Логотип Магариф уку
Цитата:

«Төнге яктылык» китабының сере

Балтач районы Пүскән авылының күренекле улы Рәҗәп Бәдретдиновның «Төнге яктылык» дип исемләнгән өр-яңа китабы дөнья күрде. Китапта хикәяләр, фәнни һәм публицистик мәкаләләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләре,...

Балтач районы Пүскән авылының күренекле улы Рәҗәп Бәдретдиновның «Төнге яктылык» дип исемләнгән өр-яңа китабы дөнья күрде. Китапта хикәяләр, фәнни һәм публицистик мәкаләләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, чыгышлар, хатлар, истәлекләр урын алган.
Шунысы куанычлы: Рәҗәп Бәдретдиновның “Төнге яктылык”  китабы Укытучылар һәм остазлар елында Балтач төбәгендә әхлак дәресләре укытыла башлауга 25 ел тулу уңаеннан басылып чыгуы – нәтиҗәле хезмәт билгесе. Бу китап районыбыз тарихында да үз урынын алыр, әлбәттә. Әлеге саллы хезмәт – райондашыбызның икенче китабы. Беренчесе – язучы, драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, репрессияләнгән әдип Афзал Таһировның (1890 –1937) тормышын һәм иҗатын чагылдырган  “Каһәрле еллар корбаны”  исемле китабы.  Ул 2010 елда басылып чыкты һәм укучылар тарафыннан яратып кабул ителде.
 “Төнге яктылык” китабы  Рәҗәп Фәтхетдин улын киңкырлы шәхес итеп таныта. Беренчедән, биредә ул язучы, әдәби әсәрләр иҗат итүче буларак ачыла. Дөрестән дә, ул – язучы да, тәнкыйтьче дә, татар әдәбияты галиме дә, укытучы һәм дин гыйлеме белгече дә. Китапка тупланган хикәяләрдә һөнәрләрен үз язмышлары белән бәйләгән укытучылар тормышы сурәтләнә. Әдәби, гыйльми, тәнкыйди язмаларда төрле вакыйгалар эчендә кайнаган, яшәү рәвешләрендә тирән эз калдырган язучылар, шагыйрьләр, фән эшлеклеләре, укытучылар, гади авыл кешеләре һәм аларның гыйбрәтле язмышлары тәгаенләнә. Автор әдипләребезнең иҗат мөмкинлекләрен, үзенчәлекләрен һәм әсәрләрен нигезле белеп куллана, истәлек-хатирәләрендә якты һәм якын итеп тасвирлый.
Китапка кереш сүзне галим һәм әдип Хатыйп ага язган, ә мөхәррире – халык шагыйре, публицист Газинур Морат. Бу исемнәр үзләре үк әлеге хезмәтнең нинди олы кыйммәткә ия булуы турында сөйли.
“Әлеге китапны бәяләүдә һәм чыгаруда нык ярдәм иткән  бу ике әдипкә ихтирамым һәм хөрмәтем чиксез. Иң мөһиме: күңелемнән чыккан үз фикерләрем, уй-кичерешләрем үзгәртелмичә, ничек бар – шулай калдырылган. Бар язмалар тупланып, басарга әзерләнеп  беткәч кенә китапка исем куелды. Мөхәррир Газинур Моратка өч исем тәкъдим иттем: “Карашларым эчкә төбәлгән”, “Үзем булып яшим” һәм “Төнге яктылык”.  Шулар арасыннан “Төнге яктылык” дигән серле исем сайлап алынды һәм бик уңышлы булды дип саныйм!”– дип, үзенең кичерешләре белән уртаклашты  Рәҗәп Бәдретдинов.
Университет профессоры Хатыйп Миңнегулов – Рәҗәп Фәтхетдин улының остазы да әле! “Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасына аспирантурага укырга кергән көнемнән алып, бүгенгә кадәр мин Хатыйп абый янәшәсеннән атлыйм. Ул – миңа терәк тә, ышаныч та, әйтеп һәм бәяләп бетермәслек остаз да”, – дип яза автор. Хатыйп Миңнегулов  ул – әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм язучы, педагог, дәреслекләр, уку-укыту әсбаплары авторы, җәмәгать эшлеклесе. Шәкертенең остазы белән тыгыз элемтәдә торуы китапта калку урын алып тора. Шул хакта “Хатыйп Миңнегулов автографлары” язмасында бик җылы тасвирлана. Хатыйп абыйның үз укучысына төрле елларда басылып чыккан китапларын бүләк иткәндә язган автографларына күз төшерсәк, анда мондый юллар бар: “Рәҗәп! Белемең, сәләтең, тәҗрибәң бар. Сине милли, гыйльми, мәдәни, иҗтимагый тормышның зуррак, киңрәк мәйданнары көтә”. “Безнең буын кешеләренә мондый егетләр кирәк”, “Алга таба да халкыбыз рухына шулай тугры кал”, “Рәҗәп! Саваплы эш-гамәлләрең, кылган игелекләрең өчен мең рәхмәт үзеңә. Исәнлек-саулык, фәнни-мәгърифәти һәм язучылык өлкәсендә зур уңышлар телим”. Остазның үз укучысына карата булган ышанычы, өмете һәм биргән иң олы бәясе, мөгаен, шушыдыр!

Рәҗәп Бәдретдиновның “Төнге яктылык” китабы ун бүлектән гыйбарәт. Беренче бүлеге “Намазлыксыз намаз”, “Төнге яктылык” хикәяләре белән башланып китә. Әсәрнең геройлары булган Рамазан һәм Нурлан образларында авторның күңел халәте сурәтләнә. Таллык авылында мәктәп салу мәшәкатьләре, анда янып-ялкынланып эшләүләр, инде еллар үткәч, аны сүттермичә саклап калу өчен көрәшүләр, Зифа Шаһидулловна белән Рамазанның хис-күчерешләре күңел кузгатырлык вакыйгалар аша бирелә. Бу – берәүне дә битараф калдырмаслык итеп, гаҗәеп дәрәҗәдә матур тел белән язылган. Әдәп-әхлак төшенчәләренә киң урын бирелгән. Икенче хикәядәге бертуган абыйлы-сеңелле Нурлан белән Гөлҗамал образларында да укытучы һөнәренә тугрылык саклап калына. Язмыш нинди генә сынаулар әзерләсә дә, алар сынмыйлар-сыгылмыйлар. Рухи кыйммәтләр, гүзәл әхлакка корылган яшәү рәвеше барысыннан да өстен чыга шул. Ул әдәби әсәр булса да, геройларның прототипларын һәркем үзенчә танып алыр. Ә бу исә китапның сере булып калсын!
Шулай ук китапка авторның төрле елларда матбугат битләрендә һәм фәнни әдәбиятта басылып чыккан публицистик мәкаләләре, тәнкыйть фикерләре, авторның үзе турындагы язмалары да урын алган. Шулар арасында Бөрбаш авылында яшәүче мәгариф ветераны Гөлнур апа Мифтахованың шәкертенә булган җылы мөнәсәбен белдергән “Талант” язмасы аеруча күңелгә якын.
Шул ук вакытта 90 нчы һәм 2000 еллар башындагы илебездә, районыбызда барган вазгыять тә читтә калмый. Истәлекләрендә авторның күңел түреннән чыккан җиһанга, яшәешкә мөнәсәбәте чагыла. Тәнкыйть  мәкаләләрендә автор үзе эш барышында күзгә-күз очрашкан, күңелен борчыган җитди мәсьәләләргә туктала. Аларга карата фикер-тәкъдимнәрен җиткерә. Әйтерсең лә бүгенге көн кадагына сугылган мәсьәләләрне хәл итү өчен кешелек күңеленә илаһи сүзләр һәм дәва кирәк... Х. Туфанча әйтсәк, “Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне”. Ә китап белән танышкан һәр укучы бу дәваны, һичшиксез, табачак! Ничек? Монысы да – китапның чираттагы сере.
“Төнге яктылык” китабы белән тулысынча танышкач, аны Балтач районы тарихының бер кечкенә генә кисәге дип тә әйтеп була. Чөнки биредә урын алган язмаларда район турында кызыклы фактлар, райондашларыбыз язмышы, күренекле шәхесләр хакында истәлекләр дә шактый.  Авторның үзе туып  үскән Пүскән авылы, аның кешеләре турында ничек яратып, җылы итеп язганына сокланасың. Шулай ук озак еллар хезмәт куйган Алан һәм Кили авыллары мәктәпләрен, Бөрбаш, Кили, Куныр авылларында дини гыйлемгә омтылышны да ихлас итеп сурәтләп бирә ул. Әлбәттә инде, районыбызның мөхтәрәм дин әһеле республикабызның баш казые, Балтач районы мөхтәсибе, Бөрбаш авылы имамы турында “Җәлил хәзрәт Фазлыев – татар мәгърифәтчеләренең дәвамчысы” дигән язмасында хәзрәтнең тормыш юлын, гыйльми эшчәнлеген, яшәү рәвешен тасвирлап, остазы буларак соклануын белдерә.
Хәзерге тормышта  мәгълүмат-хәбәр электрон матбугат чыганаклар аша тиз арада таралып, үз укучысын табып та өлгерә. “ВКонтакте” социаль челтәрдә яңалыклар белән танышканда Рәҗәп Бәдретдиновның шәхси битенә  юлыктым. Биредә “Төнге яктылык”тан бер өзек урнаштырылган. Ул “Яшәү мәгънәсе” дип атала. Моны укыганнарның берсе дә битараф калмаган! Анда бу китап турында укучыларның йөзәрләгән уңай фикерләрен күреп, хәйран калдым. Аны зурлауларына, олылауларына сокландым. Биредә һәркайсы үз кичерешләре белән уртаклашкан, рәхмәтләрен белдергән, китапны ничек тә үзләрендә булдырып, тулысынча укырга өметләнүләрен күрсәткән. Мәсәлән, танылган журналист Нәсимә Садыйк: “...Китапның исеме дөрес һәм отышлы куелган. "Төнге яктылык" хикәясендә ике бичара, абыйлы-сеңелле укытучылар караңгы төндә дөньяның аклыкка – әллә нинди серле яктылыкка күмелүен күреп таң кала. Гомер буе шул хәлне-халәтне оныта алмыйлар. Аллаһы Тәгалә аларга шул күренеш аша җаннарын өметкә төргәндәй була. Бу китап үзе дә шундый катлаулы чорыбызда (катлаулылыгы нидә икәнлеге тәфсилләп язмасаң да аңлашыладыр?!) бер яктылык кебек бит!”– дип язып калдырган. Ә язучы Хәбир Ибраһим исә: “Телең начар түгел. Сиземләү көчле. Килеп чык Язучылар берлегенә, укыт безгә, сезнең кебек язучы егетләр кирәк”,– дип үз фикерен белдергән.
Гомерен мәгърифәткә, хезмәт юлын балаларга һәм студентларга белем бирүгә багышлаган укытучы-галимнең шушындый саллы басмасы укытучылар өчен киңәш сандыгы да булып тора. Автор үз язмаларында укытучы һәм мәктәп директоры хезмәтенең бар нечкәлекләрен ачып сала. Гади тел белән, аңлаешлы итеп, үзебезчә яза. Биредәге һәр юлны йөрәгең аша кичереп укыганда үзеңә теләктәшлек тә, уй-хыялларыңа канат та, яшәешеңә яктылык та табасың. Укытучы һөнәре турында үзе шушы өлкәдә озак еллар хезмәт куйган, әле алай гына да түгел, сайлаган язмышына тугры калып, икенче бер авылга көн дә җәяү йөреп балаларга белем биргән, гади укытучыдан алып, директор урынбасары, мәктәп директоры, фәннәр кандидаты, галим, язучы дәрәҗәсенә ирешкән шәхес кенә мондый ихлас сүзләр яза ала.
Язмамны китапның соңгы битендә язылган авторның үз сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Тау башында басып торучы кеше анда күктән төшмәгән, ә астан үрмәләп менгән бит. Үрмәләп менү авыр, ә тау башында басып тору тагын да авыррак. Түзәргә һәм бирешмәскә кирәк!”

Ясминә ШӘМСЕТДИНОВА,


Балтач гимназиясенең озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ