Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган телебезгә мәхәббәтне китаплар аша тәрбияли

Укытучы – үзенең бөтен тырышлыгын, бөтен көчен, бөтен барлыгын балаларга бирүче  кеше. Ул – дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган, киң күңелле, сабыр, изге кеше. Балаларны күз карашынн...

Укытучы – үзенең бөтен тырышлыгын, бөтен көчен, бөтен барлыгын балаларга бирүче  кеше. Ул – дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган, киң күңелле, сабыр, изге кеше. Балаларны күз карашыннан аңлаучы, төпле киңәшләрен бирүче дә... Ә укытучының гүзәл сыйфатларын санап бетерерлек түгел. Ул заманнан бер адым да калышмыйча атлый.
Сүзем Казандагы 137 нче урта мәктәптә 50 ел буе эшләүче Әминә Давыт кызы Фәйзетдинова турында. Ул – Казан кызы. Тормышның нинди генә авырлыкларына да карамастан әбисенең, әти-әнисенең динне, үз гореф-гадәтләребезне саклап гомер кичергәннәрен сагынып искә ала. Әнисе гомере буе 40 нчы заводта эшләгән. Бөек Ватан сугышында барлык татар хатын-кызлары белән беррәттән, станок артында басып, снарядлар ясаганнар.

1969 елда Әминә Давыт кызы, Казан шәһәрендә татар мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә. Үзен укыткан укытучыларны яратып, сагынып искә алып сөйли ул. Әминә университетның кичке бүлегендә алты ел укый.  «Профессорлар көндезге бүлек студентларыннан ничек таләп итсәләр, бездән дә шулай ук таләп итәләр иде», – дип искә ала Әминә Давыт кызы. Бик яратып укый ул. Укуын тәмамлагач, 137 нче мәктәптә тарих укыта башлый.  Укучыларга тарих фәнен яраттыра белә. Төрле укыту методларын кулланып, дәресләрен кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрә. Чөнки укытучы – балалар аласы бик күп белемнәрнең нигезен салучы кеше. Ә заманалар гел үзгәрештә бит. Менә 1990 еллар... Республикабыз мәктәпләренә татар теле укытучылары кирәк була. Әминә Давыт кызы да, яңадан татар теле һәм әдәбияты буенча өстәмә белем алып, шул ук мәктәптә татар теле һәм әдәбият  дәресләрен укыта башлый. Укучылары әле дә аның дәресләрен сагыналар, чөнки үзенең иҗади эшләве аша фәнгә кызыксыну уята. Укытучы – ул бит үзе бер зур хәзинә. Хәзинәне үзеңдә туплаганнан соң, аны башкаларга да бирергә кирәк. Ә мондый осталык бары тик чын укытучыда гына була.


Безнең хөрмәтле укытучыбыз Әминә Давыт кызы соңгы елларда китапханәче булып эшли. Мәктәптә бер генә бала да китапка язмый, хәтта битләрен дә бөгәрләмиләр. Уку елы башланыр алдыннан, 1 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре белән әңгәмәләр үткәрә. Ә әти-әниләрнең күбесе – аның элеккеге укучылары. Алар инде Әминә Давыт кызының нинди таләпчән икәнен яхшы беләләр. «Китапханәгә әдәби китаплар кайтамы?» – дип сорадым мин аңардан. «Мәктәп китапханәсенә дәреслекләр кайта. Ул укучыларны дәреслек белән тәэмин итәргә тиеш. Китапханәбездә әдәби китаплар бик күп. Мәктәпне тәмамлаучылар да, кайбер ата-аналар да китаплар бүләк итәләр», – ди Әминә Давыт кызы. Китапханәдә төрле тематика буенча күргәзмәләр оештырыла.

Ул аларны укучылар белән берлектә оештыра, ә балалар – үзләре үк экскурсоводлар. А.С.Пушкин, Г.Тукай, М. Җәлил һ.б. бик күп язучыларга, галимнәргә, шулай ук истәлекле даталарга да төрле күргәзмәләр оештыра. Укучылар һәм әти-әниләр, мәктәп коллективы белән берлектә «Китапка икенче тормыш бүләк ит» акциясен үткәрде. Бу чара укучыларыбызда китапка хөрмәт, кызыксынучанлык тәрбияли. Пушкин картасы буенча язучы Александр Аввакумов белән очрашу оештырды. Укучылар да, укытучылар да бик яратып, бик зур хөрмәт белән бу чарада катнаштылар. Гомумән, Әминә Давыт кызы – үз эшенең остасы.
Рәмзия МУЛЛАХМӘТОВА,

Казандагы 137 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы    

   

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ