Логотип Магариф уку
Цитата:

Талантларны хөрмәтләп...

Шушы көннәрдә РФнең атказанган, ТРның халык артисты Исламия Мәхмүтова һәм аның тормыш иптәше, Татарстан АССРның халык артисты Хәлил Мәхмүтовларның каберенә һәйкәл куелды. Алар икесе дә Самасырово зира...

Шушы көннәрдә РФнең атказанган, ТРның халык артисты Исламия Мәхмүтова һәм аның тормыш иптәше, Татарстан АССРның халык артисты Хәлил Мәхмүтовларның каберенә һәйкәл куелды. Алар икесе дә Самасырово зиратында җирләнгән.
Кабер ташы куюда Тинчурин театры коллективы, кызлары, туганнары, якыннары, шулай ук республиканың башка театрлары һәм Әлки районы якташлар җәмгыяте вәкилләре катнашты, легендар артистка каберенә чәчәкләр салды, дип хәбәр итә «Әлки хәбәрләре».

Белешмә. Исламия Мәхмүтова – театр актрисасы, Республика татар күчмә театры (1963-1988 елларда) һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры (1988 елдан) актрисасы. РСФСР атказанган (1987), ТАССР атказанган (1973) һәм халык (1981) артисты, «Тантана» премиясе лауреаты (2011, 2018).
Ул 1943 елның 1 декабрендә Татарстан АССР Әлки районы Югары Әлки авылында туа. 19 яшендә Казанга килеп, Республика татар күчмә театрына эшкә урнаша. Тәҗрибә туплый-туплый, театрда 55 ел хезмәт куя.
2019 елның 3 декабрендә Казанда каты авырудан соң 76 яшендә вафат булган.

Шулай ук Казанда Татарстан урамы 7нче йортта ТРның халык, РСФСРның атказанган артисты Вафирә Гыйззәтуллина хөрмәтенә истәлек тактасы куелды. Тактаның авторы — скульптор Фәнил Вәлиуллин, дип хәбәр итә «Мәдәни җомга».

Тантаналы чарага ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, җырчының кызы һәм туганнары, иҗатташ дуслары һәм республиканың сәгать әхелләре килгән иде.

Белешмә. Вафирә Гыйззәтуллина – җырчы, Милли Мәҗлес депутаты, ТАССРның халык (1981), Каракалпакстан АССРның халык һәм РСФСРның атказанган артисты. Ул 1946 елның 13 февралендә ТАССРның Менделеевск районы Камай авылында туа.
1965 елда Казан музыка училищесын уңышлы тәмамлый, 1965-1974 елларда Казан консерваториясендә укый. 1974-1975 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында хезмәт итә, 1975-1994 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең солисты була.
2001 елда Уфа-Казан трассасында юл һәлакәтендә вафат була.

Диләрә БАТРШИНА
Фото: «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ