VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы башланды
Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының беренче көне башланып китте. Форум 1-5 август көннәрендә узачак. Чарада 30 чит илдән делегатлар катнашачак. Бүген масштаблы форумның беренче көне. Казан...
Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының беренче көне башланып китте. Форум 1-5 август көннәрендә узачак. Чарада 30 чит илдән делегатлар катнашачак.
Бүген масштаблы форумның беренче көне. Казанга 30 чит илдән, Россиянең 60 төбәгеннән һәм Татарстанның төрле районнарыннан 1000нән артык делегат килде. VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының ачылу тантанасы 2 нче август көнне «Корстон» сәүдә үзәгендә үтәчәк.
Шул ук көнне пленар утырыш һәм округлар буенча проектлар сессияләре булуы көтелә. Чараның өченче көнендә «Бизнес», «Тарихи хәтер», «Тел сәясәте һәм милли мәгариф», «Яңа мәдәният», «Татарстанның яшь илчеләре», «SMM һәм блогинг» темаларына дискуссион мәйданчыклар булдыру каралган. Моннан тыш, форумда катнашучылар өчен төрле экскурсияләр, музыкаль кичәләр, «Печән базары» фестивале кебек мәдәни чаралар да үткәреләчәк.
Комментарийлар