Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театрында Исламия Мәхмүтованың тууына 80 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр

7 декабрь 18.30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтованың тууына 80 ел тулу уңаеннан искә алу...

7 декабрь 18.30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтованың тууына 80 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе-концерт узачак, дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат хезмәте.
Тамашачы татар театр сәнгатенең якты йолдызы Исламия Мәхмүтованың тормыш һәм иҗат юлын үзенчәлекле форматта яктырткан әлеге кичәдә  тамашачылар ул уйнаган спектакльләрдән видеоязмалар күрә, җырлар тыңлый алачак. Республикабызның күренекле сәнгать әһелләре исә легендар артистка турындагы истәлекләре белән бүлешәчәк.
Бу көнне  театрыбыз артистлары И.Мәхмүтова режиссер буларак сәхнәләштергән спектакльләрдән: Данил Салиховның «Яшьлек хатам – йөрәк ярам», Наил Гаетбайның «Аты барның – дәрте бар», Рәдиф Сәгъдинең «Сынган беләзек» һәм күргән-белгән, тормышта булган вакыйгаларга нигезләнеп Исламия Мәхмүтова үзе язган, үзе тарафыннан ук куелган «Мәхәббәт чишмәсе», «Күрәсем килгән иде…», «Син бит минем бергенәм» әсәрләреннән өзекләр уйнаячак.

Фәния Лотфуллина


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ