Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар коллекциясе затлы альбомда дөнья күрде!

Рауза Солтанова белдергәнчә, татар киемнәре коллекцияләре төрле музейларда саклана.

Н.Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесында «Татар киеме» альбом-каталогның презентациясе булып узды. Әлеге күләмле, затлы басмада Россия этнография музеенда сакланган татар киемнәре коллекциясе турында әтрафлы мәгълүмат бирелә.

Өч телдә нәшер ителгән проектның кураторы, сәнгать фәннәре докторы – Рауза Солтанова. Татар сәнгатенә кагылышлы кызыклы һәм үзенчәлекле хезмәтләре белән дан казанган галим тәкъдирләү чарасын үзе алып барды. Альбом-каталогны тормышка ашыруда катнашкан галимнәр, текст авторлары, автор-төзүчеләр, рецензентлар, музей хезмәткәрләре чыгыш ясады.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән Россия этнография музееның уртак проекты  татарларның этник-мәдәни мирасы һәйкәлләре – Россия этнография музее тупланмасындагы традицион костюм үрнәкләре һәм бизәнү әйберләре белән таныштыра. Яңа китапта татарларның тарихи костюмы турында очерк, музей коллекцияләрен өйрәнү, милли киемнәрнең үзенчәлеге турында мәкаләләр төрле елларга караган фотолар белән баетылып урнаштырылган.

Рауза Солтанова белдергәнчә,  татар киемнәре коллекцияләре төрле музейларда саклана. Шулай да иң зур коллекция Россия этнография музеенда. Әлеге музейга кием үрнәкләре, татарның бизәнү әйберләре, борынгы фотолар төрле юллар белән тупланган.

Видеоязма аша Россия этнографик музееның Идел буе һәм Урал буе этнографиясе бүлеге мөдире Е.Колчина, музейның фәнни хезмәткәрләре Л.Мишуринская, В.Холодная үзләрендәге татарга нисбәтле коллекция турында сөйләп уздылар.

Чарада чыгыш ясаучылар каталогның бүгенге көн  остазларына ни дәрәҗәдә кирәклеге, файдасы турында да бәян иттеләр. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни хезмәткәре Искәндәр Измайлов,  тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, сәнгать фәннәре белгече Лилия Саттарова, яшь галим Динә Гатина-Шәфыйкова, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова,  дизайнер Розалина Мусабирова каталогны югары бәяләде.

Китапны кулга алучылар альбомда Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри хезмәтләренә дә игътибар итми калмаганнардыр.

Мең экземплярда нәшер ителгән альбомны яшь тарихчылар, татар сәнгатен өйрәнүчеләр, шулай ук милли кием, бизәнү әйберләре җитештерүчеләр өчен зур бүләк буларак кабул ителә. Проект авторлары белдергәнчә, ИЯЛИның рәсми сайтында әлеге каталогның pdf версиясе дә урнаштырылган.

Автор фотолары

Галерея

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ