Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган конкурска йомгак ясалды

11 майдан 26 майга кадәр Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципаль белем бирү оешмалары арасында республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен са...

11 майдан 26 майга кадәр Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципаль белем бирү оешмалары арасында республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруга республика конкурсы үткәрде.
Конкурсның максаты - муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына республика территориясендә яшәүче халыкларның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга, мәдәниятләрен үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруда ярдәм итү, – дип хәбәр ителә Мәгариф министрлыгы сайтында.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан 159 гариза һәм гомуми белем бирү оешмаларыннан 129 гариза кабул ителде.
Грант алу өчен конкурс үткәрү турындагы нигезләмәдә күрсәтелгән срокларда сайлап алу критерийлары билгеләре нигезендә гаризалар һәм проектларга бәя бирелде.
Конкурста 100 мәктәпкәчә һәм 100 гомуми белем бирү оешмасы җиңүче булды. Җиңүчеләр исемлеген раслау турында боерык министрлык сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://mon.tatarstan.ru/respublikanskiy-konkurs-proektov-napravlennih-na.htm

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ