Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай бүләгенә кандидат: Рабис Сәлахов

Иртәгә Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә ия булучыларның исемнәре билгеле булачак.

Олы бүләккә дәгъва белдерүчеләр арасында рәссам Рабис Мөгаллим улы Сәлахов та бар. Ул бу бүләккә татар халык җырларына,   риваятьләргә багышланган  41 эштән торган серия өчен тәкъдим ителде. Ә менә сез көйнең вибрациясен киндердә ничек сурәтләр идегез икән? Сәнгать сөючеләр рәссамның иҗат күргәзмәсе  белән   Г.Камал исемендәге академия театрында таныша ала. 

– Тукай бүләгенә тәкъдим ителү ул һәркем өчен иҗатында икенче бер дәрәҗәгә чыгу, югарырак баскычка күтәрелү сыман.Тукай ул, гомумән, татар халкының дөньяга карашын, кыйбласын билгели кебек. Кыска гына гомерендә   никадәр  якты, җылы, яхшылыкка өндәүче   шигырьләр язган бит! – ди рәссам. 

Җырларга багышланган циклда исә без “Гөлҗамал”ны да, “Олы юлның тузаны”н да, “Озата барма”ны ишетү генә түгел, күрәбез хәтта. 

–Бу кызык халәт: рәссам җыр тыңлый икән, көйне төсләр белән күзалларга, ә сынчы аны башка пластикада, яссылыкта күрәдер. Мин дә җырның вибрациясен үзем аңлаганча  күрсәтәсем килде. Җырны бит аны адәм баласы үзенең күңел халәтен кушып тыңлый. Бер үк көйне көнгә биш тапкыр тыңлый икән, ул һәр кайсында беренче тапкыр ишеткән кебек өр-яңа хисләр кичерергә мөмкин. Без авыл балалары кечкенәдән җыр тыңлап үстек, радиодан яңа җыр башкарсалар, шунда ук отып алып, көйләп йөри башлый идек,– ди ул.

Җыр димәктән күңеленә балачактан уелып калган бер хатирәне дә искә төшереп уза рәссам. 

–Мин үзем Башкортстанның Бүздәк районы Иске Актау авылыннан. Авылда Кургы чокыры  дигән бер урын бар. Әнкәй белән болынга печәнгә бардык. Шунда үзе күренмәсә дә,  чокырның икенче ягында ат арбасының шыгыр-шыгыр килгән тавышын һәм ат хуҗасының  “Көзге ачы җилләрдә” җырын көйләп барганын ишетәм. Менә шушы җырның моңы күңелгә табигать үзе җырлаган кебек булып уелып калды...


Автор фотосы
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ