Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яшел бишек – 2022»: 2 нче турга кемнәр узды?

«Мәгариф» журналы редакциясе, «Татнефть» акционерлык җәмгыяте белән берлектә, 2018 елдан бирле «Яшел бишек» конкурсын уздырып килә. Быел инде аның бишенче ел рәттән игълан ителүе иде. Әлеге иҗади бәйг...

«Мәгариф» журналы редакциясе, «Татнефть» акционерлык җәмгыяте белән берлектә, 2018 елдан бирле «Яшел бишек» конкурсын уздырып килә. Быел инде аның бишенче ел рәттән игълан ителүе иде. Әлеге иҗади бәйгенең максаты балаларда табигать дөньясына карата мәхәббәт тәрбияләү һәм үзләрен аның бер өлеше итеп тоярга, хис итәргә ярдәм итү санала.   

Жюри «Яшел бишек –2022» конкурсында катнашучыларның иҗади фикерләү осталыгын, методик һәм гамәли күнекмәләргә ия булу дәрәҗәсен, педагогик тәҗрибәсен мөмкин кадәр тулы ачыклый алуларын бәяләүне бурыч итеп куйды. Әлеге бәйгегә «Табигать белеме», «Әйләнә-тирә дөнья», «Биология», «Экология», «География» номинацияләре буенча заманча дәрес эшкәртмәләре, сыйныфтан тыш чара сценарийлары кабул ителде. Иң куандырганы шул: бәйгебездә катнашкан балалар бакчалары, мәктәпләр, районнар географиясе, авторлар даирәсе елдан-ел киңәя бара. Быел бигрәк тә Буа, Апас, Балтач, Чүпрәле, Арча, Яшел Үзән, Әлмәт, Мөслим районнары мөгаллимнәре, Казан шәһәре тәрбиячеләре актив булды. Барысы 67 язма килде, шулар арасыннан конкурс таләпләренә җавап биргән 49 эшне жюри II турга уздырды. Менә алар:
«География» номинациясе буенча

  1. Җәмилә ГАРИПОВА (Яшел Үзәндәге 15 нче урта мәктәп) – «Почва – особое природное тело» язмасы белән (Мәгариф, №8, 2022).

  2. Гөлчәчәк ГАФУРОВА (Буа районы Алших урта мәктәбе) – «Почва Буинского района» язмасы белән (Мәгариф, №6, 2022).

  3. Линар ЗИННӘТУЛЛИН (Буадагы М.Вахитов исемендәге гимназия) – «Коры җир сулары һәм елгалар» язмасы белән.

  4. Илсөяр ИБРАҺИМОВА (Чүпрәле районы Кече Чынлы урта мәктәбе) – «Гидросфера» бүлеген өйрәнүне гомумиләштерү» язмасы белән.

  5. Гөлфия МӨХӘММӘТГАЛИЕВА (Мөслим районы Түбән Табын төп мәктәбе) – «Күлләребез аккошларын сагына» язмасы белән.

  6. Лилия МӨХӘММӘТҖАНОВА (Мамадыш районы Кече Сон төп мәктәбе) – «Чишмәләр иле син, туган ягым!» язмасы белән (Магариф.РФ, №199).

  7. Фәридә НАСРЕТДИНОВА (Апас урта мәктәбе) – «Вода – это жизнь» язмасы белән (Магариф.РФ, №205).

  8. Гөлүсә САБИРОВА (Казандагы 149 нчы лицей). – «Австралиянең табигый компонентлары» язмасы белән (Мәгариф, №4, 2022).

  9. Гөлсинә СӘГЪДИЕВА (Әлмәттәге Баланың сәләтен үстерү–51 нче балалар бакчасы) – «Туган ягым чишмәләре» язмасы белән (Магариф.РФ, №212).

  10. Натан СОЛОДУДО (КНИТУ-КАИ) – «Философские аспекты географии как науки и учебной деятельности» язмасы белән (Мәгариф, №6, 2022).

  11. Наил ФАЗЫЛОВ (Казандагы 155 нче гимназия) – «Географик атамаларны укучы хәтерендә ныгыту методикасы» язмасы белән (Мәгариф, №6, 2022).

  12. Ленара ФӘЙЗРАХМАНОВА (Арча районы Яңа Кенәр интернат мәктәбе) – «Смелые путешественники» язмасы белән (Магариф.РФ, №217).

  13. Фәридә ХАФИЗОВА (Балтачтагы 5 нче балалар бакчасы) – «Туган ягым – Балтачым» язмасы белән (Магариф.РФ, №217).


«Биология» номинациясе буенча

  1. Ләйсән ГАНИЕВА (Әтнә районы Күәм урта мәктәбе) – «Мәктәп яны тәҗрибә бакчасы – иҗат лабораториясе ул» язмасы белән.

  2. Татьяна ГОРБАЧЕВА (Казандагы 60 нчы мәктәп). – «Птичий калейдоскоп» язмасы белән.

  3. Римма КАЮМОВА (Лениногорскидагы 6 нчы мәктәп) – «Изучение и сохранение редких видов җивотных и растений на территории заказника «Степной» язмасы белән (Магариф.РФ, №206).


«Экология» номинациясе буенча

  1. Гөлназ АБДРИЕВА (Мөслимдәге «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбиячесе) – «Кызыл китап нәрсә ул?» язмасы белән.

  2. Лилия ВАЛИЕВА (Апас районы Апас урта мәктәбе) – «Учебная экологическая тропа» язмасы белән.

  3. Тәгъзимә ГЫЙНАЯТУЛЛИНА (Буадагы М.Вахитов исемендәге гимназия) – «Кешеләр, саклагыз җиремне!» язмасы белән.

  4. Раушания НИЗАМОВА (Арча районы Утар Аты төп мәктәбе) – «Эш беткәч, уйнарга ярый» язмасы белән (Магариф.РФ, №206).

  5. Римма СӘЙДӘШЕВА (Казандагы 298 нче балалар бакчасы) – «Советы родителям по экологическому воспитанию в домашних условиях» язмасы белән (Магариф.РФ, №218).

  6. Равилә СӘЛАХОВА (Казандагы 159 нчы лицей) – «Экологические задачи на уроках математики» язмасы белән (Мәгариф, №6, 2022).

  7. Зөлфия СӨЛӘЙМАНОВА (Буадагы М.Вахитов исемендәге гимназия) – «Экологическая ромашка» язмасы белән.

  8. Римма ХАЛИКОВА (Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткыдагы 1 нче урта мәктәп) – «Экологическое образование и воспитание на уроках физики» язмасы белән (Мәгариф, №6, 2022).

  9. Регина ХӨСНЕТДИНОВА (Саба районы Шәмәрдәндәге 2 нче балалар бакчасы) – «Чәчәкләр патшалыгында» язмасы белән (Магариф.РФ, №210).

  10. Алсу ШАКИРОВА (Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназия) – « Табигать безнең әйләнә-тирәбез» язмасы белән (Магариф.РФ, №216).

  11. Гөлшат ШӘРИПОВА (Актаныш районы Пучы урта мәктәбе) – «Табигать җанлы җир кешеләрендә кунакта» язмасы белән.


«Әйләнә-тирә дөнья» номинациясе буенча

  1. Гөлия АСРИЕВА (Казандагы 155 нче балалар бакчасы) – «Урманда әдәплелек серләре» язмасы белән (Магариф.РФ, №206).

  2. Рушания МӨХӘММӘТҖАНОВА (Казандагы 183 нче гимназия) – «Кыргый хайваннар язны ничек каршылый?» язмасы белән (Магариф.РФ, №214).

  3. Юлиана МӨХӘММӘТШИНА (Казандагы 42 нче балалар бакчасы) – «Цвети, моя Земля!» язмасы белән (Магариф.РФ, №209).

  4. Тәслимә САТТАРОВА (Теләче урта мәктәбе) – «Изучение почвы и её состава» язмасы белән.

  5. Суфия СӘХБИЕВА (Азнакай районы Кәкре Елга урта мәктәбе). – «Иң гүзәле, иң матуры, туган ягым, син генә!» язмасы белән

  6. Ләйсән ХӘЛИЛОВА (Чүпрәле районы Шланга урта мәктәбе) – «Экологик сукмак буйлап» язмасы белән.

  7. Энҗе ХИСАМОВА (Казандагы 155 нче гимназия) – «Терек булмаган табигатьтә көз» язмасы белән.


«Табигать белеме» номинациясе буенча

  1. Наталья БЕРЁЗОВА (Казандагы 146 нчы балалар бакчасы) – «Зимующие птицы» язмасы белән (Магариф.РФ, №214).

  2. Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА (Балтачтагы 2 нче балалар бакчасы) – «Экологик Теремкәй» язмасы белән (Магариф.РФ, №199).

  3. Гөлназ ИСМӘГЫЙЛЕВА, Ләйсән ГАТАУЛЛИНА (Әлмәт районы Түбән Мактама балалар бакчасы) – «Балалар бакчасында «Туган ягым – яшел бишек» язмасы белән (Магариф.РФ, №196).

  4. Алсу КӘШФЕТДИНОВА, Ольга ЛАРИОНОВА (Казандагы 114 нче балалар бакчасы) – «Развитие речи средствами экологического воспитания» язмасы белән (Магариф.РФ, №201).

  5. Надежда МУГИЗОВА (Казандагы 109 нчы балалар бакчасы) – «Путешествие в парк» язмасы белән (Магариф.РФ, №217).

  6. Халидә САБИРҖАНОВА (Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасы) – «Кошлар язны китерә» язмасы белән (Магариф.РФ, №202).

  7. Гөлсинә СӘГЪДИЕВА (Әлмәттәге Баланың сәләтен үстерү үстерү үзәге – 51 нче «Салават күпере» балалар бакчасы) – «Туган ягым чишмәләре» язмасы белән.

  8. Римма СӘЙДӘШЕВА (Казандагы 298 нче балалар бакчасы) – «Знакомство с лесными жителями» язмасы белән (Магариф.РФ, №218).

  9. Алия СИБАГАТОВА (Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең мәктәпкәчә әзерлек төркеме) – «Витаминнар – сәламәтлек дуслары» язмасы белән (Магариф.РФ, №218).

  10. Рената ХӘБИБУЛЛИНА (Казандагы 397 нче балалар бакчасы) – «Животные нашего зоопарка» язмасы белән (Магариф.РФ, №213).

  11. Гүзәлия ХӘЛИУЛЛИНА (Чаллыдагы Баланың аң-белемен үстерү үзәге – 1 нче «Шатлык» балалар бакчасы) – «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культура башлангычы формалаштыру» язмасы белән (Магариф.РФ, №201).

  12. Наталья ХЛОПУШИНА, Алёна ДУШИНА (Казандагы 28 нче балалар бакчасы) – «Природа Татарстана. Полезные ископаемые» язмасы белән.


Бүгеннән жюри әлеге язмаларны анализлау, бәяләү эшенә кереште. Һәр номинация буенча берәр иң яхшы язма ачыкланачак. «Яшел бишек–2022» конкурсының җиңүчеләре кемнәр булыр? Бу хакта «Мәгариф» журналының ноябрь cанында жюри рәисе, педагогика фәннәре докторы Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов язмасыннан укып белерсез.

 Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ