыры, снарядлар явып торуга карамастан, 125 көн каршы тордылар. Шәһәрне дошманнан азат иткәннән соң, арчалылар да Идел буендагы каһарман каланы тергезүгә зур өлеш керттеләр, төзелеш материаллары, көнкүреш кирәк-яраклары белән  ярдәм күрсәттеләр»,  – диде  кичәне алып баручы.

Сүзне ветеран-укытучы Рая Фәтхуллина дәвам итеп, сугыш һәм аннан соңгы елларда үзе һәм халкыбыз кичергән тормыш турында сөйләде, сугыш кырында ятып калган әтисенә багышлап чыгарган шигырен укыды.
– Әтием Ахун, мин туарга ике ай кала, кырык беренче елның 9 августында  Ватан иминлеген саклау өчен яу кырына  киткән. 3 октябрьдә гаиләдә өченче бала булып, дөньяга  мин  килгәнмен. Шушы яшемә кадәр һич югы бер тапкыр   «әти»  сүзен әйтергә, әти йөзе күрергә зар-интизар булып яшәдем. Сугыш тәмамлангач, әниемнең мине күкрәгенә кысып, үксеп-үксеп елаганы хәтердә калган. Ачы язмыш миңа тормышка  ачык күз белән  карарга,  көн күрер өчен көрәшергә өйрәтте. Сугыш безне тезләндермәде. Ашарыбызга ризык, кияргә затлы кием  булмаса да, укырга, белем алырга  тырыштык. Гомеремнең  кырык өч елын балаларга белем, тәрбия бирүгә багышладым. Ике кызым Флёра, Әлфирә,  оныгым Алинә дә  – укытучылар. Илләребез имин, күкләребез аяз булсын, ил тынычлыгын саклыйк, – диде Россиянең мәгариф отличнигы Рая ханым. 
    Дәресне алып баручы Валентина Гаранина, залда утырган укучыларга мөрәҗәгать итеп: «Россия халкының иминлеген, бөтенлеген саклап, махсус хәрби операциядә катнашучы якын кешеләрегез бармы?» – дигән сорау куйды. Урыннардан бер-бер артлы куллар күтәрелде. «Димәк, батырлар эшен дәвам итүчеләр бар әле», –  дигән нәтиҗә ясалды. Икенче сорау Бөек Ватан сугышы каһарманнарына кагылышлы иде.
 – Районыбыздан чыккан ничә Советлар Союзы Героен беләсез?
Укучылар:
   – Беләбез, беләбез,– дия-дия, генерал-майор Гани Сафиуллин, (Казанда аның исемен йөрткән урам, Җиңү проспектында тукталыш та бар), Нәкыйп Сафин (сугыштан соң Мәскәүдә яшәгән), Валентин Ежков, Гатаулла Салихов кебек Советлар Союзы каһарманнарының исемнәрен атадылар.
     Бу исемлеккә «Арча районының мактаулы гражданины»,  гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Рагиб Халитов кебек дистәләгән сугыш һәм хезмәт ветераннарын да өстәргә мөмкин булыр иде. Арча төбәгендә андый шәхесләр  байтак.

 Икенче чыгыш ясаучы, «Боевое братство­ – Сугышчан туганлык» оешмасы җитәкчесе, гвардия подполковнигы Сергей Баһаутдинов ир-егетләрнең Ватан алдында торган изге бурычы хакында сөйләде. Ул бурыч бүген дә үзгәрми. Мәктәпкә исеме бирелгән Марат Лотфуллин – шуның бер үрнәге. Мин үзем бу уңайдан Арча педагогия көллиятен тәмамлап, башта мәктәптә  башлангыч сыйныф укытучы булып эшләгән, соңыннан Әфганстанда интернациональ, ил эчендәге кайнар нокталарда хәрби  бурычын үтәгән авиация майоры, 1996 елда  һәлак булганнан соң Россия Герое исеме бирелгән Олег Исаевны да искә алу  урынлы булыр иде дип уйлап утырдым.
                                  Герой образы – сәхнәдә
Мәктәптәге «Сәхнә» түгәрәгенә йөрүче укучылар «Батырлык дәресе»ндә катнашучылар алдында Әфганстан җирендә интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган якташлары  Марат Лотфуллин образын ачып бирергә омтылдылар. Күз алдында утыз биш ел элек булган вакыйгалар яңарды...
        Марат 1968 елда якты дөньяга килә. Арчадагы 2 нче урта мәктәпне тәмамлагач, Казан төзүче-инженерлар институтына укырга керә. Аның хыялы матур, уңайлы йортлар төзеп, ватандашларын бәхетле итү була. Институтның беренче курсын тәмамлаганнан соң, егет хәрби хезмәткә чакырыла,  Әфганстанда  өч ай гына сугышырга өлгерә. Марат Лотфуллин, интернациональ бурычын  үтәп, 1987 елның 8 апрелендә һәлак була. Җир йөзендә нибары унтугыз ел яшәп калган батыр егетне мәктәбе, якташлары онытмый. Музей бүлмәсендә аңа батырлыгы өчен бирелгән медаль һәм Кызыл Йолдыз ордены таныклыгы, комсомол билеты, армиядән язган  соңгы хаты саклана. Мәктәптә ел саен апрель аенда  Марат Лотфуллин истәлегенә атналык үткәрелә. Анда патриотик җырлар яңгырый, рәсем конкурсы уздырыла. Бу чараларда сугышчы-әфганчылар да  катнаша.  Мәктәп укучылары батыр егет яшәгән йортка да, аның каберенә дә эзне суытмый. Маратның әнисе Илсөяр апа белән укучылар даими аралашып торалар, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар. Шуңа да ул яшьләрнең үзенә карата һәм  һәлак булган улына игътибарлары өчен гел рәхмәт укый. Килгән саен ул аларны, улына дәшкәндәй: «Илләр имин булсын, балакайлар, гаиләләргә безнеке кебек кайгы-хәсрәт күрергә язмасын, бәхетле булыгыз!» – дип, изге теләкләре белән озатып кала. 
Әлбәттә, кеше хәтереннән кайгыны да, шатлыкны да юып ташлап булмый. Укучылар һәм аларның остазлары  һәр мөһим чараны «Мәктәп  елъязмасы»на теркәп бара. Бүген халкыбыз нинди уй-теләкләр, борчу-сөенечләр яшәгәнен киләчәк буыннар шул елъязмадан  белер. «Батырлык дәресе»ндә яңгыраганча: батырлар онытылмый, кылган гамәлләре югалмый, өлкәннәр эшен лаеклы дәвам иттерүчеләр булырдай яшь буын  үсеп килә.
                       Укучыларның күзе кайда?
                                           
  – Коллективыбыз тотрыклы, ул тәҗрибәле педагоглардан тора. Укытучыларга кытлык юк,  бер мөгаллимгә уртача 15  укучы туры килә, дәресләр күләме ягыннан да авырлык сизелми. Шуңа да уку һәм тәрбия юнәлешендәге эшчәнлегебезне бер дәрәҗәдә алып барырга мөмкинлек бар, – ди Гөлназ ханым. –  Алар бер-берсен тулыландырып бара.  661 баланың  утыз дүрте  югары сыйныфларда  укый.  Монда инде  булачак белгечлекләр буенча бүленеш бар: әйтик, социаль-иктисади юнәлешне сайлаучылар математика, химия, биология,  хокук, экономика фәннәрен тирәнтен өйрәнә. Узган ел мәктәпне тәмамлаган 26 егет һәм кызның 22 се үзләре сайлаган профиль буенча югары уку йортларында белем алуларын дәвам иттеләр. Мондый күрсәткечкә, әлбәттә, еллар дәвамында тырышып уку һәм төпле белем  бирү нәтиҗәсендә генә ирешеп була.
 Яшьләр хәзер уку программасында каралган белем белән генә чикләнеп калмыйлар, төрле фәннәрдән олимпиадаларда катнашып, үз багажларын баета бара. Соңгы елларда җәелеп киткән олимпиада хәрәкәтен хуплыйбыз гына, бу мәсьәләгә район, республика күләмендә зур игътибар бирелә. Монысы да егет һәм кызларга алга барырга этәргеч бирә. Узган ел мәдәният юнәлешендә укучыларның Бөтенроссия олимпиадасында бер укучы  исеме? җиңүгә ирешсә, татар теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында Данил Газизов, IX халыкара олимпиадасында Анжелина Комарова  призёр булган. Фән бәйгеләрендә җиңүчеләргә биредә тантаналы шартларда грамоталар һәм  спонсорлар тарафыннан әзерләнгән бүләкләр, әти-әниләренә  мактау кәгазьләре бирү традициягә әйләнгән.
Татар теленә, булачак профессияләренә карашларын белергә теләп, соңгы сыйныфтагы  кайбер укучыларның күңел кылларын тартып карадым. 
 – Беренче сыйныфта татар телен бик үк кабул итмәдем.  Әмма 3 нче  сыйныфта  укытучы апа дәресне матур итеп  алып баруы  белән татар теленә  мәхәббәт уятты. Фән буенча олимпиадада катнаша башладым, 10 нчы сыйныфта татар теле буенча республика олимпиадасында җиңеп, халыкара бәйгедә катнашучы команда составына кердем. Һәм анда да уңышлы чыгыш ясадым дип уйлыйм, призёр булдым. Киләчәктә укуымны менеджмент белгечлеге буенча  дәвам итәргә исәпләп торам, – ди Комарова  Анжелина.
– Мин татар кызы, туган телемне дә онытмыйм, чит телләрне дә өйрәнәм. Гәрчә элегрәк шигырь укучылар конкурсларында еш катнашып килсәм дә, максатым  – табиб булу. Шуңа да химия,  биология, рус һәм инглиз телләрен өйрәнүгә күбрәк әһәмият бирәм, – диде Алсу Минһаҗева, сыйныфташын дәвам итеп.
– Син кем булырга уйлап йөрисең, спортчымы, хәрби хезмәткәрме?
– Юк, балачактан бер хыялым бар: архитектор булу, – диде аз сүзле Мифтахов Тимур.
  – Хыялың тормышка ашсын, – дидем  аңа каршы.
  –  Әнием  – рус, әтием чуваш милләтеннән, – дип әңгәмәбезгә кушылды Анна исемле кыз (Спиридонова). Катнаш гаиләдә үскәнгәме,  яшьтән  үк төрле телләр белән кызыксына идем, әле дә шулай. Татар теле белән чуваш телләре арасында охшашлыклар да бар. Татар теле олимпиадасында  катнашып киләм, кызык та, файдалы да. Алга таба психолог  белгечлеге буенча укырга уйлап торам. Телләр белүнең киләчәк һөнәремдә ярдәме тиясенә ышанам.
 –  Аида Минһаҗева булам, – дип таныштырды арадан тагын бер кыз. – Минем өчен рус, татар телләре дә, тарих, җәмгыять белеме дә кызык, мавыктыргыч. Инглиз телен дә өйрәнәм. Киләчәк профессиямне сайлаганда, боларның барысы да кирәк булыр дип уйлыйм. Максатым – хокук саклау органнарында эшләү.
Химия, биология, рус теле буенча олимпиадаларда актив катнашып килүче Ралия Низамова кебек укучылар мәктәпнең горурлыгы һәм аларның Арча төбәгеннән чыккан шәхесләрнең эшен дәвам иттерүчеләр сафында күрербез дип ышанам.   
Ике арадагы күпер
Үсеп килүче, яшь буын киләчәккә әнә шундый матур уй-хыяллар белән яши. Җитәкче дә  укучыларның  алга таба тагын да зуррак күрсәткечләргә ирешәчәкләренә зур өмет баглавын белдерде. Моның өчен хәзердән җирлек салына: 2, 3, 4 «В» сыйныфларында  полилингваль элементлар кергән программа буенча укыта башлаганнар.  Рәсем дәресенең тулысынча инглиз телендә алып барылуы – шуның бер чагылышы. Бу – чит телне үзләштерүгә уңай йогынты ясый, диләр белгечләр. 5«В» сыйныфында быел тулы көн форматында укыта башлаганнар, ягъни, көннең икенче яртысында балаларга физика, информатика, инглиз теле, робототехника, фитнес, бадминтон түгәрәкләренә йөрү мөмкинлеге ачылган. Мондый үзгәрешне балалар да, ата-аналар да бик җылы кабул иткән.
Арчадагы 2 нче урта мәктәп базасында 14 ел дәвамында Экология буенча республика күләмендәге фәнни-гамәли  конференция уза. Моны  алар оештырып кына калмый, әлеге чарада үз укучылары да актив катнаша. Әлеге бәйгедә укучы мөгаллим-остазы ярдәмендә проект эшләрен әзерләргә һәм жюри алдында  шуны якларга өйрәнә.
Абруйлы чаралар үткәрү, бәйгеләрдә катнашу мәктәптә  матди-техник базаның нык булуын таләп итә. Бай тарихлы  уку йорты бу яктан караганда да заман белән бергә атларга тырыша. Узган ел «Үсеш ноктасы» үзәге булдырылган. Химия, физика, технология, биология фәннәреннән практик эшләр өчен җиһазлар,  робототехникалар кайтартылган. Сбербанкның хәйрия фонды ярдәме белән мәктәп  «Киләчәккә кертем», «Шәхесне үстерүче белем бирү мохитен булдыру»  программаларында  катнашу хокукына ия булган, мөгаллимнәр махсус өйрәнү узган. Шуңа бәйле рәвештә укучыларның махсус ял һәм иҗат мәйданчыклары булдырылган. Боларның барысы да ахыр чиктә уку-укыту процессында  укучы белән укытучы арасында күпер булдыру, ике якны  тагын да якынайта төшү  өчен эшләнелә. Мондый шартларда укучы яшь буын вәкилләренең тирән белем алачакларына, киләчәктә яшь галимнәр, яңа геройлар үсеп чыгачагына һич тә шигебез юк. 90 ел элек  әлеге  мәктәптә укыган балалар белән бүгенге заман яшьләре арасында аерма бик зур шул. Теләгебез –«Батырлык дәресе»ндә яңгыраганча: илләр имин, ә сез, балалар, өлкәннәрнең эшен лаеклы дәвам итүчеләр булыгыз!
 
Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ