Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яшь килен» проекты башланды

ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Яшь килен» проектының яңа бишенче сезонын башлады. Кичә Казанның Галиев мәчетендә проектта катнашучылар беренче тапкыр очрашты. Санитар-эпидемиологик вәгыятьне исә...

ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Яшь килен» проектының яңа бишенче сезонын башлады. Кичә Казанның Галиев мәчетендә проектта катнашучылар беренче тапкыр очрашты. Санитар-эпидемиологик вәгыятьне исәпкә алып, бу юлы «Яшь килен» проекты күбесенчә онлайн форматта узачак. 
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге проектта Казан кызлары гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә илледән артык кеше катнашырга теләк белдерде. Алар арасында Свердловск өлкәсе, Первоуральск, Ульяновск, Сарапул, Уфа, Пятигорск, Оренбург, Борай районы, Төмән, Екатеринбург, Чабаксар, Чиләбе, Мәскәү, Петрозаводск, хәтта Казахстан кызлары бар. 
Киләсе очрашу 19 октябрьдә узачак. Анда «Иман нуры» имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Закиров кызларга, шәригать һәм гаилә психологиясе күзлегеннән чыгып, ирне дөрес сайлау турында сөйләячәк. 
«Яшь килен» мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырыла. Шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып, никах темасының төрле мәсьәләләренә багышлана. Очрашуларда, видеодәресләрдә булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә милли традицияләр, никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһер һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе кебек мәсьәләләр турында сөйләнә.  
«Татар-информ» материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ