Логотип Магариф уку
Цитата:

Музейлар – белем дөньясы!

Татарстан Республикасы Милли музее – Идел буенда мәктәп балалары, яшүсмерләр һәм әти-әниләр өчен иң зур белем бирү һәм фәнни музейларның бердән-бер үзәге булып тора.

Безнең музейда һәм төрле юнәлештә күчмә программалар (белем бирү учрежденияләрдә)уздырыла. Алар арасында гаризалар буенчатүбәндәгеммузей программалары:

«МУЗЕЙ - ВАКЫТ МАШИНАСЫ» –музей хезмәткәрләре укытучыларны һәм балаларны тарихыбызның төрле чор вакыйгалары белән таныштыра.

«Тарих белән ялгызлыкта» – иммерсив экскурсия кысаларында катнашучылар борынгы керамика ясау серләрен беләчәкләр, Сөембикә патшабикә белән танышалар, хатын-кызлар өчен югары белем тарихының битләрен ачалар, ә Екатерина II үзенең Казан губернесенә килүе турында сөйлиячәк; балалар арасында бик популяр булган кызыклы «Идел Буе Инешләре» дип исемләнгән әйлән-бәйлән формасында уенбәйрәмен үткәрә. Уен вакытында музей хезмәткәрләре Идел буенда яшәүче рус, татар, чуваш, марый, удмурт, мордва халыкларының гореф-гадәтләре, милли костюмнары, биюләре, телләре һәм милли уеннары белән таныштырып кына калмый ә балалар үзләредә мавыгып катнаша.  

«Идел Болгарының Ага-базар: сәяхәт»е тәгъдим итәбез. Балаларны һәм аларның әти — әниләрен гасырлар аша мавыктыргыч сәяхәткәИдел Болгары чорының бәйрәм базарын үткәрә. Чарага килгәч балалар һәм яшүсмерләр өчен төрле кызыклы, мастер-класслар, квестлар, музей дәресләре һәм безнең кечкенәдән яраткан Яңа ел,Май чабу, язны каршы алганда үткәрелә торган «Нәүрүз», Ватанны саклаучыра көне, 8 Мартбәйрәмнәренең тарихы белән таныша алалар.

Ленар Нәгыймов ТР Милли музееның ММЧ һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге хезмәткәре

Элина Мәрдәнова фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ