Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар каллиграфиясе буенча дәресләр

24 сентябрь 11.00 сәгатьтә «Шәмаил Art. Татар каллиграфиясе һәм заманча рәсем сәнгате» курсы була. Чара Заманча сәнгать галереясында узачак. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.«Күргәзмә буенча экскурсиян...

24 сентябрь 11.00 сәгатьтә «Шәмаил Art. Татар каллиграфиясе һәм заманча рәсем сәнгате» курсы була. Чара Заманча сәнгать галереясында узачак. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
«Күргәзмә буенча экскурсияне Татарстан Сынлы сәнгать музееның гыйльми сәркатибе Гөлнара Мансурова үткәрә. Рәссам, сәнгать белеме кандидаты Рөстәм Шәмсутов заманча гарәп-график сәнгатенең стилен һәм юнәлешләре турында, әдәбият галиме-текстолог, нәкышчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш татар шәмаилләре үзенчәлекләре һәм тугралар сәнгате турында сөйләячәк, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте.
Шулай ук курста Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова шәмаил сәнгате үсеше тенденцияләр турында бәян итәчәк, диелә хәбәрдә.
Курслар түләүсез, анда һәркем катнаша ала. Катнашучыларга шушы сылтамага басып теркәлү сорала.
Курсның икенче модуле октябрьнең башында булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ