Логотип Магариф уку
Цитата:

Диаграммалар буенча практик эш

(7 нче сыйныфта ихтималлык һәм статистика дәресе)

 

Эльза ӘСӘДУЛЛИНА,

Яшел Үзән районы С.К. Гыйматдинов исемендәге

Осиново гимназиясенең I квалификация категорияле

                                                              математика һәм информатика укытучысы

 

Максат: диаграмма төшенчәсен һәм аның төрләре темасын беркетү, мәгълүматлар массивы буенча компьютер ярдәмендә диаграмма төзергә өйрәнү, шулай ук төзелгән диаграммадан иң гади тасвирлау мәгълүматларын алу.

Материал: И.Р. Высоцкий, И.В. Ященко. Ихтималлык һәм статистика: 7–9 класс. – М.: Просвещение, 2023. Ю.Н. Тюрин, А.А. Макаров, И.Р. Высоцкий, И.В. Ященко. Теория вероятностей и статистика. – 2-е изд., переработанное. – М.: МЦНМО: ОАО «Московские учебники», 2015. – 256 с. Математика. Вероятность и статистика: 7–9-е классы: базовый уровень: методическое пособие к предметной линии учебников по вероятности и статистике И.Р. Высоцкого, И.В. Ященко/ под ред. И.В. Ященко. – 2-е изд., стер. – М.: Просвещение, 2023. – 38 с.

 

Дәреснең бурычлары:

Белем бирүдә: тексттан сан мәгълүматын алу, аны таблица һәм график рәвешендә тәкъдим итү күнекмәләрен формалаштыру; таблица мәгълүматлары буенча, MS Excel программа мөмкинлекләреннән файдаланып, багана рәвешендәге һәм түгәрәк диаграммалар төзү буенча күнегүләр үткәрү; укучыларны көндәлек тормышның математик ситуацияләренә юнәлтелгән Бөтенроссия тикшерү эшләре мәсьәләләренең текстлары белән таныштыруны дәвам итү.

Үстерелешле: логик фикерләүне үстерү, анализлый, чагыштыра, нәтиҗәләр ясый белү; төрле төрдәге диаграммалар төзү күнекмәләрен өйрәнү.

Тәрбияви: компьютер белән эшләгәндә, үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү; парларда эшли белү, укучыларда үзара ярдәмләшү, хезмәттәшлек хисен тәрбияләү; стандарт булмаган бурычларны кулланып, укучыларда мотивацияләү дәрәҗәсен арттыру; ачык чыгышларда үз-үзеңне тоту культурасын булдыру.

Кулланылган технологияләр: күмәк хезмәттәшлек, мәгълүмати-коммуникация технологияләре, проблемалы укыту.

Кулланылган методлар: сүз, күрсәтмә-иллюстратив, эзләнү, диалог, мөстәкыйль гамәли эшчәнлек оештыру, алгоритм чыгару.

Эш формалары: фронталь, мөстәкыйль, төркемдә эшләү, иҗади эш.

Планлаштырылган нәтиҗәләр (универсаль уку гамәлләрен формалаштыру):

Предмет: төрле диаграммалар: багана, түгәрәк, график диаграммалар турында күзаллауны ныгыту; диаграммаларны төзи белү.

Үстерелешле: объектларны анализлау, чагыштыру, объектларның үзара бәйләнешен билгеләү, нәтиҗәләр ясый белү.

Регулятив: укытучы белән хезмәттәшлектә яңа уку бурычларын куя белү. Үз-үзеңне контрольдә тоту һәм үз-үзеңне бәяләү.

Коммуникатив: үзара хөрмәт нигезендә диалог алып бара белү, үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү, карар чыгарганда башкаларның фикерен исәпкә алу.

Шәхси: тотрыклы эстетик өстенлекләр формалаштыру, материалны эмоциональ кабул итә белү сәләте, укуга һәм фәнгә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Уку чаралары: ПК, интерактив такта, дәрескә презентация. Шәхси һәм төркем биремнәре белән комплектлар.

 

Дәрес барышы

1. Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы балаларны сәламли, укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерә.

Укытучы. Бүгенге дәресне хәзерге заман шагыйре Виталий Жидкихның шигырь юллары белән башлап җибәрәсе килә.

Бертиплы мәгълүмат массивын

Текстлар буенча араларга кыен.

Ә күзгә бәрелеп торган таблицаның

Ярдәме ачыграк күренер, мөгаен.

Мәгълүматлары күп булса,

Таблица да булыр гаять зур:

Печәннән  энә эзләгән кебек,

Кешеләргә кыен булыр.

Бөтен күрсәтмәлелек шунда югала...

Яңа макет – диаграмма кирәк.

Зур-зур таблицаларга караганда,

График күзгә күпкә җиңелрәк.

Анда динамиканы күрәбез –

Вакыт узгач, мәгълүматларның

Кимү, алга китү чорлары –

Барысын да күзәтәбез.

Укытучы. Сезнең һәркайсыгызның өстәлендә номерланган конвертлар бар. Дәрес барышында без сезнең белән төрле биремнәрне үтәячәкбез. Дәрес ахырында сез үз эшегезне бәя кәгазьләрендә бәяләргә тиеш буласыз. Сезгә уңышлар телим!

2. Дәреснең темасын һәм максатларын ачыклау.

Укучыларга ребус чишәргә тәкъдим ителә. (1 нче кушымта) Өйрәнелгән материалны һәм проблемалы ситуацияне исәпкә алып, дәреснең мөмкин булган максатлары турында сорау бирелә.

Укытучы. Сез ничек уйлыйсыз, безнең бүгенге дәреснең максатлары һәм бурычлары нинди? (Укучылар фикер алышалар һәм интеграцияләнгән дәреснең максатлары буенча вариантлар тәкъдим итәләр.)

Укучылар тарафыннан әйтелгәнне гомумиләштерү һәм дәреснең максатын формалаштыру.

3. Белемнәрне актуальләштерү.

Билгеләмәләр буенча фронталь сораштыру уздырыла.

Укытучы. Диаграмма сүзенә билгеләмә бирегез әле. Сезгә билгеле булган диаграмма типларын санап чыгыгыз. Диаграммада һичшиксез нәрсә булырга тиеш? Түгәрәкне берничә өлешкә бүлү ничек дөрес?

 

Plickers кушымтасы ярдәмендә (Qr кодлар буенча җавап) биремнәргә сайлап алу методы белән җавап бирәләр.

Интерактив тактада диаграмма сурәтләре барлыкка  килә.

Укытучы. Диаграммада грек чикләвекләрендә туклыклы матдәләрнең күләме күрсәтелгән.

https://math7-vpr.sdamgia.ru/get_file?id=72119&png=1

Әлеге диаграммадан 100 г грек чикләвегендә ничә грамм май булуын билгеләгез.

Укытучы. Росстат мәгълүматларына караганда, 2016 елның 1 гыйнварына Россия халкы 146,7 млн кеше тәшкил иткән. 4 яшькә кадәрге балаларның санын табыгыз.

 

Укытучы. Үзбәя битләренә фамилия һәм исемегезне теркәп куегыз, үзегезне бәяләгез.

4. Проблеманы кую һәм аны хәл итү. Уку эшчәнлегенә мотивация.

Укытучы. Үткән дәрестә без сезнең белән дәфтәрдә диаграмма төзедек. Диаграмманы урнаштыру бездә бик күп вакыт алды. Хәзер безне төркемнәрдә эш көтә.

Сезнең өстәлләрдә өлешләр ята (Fraction disk), таблица мәгълүматларын кулланып, өлешләр ярдәмендә түгәрәк диаграмма төзегез.

Бәясе

5

4

3

2

Микъдары

2

6

4

0

Укытучы. Бу очракта сез диаграмманы тизрәк төзи алдыгыз, ләкин һәркемнең дә мондый җыелмасы табылмаячак. Сез ничек уйлыйсыз, диаграмманы һәркем булдыра алырлык, тизрәк төзү ысулы бармы ул?

Дәресләрнең берсендә без инде таблицада мәгълүматны исәпләү өчен MS Excel электрон таблицасын кулландык. Бүген без MS Excelда диаграмма төзергә өйрәнербез. (Укучылар сорауларга җавап бирәләр. Проблеманы хәл итү ысулларын тәкъдим итәләр. Мөстәкыйль һәм төркемләп эшлиләр.)

5. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Балаларның өйрәнелгән теманы кабул итүен, аңлавын һәм беренчел үзләштерүен тәэмин итү.

Укытучы. Бүгенге дәрестә без диаграммалар турындагы күзаллауларыбызның чикләрен ачарга тырышачакбыз. Компьютер ярдәмендә реаль мәгълүматлар массивы буенча диаграмма төзергә, шулай ук төзелгән диаграммадан иң гади тасвирлау мәгълүматларын алырга өйрәнербез.

Әлеге таблица нигезендә мин сезгә MS Excelда диаграмманың ничек төзелүен күрсәтәм. MS Excel битен ачабыз, таблицаны тутырабыз, бүләбез, кысрыклыйбыз, безгә кирәкле диаграмманы сайлыйбыз, урнаштырабыз.

 

Укучылар компьютер артына утыралар.

Бер атна эчендә

аксымнар

майлар

углеводлар

масса, г.

1628

811

971

 

 

 

 

Укытучы. Укучылар, инструкция буенча, Ладога күленә су агымының төрле чыганаклардан нисбәтен чагылдыра торган түгәрәк диаграмма төзергә тиеш. Кечкенә елгалардан һәм инешләрдән су агымын исәпкә алу өчен, алар таблицага «Башкалар» юлларын өстәргә һәм С11 ячейкасына вак елгаларга һәм инешләргә килә торган су агымын исәпләп чыгара торган формула кертергә тиеш.  (2 нче кушымта)

 

Ял минуты.

Укытучы. Балалар, әйдәгез, бераз ял итеп алыйк. Үзегезне диаграммалар патшалыгына балга чакырылгансыз дип күз алдына китерегез.

Торыйк, балны башлап җибәрик.

Һәм диаграммалар күрсәтик.

Кулларны өскә күтәрәбез,

Югарырак туры итеп сузабыз.

Беренче булып залга керәләр

Сызылмалы диаграммалар.

Шунда ук авышлык ясагыз,

Сузылыгыз сез уңга.

Сулга таба да авышсагыз,

Сызыкчаларга әйләнәсез.

Оркестр гөрли безнең өчен,

Дусларча вальс биибез без,

Сулга борылыр, уңга борылыр

Түгәрәк диаграммабыз.

Бал бетте, әфәнделәр!

Урыныгызга утырыгыз.

Укытучы. Балалар, диаграмманың нинди төрен искә алырга онытканбыз икән, әйтә аласызмы?

 

6. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту, аларны төрле очракларда куллану.

Алган белемнәрне яңа очракларда куллануны оештыру; укучыларның диаграмма төзүдә төп алгоритмик гамәлләргә ия булуларын тәэмин итү.

Укытучы. «Мәгълүмат 2» битендә дөньяның 172 иң эре елгалары (озынлыгы 1000 км һәм аннан да күбрәк) турында мәгълүматлар бирелгән. Бирем: «Мәгълүмат 2» битендәге таблицадан елгаларның озынлыгы турындагы мәгълүматны «Бирем 2» битендәге  В9:B176 ячейкасына күчереп алырга. Шуннан соң H5 һәм H6 ячейкаларында автомат рәвештә елганың иң кечкенә һәм иң зур озынлыгы барлыкка киләчәк. (3 нче кушымта)

 

Укытучы укучыларның эшчәнлеген тикшереп торуны оештыра. Хаталарны төзәтә, булган очракта киңәшләр бирә.

Компьютер белән эшләү.

7. Мөстәкыйль эш һәм үзбәя кую.

Белемнәрне һәм гамәлләрнең ысулларын үзләштерүнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен ачыклау.

Укучылар индивидуаль биремнәрне үтиләр.

Укытучы. Эш нәтиҗәсендә сездә ике диаграмма барлыкка килде. Сорауларга җавап бирегез.

Эш тәмамлангач, үзара тикшерү эшләре башкарыла.

MS Excel буенча индивидуаль биремнәр үтиләр. (4 нче кушымта)

8. Өй эше турында мәгълүмат.

Балаларга өй эшен үтәүнең максатын, эчтәлеген һәм ысулларын аңлату.

Өй эше: 34 нче һәм 36 нчы дәреслекнең 29 нчы битендәге таблица мәгълүматларына таянып,  Еxcel программасында диаграмма төзергә.

9. Дәресне йомгаклау, нәтиҗәләр ясау. Рефлексия

Балаларга рефлексия үткәрү. Эшчәнлекнең процессын һәм нәтиҗәсен аңлауны тәэмин итү.

MBlockта башкарылган мультфильмны тавыш белән яңгырату.

Укучылар дәрестәге үз эшләрен анализлыйлар. Үзбәя кәгазен тутыралар.

Билгеләр кую.

Укытучы. Дәрес тәмам, уңышлар сезгә!

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ