Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү күләмен расладылар

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, 2024 елның 1 гыйнварыннан республиканың балалар бакчаларында баланы караган өчен ата-аналар түләве 4 % ка (131 сумнан 149...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, 2024 елның 1 гыйнварыннан республиканың балалар бакчаларында баланы караган өчен ата-аналар түләве 4 % ка (131 сумнан 149 сумга кадәр) арта.
Ата-аналар түләвен арттыру балалар бакчасы эшчәнлеген финанс ягыннан тәэмин итүгә чыгымнарның артуына, шул исәптән туклануга чыгымнарның артуына бәйле. Ата-ана түләве учреждениенең төренә, бакчаның эш режимына һәм  баланың яшенә бәйле. Түләү һәм компенсацияләү буенча элеккеге ташламалар сакланачак.
Шулай итеп, федераль законнар нигезендә ата-аналар түләвеннән 100 % ка инвалид балалар, туберкулез интоксикациясе булган балалар, ятим  һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар азат ителә.   Татарстан Республикасында күп балалы гаиләләр өчен  түләү  50 %.
Моннан тыш, дәүләт һәм муниципаль балалар бакчаларында ата-аналар түләүнең бер өлешен компенсацияләргә хокуклы, беренче балага – 20 % күләмендә; икенче балага – 50 % күләмендә, өченче һәм аннан соңгы балаларга – 70 %.  2020 елның 1 гыйнварыннан керемнәре яшәү минимумыннан артмаган күпбалалы гаиләләр чыгымнары 100 % ка компенсацияләнә.   Шулай ук ата-аналары СВОда катнашкан балалар да балалар бакчасына бушлай йөри.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ