Логотип Магариф уку
Цитата:

Экскурсовод буласың киләме?..

Быелгы каникулны Казандагы  “Адымнар” мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Фәридә Гатина экскурсовод буларак башлады. Экскурсовод булырга хыялланасың икән, син бер үк вакытта программа кысаларында &nb...

Быелгы каникулны Казандагы  “Адымнар” мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Фәридә Гатина экскурсовод буларак башлады. Экскурсовод булырга хыялланасың икән, син бер үк вакытта программа кысаларында  күпмедер күләмдә тарихчы, географ,  этнограф, әдәбият-сәнгать белгечләрендә булган белемгә ия булырга тиешсең. Чөнки эш барышында боларның һәммәсе дә кирәк булырга мөмкин.   Тамаша кылучыны авызыңа гына каратып торырлык куелган тавыш һәм аралашу культурасы булу шулай ук бик мөһим. Экскурсия оештыру тәртибен остазлар өйрәтерләр дә ди, әмма югарыда  саналган сыйфатларга ия булмасаң, хыялланып кына эш пешмәячәк.

Фәридә Гатинаны инде бүгеннән үк коеп куйган экскурсовод дип әйтә алабыз. ТР Милли музееның “Яңа мөмкинлекләр мәйданы ” акциясе кысаларында ул Тукай әдәби музеенда үзенең бөтен мөмкинлекләрен эшкә җигеп, музей кунакларына экскурсия уздырды.   Балаларга аңлаешлы  итеп сөйләве өстенә ул әле  урынын туры китереп шигырен дә сөйли, көйләп тә җибәрә. Юкка гына  "Апуш" татар балалар театр студиясенә йөрми икән Фәридә.

– Бу акция инде икенче ел уза. Без гадәттә экскурсовод роленә,  үзебез күзәтеп, мөмкинлекләрен белгән балаларны тәкъдим итәбез. Аларны  Апуш театр студиясенә йөрүчеләр арасыннан да, социаль челтәрләрдән дә эзлибез. Монда белгәнеңне сөйләү генә аз, шул ук вакытта экскурсия вакытында бирелгән сорауларга  җавап бирергә дә туры килә аларга , – ди  Габдулла Тукай әдәби музей мөдире Гүзәл Төхвәтова.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ