Онлайн хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Мәрхәмәт-Милосердие» «кайнар линиясе»
Бүген, 28 май көнне, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары мәгариф мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрде.
-
Камал сәхнәсендә татар операсы
2 июньдә Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында Нәҗип Җиһановның легендар «Җәлил» операсын тәкъдим итә.
-
Татарстанда ДЙА (ГИА) өчен укытучыларга өстәмә түләү 10 тапкырга арта
Татарстанда укытучыларга дәүләт йомгаклау аттестациясендә (ДЙА) катнашу өчен өстәмә түләүләр 10 тапкырга артачак. ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, өстәмә түләү күләме сәгатенә 200 сум тәшкил итәчәк.
-
16 команда «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының чирек финалында ярышачак
2 июнь «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының 2025 ел сезонының чирек финал уены узачак.
-
«Безнең ишегалды уеннары» Татарстанның 8 районында узачак
Быел җәен Татарстанның 8 районында «Безнең ишегалды уеннары» проекты башлана.
-
Зәйдә Бөтенроссия Президент спорт уеннарының төбәк этабы узачак
29–31 май көннәрендә Зәй районында Бөтенроссия Президент спорт уеннарының төбәк этабы узачак.
-
Казанда «Алмаш» гаилә җыены уза
2 июнь көнне «Московский» мәдәният үзәгендә «Алмаш» гаилә җыены узачак. Әлеге чара Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән беренче мәртәбә үткәрелә, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
-
БДИга өстәмә баллар ничек алырга?
Хәзерге вакытта Россия буенча БДИ тапшыру кампаниясе уза.
-
Иртәгә Татарстан чыгарылыш сыйныф укучылары математикадан БДИ тапшырачак
27 май 11 нче сыйныф укучылары математика фәненнән БДИ (профиль һәм база дәрәҗәләре) тапшыра.
-
Балаларны яклау көненә багышланган чаралар исемлеге
Казанда Балаларны яклау көненә багышланган күп кенә бәйрәм чаралары узачак.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Шат көлү уятсын
Шагыйрь Булат Ибраһим көн кадагына сугып язылган иҗаты белән укучыны җәлеп итә. Гадәттә, андый шигырьләрнең халыкка тәэсире дә көчлерәк була. Башкалардан аермалы буларак, Булат үз шигырьләрен яттан белә һәм сәхнәләрдән дә оста башкара. Үзе әйтмешли, үз тембры, үзенең харизмасы... «Такташ әйткәнчә, һәрбер чорның үзенең чире һәм докторы булган кебек, һәрбер чорның күпмедер шагыйрь, язучысы тарихка керә инде ул. Мин бит бармактан суырып язып утырмыйм. Күңелдә туа икән шигырь, язам. Кеше күңелен рәнҗетәсе килмәүдән, болай да яралы күңеленә тоз саласы килмәүдән тыйнаграк язган бар анысы», – ди шагыйрь.
-
Балалар, ата-аналар һәм укытучылардан торган театр
Казанның 187 нче күп профильле лицеенда укытучылар, балалар һәм ата-аналардан торган «Ихлас» театр коллективы Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй!» моңсу комедиясен сәхнәләштерде.
-
Татарстанның мәктәп яны лагерьларында 55 меңнән артык бала ял итәчәк
Җәй көне Татарстанда 844 мәктәп яны лагере (21 көн, 55 966 бала), 16 лагерь (7 көн, 624 бала) һәм 601 хезмәт лагере (11 316 яшүсмер) эшләячәк.
-
Татарстанда Президент академиясенең XIII Халыкара җәйге кампусы узачак
13–18 июльдә «Зөя таулары»нда «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы 2025» узачак. Анда 200 студент катнашачак, шул исәптән Татарстан вузларыннан 80 студент. Форум темасы – «Замана геройлары».
-
Ачык һавада кино күрсәтәчәкләр
Казанның сквер һәм паркларында ачык һавада кино күрсәтүләр башлана.




