Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылардан активлык, кыюлык сорала

 «Авыл укытучысы – 2022» бәйгесенең II этабына узган укытучылар исемлеге игълан ителү белән тиз арада конкурслар  папкасы тулыланыр дип көтсәк тә, укытучылар үз эшләрен вакыты җитми торып җи...

 «Авыл укытучысы – 2022» бәйгесенең II этабына узган укытучылар исемлеге игълан ителү белән тиз арада конкурслар  папкасы тулыланыр дип көтсәк тә, укытучылар үз эшләрен вакыты җитми торып җибәрергә ашыкмадылар. Үзләренең йомгаклау турына үтәчәкләренә ышанычлары аз идеме, әллә ныклап әзерләнергә булдылармы?
Һәркемдә җиңүгә омтылыш булырга тиеш, әлбәттә. Әллә мәгариф системасында барган үзгәрешләрне гамәлгә кертү белән мәшгульлек тоткарлык итәме, әйтүе кыен. Кайбер районнарның  бәйгедә бөтенләй катнашмаулары күзгә бәрелә. Лаеш, Тәтеш, Чирмешән, Яңа Чишмә, Саба, Спас, Алексеевск, Чистай районнары  мәгариф идарәләрендә моңа игътибар җитеп бетми. Югыйсә бу  – авыл җирлегенә яңа кадрлар  җәлеп итүдә дә бер этәргеч була алыр иде. Бәйгедә барлык фәннәрдән белем бирүчеләргә дә бер дәрәҗәдә осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге бар. Әйтик, инглиз теле укытучылары үз өлкәсендә көч сынашты, шундыйлардан жюри Әлмәт районы Миңнебай төп мәктәбеннән  Гүзәл Әхмәтзаһированың  эшенә өстенлек бирде. Узган ел Балык Бистәсе районының Яңа Арыш урта мәктәбеннән катнашкан Равил Кәримов конкурста  икенче  урынга лаек булган иде.  Моның уңай  йогынтысы булмый калмаган, күрәсең, быел аның коллегасы Руслан Нәбиуллин осталыгын күрсәтергә тели. Узган ел җиңүчеләрне мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин кабул итте. Укытучыларның һөнәри бәйрәме көнендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә аларга бүләкләр тапшырылды. Конкурста катнашучылар саны буенча Арча, Актаныш, Әтнә, Биекту, Питрәч, Буа, Апас районнары активлык күрсәтә.  
«Авыл укытучысы» конкурсында призлы урынга эләкмәдем дип һич тә күңел төшенкелегенә бирелергә кирәкми. Андыйларга Актаныштагы «Сәләтле балалар өчен  гуманитар гимназия-интернат»ның  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Шәрипованы мисал итеп китерер идем. Берничә ел элек ул «Авыл укытучысы»  бәйгесендә аерым номинация буенча билгеләп үтелде. Һәрчак алга омтылучы педагог буларак,  Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән «Ел укытучысы – 2021» конкурсында катнашып җиңүгә иреште. Аның быелгы  бәйгедә чыгыш ясавы бу ярышка  яңа төсмер һәм этәргеч бирә сыман.
«Авыл укытучысы – 2022»  конкурсы кысаларында беренче тапкыр «Авыл тәрбиячесе» номинациясендә чыгыш ясарга теләк белдерүчеләр арасында Актаныш районы вәкилләренең күп булуы да игътибарга лаек. Башка төбәкләрдә  түбән әзерлекле тәрбиячеләр эшли торгандыр дип һич тә әйтә алмыйм. Киләсе елда – «Мәгариф» журналының 110 еллыгы  кысасында  «Авыл укытучысы» һәм «Авыл тәрбиячесе» бәйгеләре оештырылмый калмас, мөгаллимнәрдән һәм тәрбиячеләрдән актив булуларын сорар идем.
Конкурсантларга шуны әйтәсе килә: жюри эшләрне анализлаганда, иң элек  дәреснең структурасына, формасына, эш алымнарының төрлелегенә, яңалыгына, укытучының белем дәрәҗәсенә игътибар итә. Укытучының укыткан предмет буенча һөнәри әзерлеген, педагогик осталыгын, ФДББС таләпләрен белүләрен ачыкларга тырыша.   
Бәйге  киеренке шартларда уза һәм ул шулай булырга тиеш тә, бер-берләреннән әзгә генә калышкан укытучылар һәм тәрбиячеләр бар.  Аларның һәркайсы игътибарга һәм  бәяләүгә лаек, әлбәттә.
Быелыгы конкурсның II этабы нәтиҗәләре түбәндәгечә: 

  1. Әхмәтзаһирова Гүзәл Мөкатдәс кызы, Әлмәт   районы Миңнебай  төп  мәктәбенең  инглиз теле укытучысы.

  2. Нәбиуллин Руслан Дамир улы,   Балык Бистәсе районы  Яңа Арыш урта  мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы.

  3. Сабирова Гөлназ Мансур кызы,  Биектау районы Әлдермеш урта мәктәбенең  биология укытучысы.

  4. Сөләйманов Рамил Хафиз улы,  Аксубай  районы  Иске Ибрай  урта мәктәбенең   тарих һәм җәмгыять белеме  укытучысы.

  5. Хәлилова Гөлнар Мансур кызы, Биектау  районы  Г. Баруди  исемендәге 4 нче  урта  мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

  6. Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы, Актаныштагы «Сәләтле балалар өчен  гуманитар гимназия-интернат»ның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

  7.  Җиһаншина Зөлфия Равил кызы,  Питрәч  районы Татар Тау Иле   урта мәктәбенең биология һәм  химия укытучысы.

  8. Һадиева Рузилә Рәфыйк кызы, Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең  биология һәм география укытучысы.


            «Авыл тәрбиячесе» номинациясендә.

  1. Закирова Гөлназ Нурулла кызы, Балтачтагы 5 нче балалар бакчасы тәрбиячесе.

  2. Шакирова Әлфирә Индус кызы, Актаныштагы 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе.


Конкурсның III этабында катнашу хокукына ия булучы мөгаллимнәр ачык дәрес бирергә, үзләренең  һөнәри осталыкларын күрсәтергә әзерләрдер дип ышанам.
«Авыл укытучысы – 2022»  бәйгесе киеренке шартларда узса да,  узган елдагы кебек һәркемгә шатлык алып килсен, һәммәгезгә дә уңышлар теләп калабыз.

 Котлыйбыз!


 Альберт САБИР фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ