Логотип Магариф уку
Цитата:

«Үз телем» проектлар конкурсының приз фонды 2 млн сум тәшкил итә

Татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерү буенча «Үз телем» балалар һәм яшьләр проектлары конкурсында катнашу өчен гаризалар 9  июльгә кадәр кабул ителәчәк. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәг...

Татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерү буенча «Үз телем» балалар һәм яшьләр проектлары конкурсында катнашу өчен гаризалар 9  июльгә кадәр кабул ителәчәк. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.
"Мәктәп укучылары, студентлар өчен бу бик зур мөмкинлек. Биредә хәтта берничә проект тәкъдим итәргә мөмкин. Бары тик аны ничек чынга ашыруыгызны күзаллап, сметасын төзеп, гариза гына язып җибәрергә кирәк. Аннары без алар арасыннан иң-иңнәрен сайлап презентациягә чакырабыз. Жюри әгъзалары проектның актуальлегенә һәм социаль әһәмиятенә, аның нәтиҗәлелегенә, масштабына һәм гамәлгә ашыру, киңәйтү мөмкинлегенә игътибар итәчәкләр. 1 августка кадәр җиңүчеләрне игълан итәргә уйлап торабыз. Ә алар инде аны бер ел дәвамында гамәлгә ашырырга тиеш була", – дип сөйләде оештыручылар. 
Конкурсның приз фонды 2 млн сум тәшкил итәчәк. Конкурста 35 яшькә кадәрге казанлылар, шул исәптән 5–11 нче сыйныф укучылары, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнаша ала.  Гаризалар конкурсның рәсми сайтында кабул ителә.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ