Логотип Магариф уку
Цитата:

Башкорт кызларының гүзәллеге маңлайсадан күренә

Милли кием – аерым халыкның яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре, кыскасы, бар тормышының чагылышы.

Милли кием – аерым халыкның яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре, кыскасы, бар тормышының чагылышы. Кешелек киеме ярдәмендә үзе турында мәгълүмат җиткергән, эчке дөньясын ачып бирергә омтылган. Шуңа да элек-электән кешегә бер караш ташлау белән, аның нинди милләттән икәнен билгеләп булган. Шөкер, соңгы елларда бу үзенчәлегебезне яңадан кайтара башладык. Илебез халыклары арасында милли стильдәге бизәнү әйберләре, кием элементлары гадәти көнкүрешкә дә кереп бара. Журналыбызда башланып киткән «Милли остаханә» проектын да нәкъ менә ил киңлекләренә сибелгән төрледән-төрле халыкларның милли эшләнмәләренә багышларга булдык.
Бу санда без Халыкара класслы модельер, дизайнер һәм Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы укытучысы Ләйсән Хаҗиева белән башкорт кызларының милли баш киеме– маңлайса ясарга өйрәнербез.
Бүгенге көндә татар артистларына милли стильдәге киемнәр тегүче, Халыкара конкурсларда Гран-при, лауреат иясе, унбишләп кинофильмда, шул исәптән «Ак чәчәкләр», «Без– кырык беренче ел балалары», «Исәнмесез», «Ибн Фадлан» фильмнарында төп рәссам эшен алып барган Ләйсән ханым бүгенге көндә белемнәрен булачак тегүчеләр һәм дизайнерлар белән дә уртаклаша. Ул үзе – Казан кызы, беренче белемен дә Кабан күле буендагы Казан җиңел сәнәгать техникумында алган. Әти- әниләре данлыклы Кукмара якларыннан. Әтисе – озак еллар «Ватаным Татарстан» газетасында баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән Габделбәр Ризванов, әнисе–икътисад белгече. Бу һөнәргә осталыгы да авылда беренче тегүчеләрдән саналган дәү әнисеннән килә торгандыр.
– Мин үз-үземне белә башлаганнан бирле шушы һөнәр белән шөгыльләнәм. Башка эшне белмим дә кебек. Әнием сөйләве буенча, балалар бакчасыннан ук тегү эше белән шөгыльләнә башлаганмын. Кечкенә вакытта башта курчакларга киемнәр тектем. 6 нчы сыйныфта укыганда ук, олы апалар тукымалар алып киләләр иде, аларга итәкләр блузкалар тегеп биргәнем хәтердә. Соңрак туганнарыма күлмәкләр тегә башладым, – дип искә ала Ләйсән ханым.
Беренчеләрдән булып милли стильдәге киемнәр иҗат итә башлаган дизайнерларның берсе ул. 15 еллап элек мөселман модасы кысаларында үзенең балалар өчен милли коллекциясен тәкъдим итә.
– Бер күлмәк тегәр өчен биш кеше кирәк: модельер, конструктор, технолог, каючы (закройщик) һәм тегүче. Тегүчегә биш кешедән соң гына килеп җитә. Белемем буенча мин модельер-конструктор. Ул бик авыр эш, киемнең 95 % ы конструкциядән тора. Мин үзем шушы биш һөнәр иясенең дә эшен беләм, шунсыз эшләп булмый, – ди Ләйсән ханым.

Шуңа да бу һөнәрне сайлаучыларга гел өйрәнергә, яңалыклардан хәбәрдар булырга һәм шулай ук киемнең тарихын да белеп торырга киңәш итә. Үзе дә Казан, Пермь, Мәскәү шәһәрләрендә берничә тапкыр белем алуына карамастан, укуын әле дә дәвам итә. Өч ел элек Мәскәүдә Люневиль чигүе буенча югары мәктәптә белемен ныгыткан.
Аның әйтүенчә, милли стильдә кием тегүнең берничә төре бар. Беренчесе – музей экспонатларыннан, борынгы фотолардан өйрәнеп, чын тарихи костюмны кабатлап ясаучылар. Икенчесе – реплика. Мәсәлән, киноларда шул вариант кулланыла. Биредә шулай сакланып калган борынгы киемнәр һәм фотолардан өйрәнеп, әмма заманча тукымалар, ясалма ташлар белән бизәлгән киемнәр тегелә. «Ә мин кайбер тарихи элементларны алып стилизация ясыйм», – ди Ләйсән Хаҗиева. Чөнки хәзер мондый костюмнар бик популяр, аеруча хатын-кызларга бик ошый һәм шул ук вакытта бу киемне кигән кешенең кайсы милләттән икәнлеген дә билгеләргә була. Ә менә кинофильмнар өчен икенче ысулны кулланып эшләргә туры килгән. – Бигрәк тә «Ибн Фадлан» киносын төшерү минем өчен бик кызык булды. Анда ислам динен кабул итү сәхнәсе вакытында төрле милләтләр һәм татар, чуваш, башкорт кебек төрки халыкларның делегациясен сурәтләргә кирәк иде. 100 дән артык костюмны махсус шушы фильм өчен әзерләдек. Экранда кечкенә генә җитешсезлек тә күренә, шуңа тарихчылар белән киңәшләшеп, барысын да белеп эшләү мөһим. Хәзер күп кенә дизайнерлар милли элементларның тарихын да белмичә эшкә тотыналар. Ә бит аны кемнәр кайчан ничек кигәнен төптән белеп бетерергә кирәк, чөнки тарихта бик кызыклы фактлар бар, ялгышлыклар китмәсен иде, – ди ул.
Бүген өйрәнәсе башкорт киеме турында да җентекләп аңлатып китте. Аның сүзләренчә, башкорт милли киеме искиткеч бай. Хатын-кызлары бала итәкле күлмәкләр өстеннән көмеш тәңкәләр, мәрҗәннәр белән бизәлгән чулпы, алка, хәситә, беләзекләр кигән. Ә төсләргә килгәндә, киемнәрдә ешрак ак, кара, кызыл, сары, сирәгрәк яшел, күк төсе очрый. Аякларына күн итек, башмак, туфли, күн галошлар киеп йөргәннәр. Шулай ук кием яшь аермасы билгеләрен, гаилә хәлен, дәрәҗәсен дә чагылдырган. Хатын-кыз киеме кечкенә вакыттан ук кыз баланы күз тиюдән сакларга тиеш булган. Шунлыктан киемен чылтыраучы тәңкәләр, чук, мәрҗән белән бизәгәннәр. Яше дә тулмаган кыз балаларның да күлмәкләренә, баш киемнәренә тәңкәләр тегелгән.
Тәңкәләр чуваш, мари, мордва халкының да киемнәрендә зур урын алып тора. Татарда алар чәч тасмаларында, чулпыларда кулланылган. Карл Фукс та үз вакытында: «Татар хатын-кызын башта ишетәсең, аннан соң гына күрәсең»,– дип әйтеп калдырган бит. Алар барысы да, хатын-кыз йөргәндә, тәңкәләр бер-берсенә бәрелеп чылтырасын, аны явыз затлардан, җен-пәриләрдән сакласын өчен эшләнгән.
– Без өйрәнәчәк маңлайса да нәкъ менә кыз балаларны саклар өчен эшләнгән. Аны бары кияүгә чыкмаган кызлар гына киеп йөргән. Маңлайсаның шулай ук баш өстеннән чәч толымының очына кадәр яки колакларны каплар өчен дәвамы да булырга мөмкин. Анда шулай ук тәңкәләр, төрле ташлар тегелә. Аларның да һәрберсенең үз мәгънәсе бар. Без инде, күбрәк заманга яраклаштырып, сәхнә вариантын ясарбыз. Гадәттә, ул бик тиз һәм җиңел генә эшләнә, – ди Ләйсән ханым.
Моның өчен кызыл яки кара тасма (лепсовая лента) һәм сурәтсез тәңкәләр кирәк була. Киясе костюмыгызга туры китереп, бизәр өчен төрле челтәрләр, бизәкләр кулланырга мөмкин. Иң башта башның иң чыгып торган җиреннән үлчәмен алабыз. Тасманы тегеп кую өчен, 1 см тирәсе артык өлеш калдырабыз. Аннары төрле матур бизәкләр, челтәрләрне тасма буенча тегеп чыгабыз. Соңыннан бер-берсенә тиярлек итеп тәңкәләрне беркетәбез. Менә кызлар өчен матур баш киеме әзер дә. Игътибар иткәнем бар, соңгы арада аны төрле бәйрәм һәм чараларда татар хатын-кызлары да яратып кия. Сез дә эшләп карагыз әле!

 

Фәния ЛОТФУЛЛИНА

 

 

Фотолар Ләйсән ХАҖИЕВА һәм автор архивыннан


https://www.youtube.com/watch?v=CXLIfBhLfjk

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ