Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай премиясенә бик тә лаек кандидат

Идел буенда Ислам динен рәсми төстә кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү елында Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителүчеләр арасында Татарстанның беренче номерлы тарихчысы Фаяз Шәри...

Идел буенда Ислам динен рәсми төстә кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү елында Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителүчеләр арасында Татарстанның беренче номерлы тарихчысы Фаяз Шәриф улы Хуҗинның исеме дә булу ямь өстенә ямь булды. Бөтен гөмерен татар халкы тарихын өйрәнүгә багышлаган бу олпат шәхесне әлеге бүләккә бик тә лаек дип саныйбыз.
Безнең Кирмән төбәге – үзе дә тарихи төбәк. Болгар дәүләте шәһәрчеге булган Кирмәнчек дәвамчылары яши биредә. Бу төбәкне өйрәнүне дә күз уңыннан ычкындырмый Фаяз абый. Инде ничә ел бу урында казу эшләре белән Фаяз Хуҗинның укучысы Альберт Нигамаев шөгыльләнә. Кирмәнчектә археологлар эшләгәндә бирегә ел саен килеп китә ул. Әлеге урынның зур тарихи әһәмияткә ия булуын, Кирмәнчекнең тарих сәхнәсендә үзенең лаеклы урыны булуын күздә тоткан чыгышлар ясый. Шундый чыгышларның берсе белән Кирмәнчек тугаендагы чишмәләр янында узган «Кирмән җыены»нда булды. Фаяз Шәрипович җыелган халык алдында чыгыш ясап, безне тарихи урыннарда яшәвебез белән горурланырга, тарихыбызны онытмаска чакырды.

Фаяз Шәриф улы – студентларның гына түгел, мәктәп укучыларының да яраткан өлкән дусты. Укучылар өчен узучы бик күп республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә жюри әгъзасы сыйфатында катнаша ул. Күп тапкырлар укучыларым белән конференцияләрдә катнашуым аша шуңа инандым: ул булган җирдә гаделлек булачагына, эшләрне бәяләгәндә субъективизмга урын булмаячагына ышаныч зур була. Һәр чыгышны бик зур игътибар белән тыңлый белә, өстәмә сорауларны да укучыны батыру өчен дип түгел, чыгыш ясаучыда да, тыңлап утыручыларда да ялгыш фикер калмасын өчен генә бирә.Фаяз абый булган мондый конференцияләрдә рәхәт тыныч атмосфера хөкем сөрә, укучыларның үзләренә ышанычлары арта. Шунда бик күпләренең күңелләрендә тарихчы булу, Фаяз абыйлары кебек булырга теләү хисләре кабына.

Мәктәп укытучылары арасында Фаяз абыйны Хуҗинны белмәгән, яратмаган кеше юктыр. Дәрәҗәсе югары булса да, кешеләргә карата кече күңеллелеге, игътибарлылыгы белән аерылып тора ул. Кайда гына очратса да, якын дустын очраткан кебек кабул итә, шунда ук эчкерсез, җанлы әңгәмә корылып китә. Археология темасы буенча гына түгел, тормышның бөтен өлкәләреннән хәбәрдар Фаяз абый. Күңеле һәм җаны белән, кылган гамәлләре белән үз халкына, милләтенә тугры калган галим мәктәпләрдә укыту өчен берничә буын Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча дәреслекләр авторы булды. Үзе өйрәнгән мәгълүматларга нигезләнеп язылган әлеге дәреслекләр һәрвакыт фактик материалга бай, методик аппарат яхшы эшләнгән булды. Тик бу фәнгә бирелгән сәгатьләрнең әкренләп укыту планнарыннан төшеп калуы гына бу дәреслекләрне тулы куәтенә кулланудан мәхрүм итте.
Безнең Урта Кирмән урта мәктәбе коллективы тулысы белән Фаяз Шәриф улы Хуҗин кандидатурасын яклый, һичшиксез, быелгы Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе аңа бирелергә тиеш дип саный.


Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе коллективы исеменнән,
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, Р.Фәхреддин исемендәге республика премиясе лауреаты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ