Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татар кызчыгы» һәм «Татар малае» кем син?

Бүген Шәленең «Тургай» балалар бакчасында Питрәч районы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында «Татар кызчыгы» һәм «Татар малае» бәйгесе булып узды.

Тәрбиячеләр, әти-әниләр тырышлыгы белән уза торган әлеге бәйге быел дүртенче тапкыр уздырылды. Аны район мәгариф идарәсе һәм татар хатын-кызларының  "Ак калфак" иҗтимагый ошмасының  район бүлекчәсе уздыра.   Бәйгедә барлыгы 13 кыз һәм 8 малай катнашты һәм һәркайсы үзенең нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтте. Кызлар бишек җырларының ниндиләрен генә башкармады бәйге барышында. Алъяпкычларын милли бизәкләр белән дә бизәде, өйдә  әниләре белән бергәләп пешереп алып килгән милли ризыкларны ничек итеп әзерләнүен дә сөйләп бирде кызлар. Малайлар исә үзләренең яраткан шөгыльләрен дә, җитезлекләрен дә күрсәтте. 

–Өй эше буларак бирелгән “Шәҗәрә агачы” һәркемне таң калдырды. Аны һәр гаилә үзенчә башкарып чыгарга тырышкан. Әти-әниләрнең һәркайсы әлеге өй эшенә бик җитди караган. Бер бала турында гына түгел, ә нәсел-нәсәбең турында сүз барганда, ул башкача була да алмыйдыр. Ә бәби тибрәтә торган бишекләрнең ниндиләрен генә алып килмәгәннәр! Талбишеккә кадәр бар!– ди сокланып "Ак калфак" иҗтимагый ошмасының  район бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Хәмит кызы Гатиатуллина. 

Чыннан да   эчтәлекле, мәгънәле чара булды бу, дип бәяләде аны әти-әниләр үзләре дә. 

Нәтиҗәдә "Татар малае-2024" нең Гран -при иясе булып Көек авылының “Алтын балык” балалар бакчасыннан Данир Вафин, ә Шәле авылының  «Тургай» балалар бакчасыннан Камилә Алеева һәм «Ивушка» балалар бакчасыннан Ралина Дәминова Татар кызчыгы-2024" нең Гран -при ияләре булып танылдылар. Катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады, алар  төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. 

Расиха ФАИЗОВА

Фото Лилия Гатиатуллина архивыннан 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ