Татарстанның 5000 тугызынчы сыйныф укучысы ТДИны гадиләштерелгән схема буенча имтихан тапшыра алачак
Татарстанда 5000 тугызынчы сыйныф укучысы ТДИны гадиләштереп тапшыру буенча федераль экспериментта катнаша алачак.
Әлеге эксперимент нигезендә укучылар дүрт имтихан урынына бары тик рус теле һәм математика фәннәреннән генә ТДИ тапшырачак. Шуннан соң алар, аттестат алып, Татарстанның 51 техникумындагы 40 бюджет белгечлегенең берсенә укырга керә алачак.
Экспериментка исә авыл хуҗалыгы, аш-су өлкәсе, машина төзелеше, химия тармагы, ветеринария, мәгълүмати технологияләр, нефть технологияләре, бакча-парк, график дизайн, флористика кебек белгечлекләр кертелгән.
Әгәр дә чыгарылыш сыйныф укучысы, ТДИны гадиләштерелгән схема буенча тапшырып, көллияткә керергә уйлаган булса, аннары карарын үзгәртеп, мәктәптә калырга уйлый икән, 10 нчы сыйныфка кабул ителмәячәк.
10 нчы сыйныфка калу өчен гомуми тәртиптә ике өстәмә имтихан тапшырырга кирәк.
Фотоны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим итте





Комментарийлар