Логотип Магариф уку
Цитата: Кадерле сүз ишетсәң, аклың артыр (Утыз Имәни)

Иң дулкынландыргыч көн шул булгандыр

Олы Әтнә урта мәктәбенә укытучы буларак беренче тапкыр аяк баскан көннән сизелми дә 3 ел вакыт узып киткән... Шул арада күпме ачышлар, сынаулар, яңалыклар, проблемалар, шатлыклы вакыйгалар баштан үткә...

Олы Әтнә урта мәктәбенә укытучы буларак беренче тапкыр аяк баскан көннән сизелми дә 3 ел вакыт узып киткән... Шул арада күпме ачышлар, сынаулар, яңалыклар, проблемалар, шатлыклы вакыйгалар баштан үткән. Азмы-күпме тәҗрибә тупланган. Ашыкмый гына хәтер йомгагын сүтеп карыйм әле!..


Укытучы булу – мәктәп елларыннан озата килгән хыялым иде. Рус һәм инглиз теле дәресләрен Күәм урта мәктәбенең V сыйныфында укыган чактан бик яратып укыдым, соңрак, ул әлеге исемлеккә тарих фәне дә өстәлде. Аларга карата кызыксыну, зур мәхәббәт уяткан укытучыларыма әле дә рәхмәт укып яшим. Хәзерге заман өчен авыр саналган укытучы һөнәрен сайлавыма, Бөек Ватан сугышында Берлинны алганнан соң Маньчжурия территориясендә Квантун армиясенә каршы көрәшкән, отставкадагы полковник бабамның (хәзер мәрхүм инде) гомере буе Күәм урта мәктәбендә география фәнен укытуы һәм әтиемнең апасының әлегә кадәр укытучы булып эшләве дә сәбәпче булгандыр.


Бу һөнәр ияләренең хезмәтен мин мактауга һәм хөрмәткә иң лаеклы хезмәт итеп кабул иттем. Шул сәбәпле, мәктәпне бетерүгә, озак уйлап тормыйча, документларымны Татар дәүләт гуманитар педагогика институтының тарих факультетына илтеп тапшырдым. Биш ел эчендә белем туплап, дәүләт имтиханнарымны уңышлы гына тапшыргач, 2011 елны Олы Әтнә мәктәбенә юл тоттым.


Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәндә, башымда мең төрле уйлар иде. Шушындый җаваплы хезмәтне башкара алырмынмы? Укучылар белән уртак тел табу авыр булмасмы? Коллектив яшь, тәҗрибәсез белгечне ничек кабул итәр? Мәгълүмати технологияләр, төрле юнәлештәге экспериментлар, мәгариф системасындагы үзгәрешләр, яңалыклар көннән-көн артып торган чорда белем бирү даирәсендә үз урынымны таба алырмынмы? Һәм тагын бик күп сораулар борчыды мине. Дөресен әйткәндә, хезмәт юлымны тәҗрибәле, тирән белемле укытучылардан торган коллективлы зур мәктәптә башлап җибәрү бераз куркыта да иде. Иң зур рәхмәтемне мәктәбебезнең ул чактагы җитәкчесе Лидия Салихҗан кызы Салихова белән аның урынбасары Фәрдия Илгиз кызы Исмәгыйловага җиткерәм. Нинди генә проблема, авырлыклар килеп чыкса да, алар һәрчак үзләренең төпле киңәшләрен биреп, хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырыштылар.


2011 елның 15 августы – минем беренче эш көнем. Шушы көннән башлап, мин кызыклы да, җаваплы да, күп тырышлык һәм максатчанлык, сабырлык һәм түземлелек сорый торган укытучы һөнәрен үзләштерергә керештем. Эш урыным турында да, хезмәттәшләрем һәм мин белем бирәсе балалар турында да әлегә берни белми идем. Ә мәктәп ул – үзе бер кечкенә дөнья икән, мин аны акрын гына өйрәнә башладым. Янымда күп еллар шушы мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме дәресләре укыткан Ләлә Нур кызы Мөхәммәтшина булды. Эш программалары төзегәндә, план-конспектлар язганда, ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре әзерләгәндә гел аңа мөрәҗәгать иттем. Дәрес конспекты белән институтта укыган чакта очрашкан булсак та, эш программасы дигәннәре белән мин таныш түгел идем. Аерым шаблон буенча төзелгән һәм язып тутырылган бу кәгазьләр укыту системасында бик мөһим урын алып торалар икән. Махсус стандартларга таянып шуларны әзерләгән арада 1 сентябрь көне килеп җиткәне сизелми дә калган.


Иң дулкынландыргыч көн шушы булгандыр, мөгаен. Сыйныфка килеп кердем. Парта артында 22 укучы утыра, болар – миңа йөкләнгән V Б сыйныфы укучылары. Яшь сыйныф җитәкчесе өчен бик зур сынау, әлбәттә. Сыйныф бүлмәсендә тынлык. Бераз югалып калдым, ләкин дулкынлануымны күрсәтмәскә иде исәп. «Барысының да исемен ничек белеп бетерермен, хәтердә калдыра алырмынмы?» – дигән сорау бораулады аңымны. Танышуыбызны «именной алфавит» дигән уеннан башлап җибәрдем. Уен укучыларымны кызыксындырды, безнең аралашуыбыз да җанланып киттем. Мин һәр балага игътибар белән карап, тыңлап, аларның исемнәрен отып бардым. Үземә кечкенә генә ачыш ясадым – сыйныфыбызда исемнәре И хәрефеннән башланган ир балалар күп булып чыкты. Бу көннән инде мин үземне бүтән кеше итеп хис итә башладым. Шушы кечкенә кешеләрне мәктәп тормышы белән бәйләүче дә, яхшы сыйныф җитәкчесе дә, укучыларымның киңәшчесе дә, дуслары да, әти-әниләренең ярдәмчесе дә булыр өчен бөтен тырышлыгымны куйдым. Бик күп әйберләргә өйрәнергә кирәк иде әле. Балаларны, аларның проблемаларын аңлау өчен – психолог, күпсанлы сорауларга җавап бирер өчен – эрудицияле белгеч, әти-әниләр белән уртак тел табар өчен яраклашучанлык, сыгылмалылык сыйфатларына ия булырга кирәк иде, минемчә.


Сынауның зуррагы мине икенче көнне көткән булып чыкты. 2 сентябрь иде бу. Беренче дәрес. Каршымда – XА сыйныфы укучылары. Озын буйлы, җиткән егетләр һәм кызлар. Аларның сынаулы карашлары бүгенгедәй күз алдымда, «чеметтерә» торган сораулары да исемдә. Бик җитди йөз чыгарып, күзлегемне төзәтеп куйдым да (үзем караган фильмнардан чыгып, чын укытучыны шулай күз алдыма китерә идем) тарих дәресемне башлап җибәрдем. Шушы сыйныфта үткәргән һәр дәресемә аеруча яхшы әзерләнергә, укучыларымны кызыксындырырга, яңа материал табарга, укыткан фәнемә мәхәббәт уятырга тырыштым. Яшь булу сәбәпледер инде, «Укучыларны тыңлата алырмынмы?», «Мине җитди кабул итәләрме?», «Дәресемне аңладылармы?» кебек сораулар күп борчыды мине бу сыйныфка дәрескә кергән чакларда. Рәхмәт укучыларыма, төртмәле сораулар биреп, шаяртып маташуларына карамастан, бик аңлаучан, хәлгә керүчән булып чыкты алар. Ике ел дәвамында төрле конкурс-олимпиадаларда үзләрен сынап, призлы урыннар алдылар, тырышып укыдылар. Бергәләп төрле чараларда да катнаштык, мәктәп турындагы видеофильм төшерүдә дә катнаштык, Санкт-Петербург шәһәре буйлап сәяхәт тә кылдык.


Чыгарылыш сыйныфта бу 15 укучының унысы, җәмгыять белемен сайлап, минем үземне үк зур сынау алдына куйдылар. Чөнки мәктәптә икенче елымны гына укытуга карамастан, районның тәҗрибәле укытучылары белән беррәттән, мин дә БДИга балалар әзерләргә тиеш идем. Җитмәсә, башка мәктәпләрдәгеләр ике-өч укучы белән индивидуаль эш алып барганда, миңа берьюлы ун бөртек белән шөгыльләнергә туры килде. Аллага шөкер, уңышлы гына бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырдылар. Имтихан нәтиҗәләрен ут йотып көткәннән соң, күрсәткечләрнең республиканыкыннан югарырак булуы мине җиде кат күккә күтәрде. Алар өчен зур горурлык хисе кичердем мин ул чакта. «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә мәктәптән озатканда укучыларым өчен шатлансам да, хушлашуы авыр булды. Хәзерге көндә 15е дә югары уку йортларында белем ала. Мәктәпкә еш килеп, андагы яңалыклар белән кызыксынып торалар.


Баштарак югары сыйныф укучыларына дәрес бирергә кергәндә тез-буыннарым калтырап торса да, түбән сыйныф укучылары белән мондый авырлыклар килеп чыкмады. Бер-беребезгә ияләшү чорын узганда, безнең арада уңай мөнәсәбәтләр урнашкан иде инде. Кечерәкләр бик кызыксынучан булып чыктылар, кайбер шәкертләрем китаптагы параграфларны алдан ук укып килеп сөйли торганнар иде. Билгеле, андый укучылар булганда дәресләргә бик шатланып керәсең. Укытучы буларак, укучыларымда фәнгә кызыксыну уята алу – эшемнең иң зур нәтиҗәсе, дип саныйм.


Шушы 3 ел эчендә үземне күп нәрсәләргә өйрәндем дип саныйм. Хезмәттәшләремнең ярдәме зур монда. Кабинеттан кабинетка, укытучыдан укытучыга йөргән вакытларым күп булды, берсе дә ярдәм итүдән баш тартмады, рәхмәт аларга. Беренче тапкыр биргән ачык дәресләр, районның тәҗрибәле тарих укытучылары каршында ясаган чыгышлар, укучылар белән төрле конкурс-чараларда катнашулар, Сингапур системасына өйрәнүләр, еш кабатланып торган төрледән-төрле тикшерүләр баштарак куркытса, инде гадәти әйбергә әйләнеп баралар. «Стандартлар», «ФГОС», «электрон журнал», «структуралар» да – таныш сүзләр. Отчет-кәгазьләрне дә ничек тә эшләп була. Тик укытучы һөнәренең үз авырлыклары да бар икән шул. «Кеше-кеше» системасында эшләгәндә чын сәясәтче талантлары да, психологик белемнәр дә бик кирәк. Конфликтлы ситуацияләрдән чыгу юлларын да эзләргә туры килә. Гел актив, мобиль булу да сорала. Үзгәрешләр шундый зур тизлек белән бара ки, укытучы һәр яңалыктан хәбәрдар булып, заман белән бергә атлап, үз эшендә ул яңалыкларны дөрес итеп куллана белгәндә генә уңышка ирешә ала.


Юрист, икътисадчы, хокук саклау органнарында хезмәт кую профессияләре укучылар арасында престижлы саналган чорда, тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен укыту зур җаваплылык сорый дигән нәтиҗәгә килдем эшләү чорымда. Чөнки чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе шушы фәннәрдән БДИ тапшырырга тели. Ә бу исә укытучыга да зур эш йөкли. Дөньяда барган вакыйгалар берсе дә игътибарсыз калырга тиеш түгел дип саныйм. Укучыларым илдәге хәлләр турында бик теләп фикер алышалар, кызыксыналар.


Гомумән, мәктәп ул – үзе бер могҗизалы дөнья икән. Иҗадилык, фантазия, яңа идеяләр, балаларга җылы мөнәсәбәт, укыткан фәненә мәхәббәте булган укытучы эшенең авыр якларына күз йома. Электрон журналын да тутыра, дәфтәрен дә тикшерә, Сингапур структураларын да өйрәнә, отчетын да яза. Беренче карашка авыр тоелса да, бик мавыктыргыч та, кызыклы да хезмәт икән ул укытучы хезмәте. Минем кебек яшь белгечләр курыкмыйча алынсыннар иде бу хезмәткә дигән теләктә калам.


Гөлназ ӘХМӘТОВА,

Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. Эш стажы – 3 ел, 25 яшь.


"Мәгариф" журналының 9 нчы саны материаллары белән тулысынча басманың электрон версиясендә танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ