Онлайн хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Россиядә «Профессионалитет» кластерларының Бердәм ачык ишекләр көне узачак
«Профессионалитет» кластерларының Бердәм ачык ишекләр көне Россиянең 79 төбәгендә 19 октябрьдә узачак. Чараларда 8-11 нче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары катнашачак, алар кирәкле эшче һөнәрләре белән таныша алачак, көллият һәм техникум студентлары нинди программалар буенча укуларын һәм илнең әйдәп баручы компанияләренә эшкә урнашу процессының ничек тормышка ашырылуын белә алачак дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Арчада ясалма фәһем программасын куллану буенча семинар узды
11 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында «Һөнәри белем бирү оешмаларының белем бирү процессында «Дәрес конструкторы» ясалма интеллект программасын куллану» зона семинар-практикумы узды дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
-
«Гаилә коды: мөнәсәбәтләр турында»: Татарстанда яшь гаиләләрне үстерүгә юнәлдерелгән белем бирү сессиясе узачак
2024 елның 16-18 октябрендә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы белән берлектә яшь гаиләләрдә мәхәббәтне саклауга һәм гармонияле мөнәсәбәтләр урнаштыруга багышланган проект сессиясе оештыра. Чара «Идел» яшьләр үзәгендә узачак. Проект сайтында сайлап алу узып, ир белән хатынның берсе 36 яшькә җитмәгән Татарстаннан яшь гаиләләр катнаша ала. Проект яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыруга юнәлдерелгән һәм «Мәгариф» милли проекты кысаларында уза.
-
Илсур Һадиуллин Әгерҗедәге Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллияте филиалында булды
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 11 октябрьдә эш визиты белән Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллияте филиалында булды.
-
Актаныш мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды
Рабигыль-ахыр аеның 9нчы көнендә (12нче октябрьдә), Актаныш районы Яңа Җияш авылында “Рафикъ” мәчете ачылды.
-
“Салават Купере “ торак районында балалар бакчасы ачылды
Казанның Киров районының Илһам Шакиров урамында 218 номерлы “Яркий” балалар бакчасы ачылды. 260 урынлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 14 төркем эшләячәк.
-
Максат куйсаң, җиңүгә ирешәсең!
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Республика олимпиада үзәге» оештырылганга быел – 10 ел. Мондый үзәк ачылу республикабызда олимпиада хәрәкәтенә яңа сулыш өрде, фән бәйгеләрендә катнашучы укучыларны һәм тренер-остазларны бергә туплап, Бөтенроссия мәйданында уза торган бәйгеләргә дә ныклы әзерлек белән барырга юл ачты. Аның директоры Гөлнара Илдар кызы ИСЛАМОВА республика һәм Бөтенроссия олимпиадасында катнашучыларның быелгы уңышлары, алдагы сезонга планнары белән уртаклашты.
-
Хатыйп Миңнегулов: «Тукай — кабатланмас шәхес»
Бүген, 11 октябрь көнне, Габдулла Тукай әдәби музеенда Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик повесте язылуына 115 ел тулуы уңаеннан күргәзмә ачылышы узды.
-
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезоны башлана
Сезонның җиңүчесе исеменә Татарстанның 6 районы һәм 1 шәһәре командалары дәгъва кыла.
-
Бөек шәхесләрнең әниләре үрнәге
Агымдагы елның 7 декабрендә бөек язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә ханымның тууына 120 ел тула.
-
«ПРО Образование – 2024» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү озайтылды
«Мәгариф - 2024» мәгариф журналистикасы Бөтенроссия конкурсына гаризалар алу дәвам итә. Быел ул 22 нче тапкыр узачак дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.
-
9–11 октябрь көннәрендә Казанда VII Бөтенроссия татар журналистлары форумы узды
Россия Федерациясенең 18 төбәгеннән җыелган 46 каләм әһеле, матбугат чаралары мөхәррирләре өчен татарның бөек шәхесләрен барлау максатыннан киңкырлы программа әзерләнде.
-
БДИ-2025 имтихан материалларын эшләүчеләрдән онлайн-консультацияләр
Федераль педагогик үлчәүләр институтыннан (ФИПИ) БДИның контроль үлчәү материалларын эшләүче Рособрнадзор һәм әзерләүчеләр имтиханнарда катнашучылар һәм педагогларга булачак онлайн-консультацияләрнең яңа сериясен уздырачак.
-
«Апуш» бәйрәме. Мең дә бер вакыйга!
«Апуш» татар балалар театр студиясе театр сезонын ачу уңаеннан зур бәйрәм оештыра. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр итә.
-
Түбән Кама педагогы — Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы лауреаты
ОВЗ белән авыручы балалар өчен интернат-мәктәптә укытучы Саттарова Лилия Владимировна «Россиянең дефектолог-укытучысы — 2024» VII Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында катнашты. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы телеграм-каналында хәбәр ителә.




