Логотип Магариф уку
Цитата:

“Татарстан энҗесе 2022” җиңүчесе билгеле булды

Татарстан хатын-кыз депутатларының “Мәрхәмәт-Милосердие” хәйрия оешмасы инде менә тугызынчы тапкыр сәламәтлеге чикле булган хатын-кызлар арасында “Татарстан энҗесе” бәйгесен уздыра. Бу бәйгедә катнашу...

Татарстан хатын-кыз депутатларының “Мәрхәмәт-Милосердие” хәйрия оешмасы инде менә тугызынчы тапкыр сәламәтлеге чикле булган хатын-кызлар арасында “Татарстан энҗесе” бәйгесен уздыра. Бу бәйгедә катнашучылар аның бик югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм тормышларына үзгәрешләр алып килүен билгеләп үтәләр.

Һәр ел саен ун конкурсант бәйгедә катнаша. Алар гариза бирү тәртибендә чакырылалар. 2022 нче елның конкурсантлары: Светлана Георгиева Яшел Үзән шәһәре, Сиринә Хәсәнова Яңа Чүпрәле авылы, Альмира Сабирова Казан шәһәре,  Ангелина Кузьмина Яр Чаллы шәһәре, Вероника Плеханова Яр Чаллы шәһәре, Эльвира Әскәрова Түбән Кама шәһәре, Дарья Винникова Бөгелмә шәһәре, Александра Политуха Бөгелмә шәһәре, Гүзәл Алигбәрова Казан шәһәреннән. Кызлар дүрт этапны узып (видеовизитка, блиц-сораштыру, иҗади номер, дефиле-чыгыш) үзләрен күрсәттеләр. Аларга әзерләнү этабында мәдәният хезмәткәрләре һәм берәр депутат хатын-кыз ярдәм итә. Бу бәйгедә һәр катнашучы билгеле бер номинациядә җиңүче була.

Быелгы тантананы РФ Дәүләт Думасы депутаты, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова ачып җибәрде. Ул катнашучыларның рухи көченә һәм батырлыгына соклануын белдерде. “Мәрхәмәт-Милосердие” оешмасы җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева конкурсантлар белән эш алып барган депутат хатын-кызларга рәхмәтен белдерде һәм киләчәктә дә ярдәм итү эшендә аларның элемтәләре өзелмәячәген ассызыклады.

“Татарстан энҗесе 2022” җиңүчесе булып Ангелина Кузьмина танылды, икенче урынны Светлана Георгиевна яулады, ә өченче урында – Эльвира Әскәрова. Бу матур тантана Яңа ел бәйрәме алдыннан бер сихри могҗиза булып күңелләрдә озак сакланыр.  

Айсылу Имамиева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ