Логотип Магариф уку
Цитата:

Авылдашыбыз – академик

Гөлнар Ленар кызы НӘҖМИЕВА, Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Педагогик стажы – 24 елТаныш сукмак буйлап мәктәбемә атлыйм... Инде байтак еллар таныш тоелса да, бу с...

Гөлнар Ленар кызы НӘҖМИЕВА,
Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Педагогик стажы – 24 ел
Таныш сукмак буйлап мәктәбемә атлыйм... Инде байтак еллар таныш тоелса да, бу сукмак мин белмәгән күпме эзләр, серләр саклыйдыр. Сабый чагымда бу сукмак мине белем иленә илтсә, бүген инде ул мине яраткан укучыларыма белем бирергә алып бара.
Башка күп нәрсәләр үзгәрсә дә, бу юл беркайчан да үзгәрми. Мәктәп бинасы да заманга яраклашып үзгәрә бара, ә хатирәләр, истәлекләр һаман шул килеш. Туган төбәгебез белән бәйле шәхесләрне барлау, исемнәрен мәңгеләштерү максаты белән 2014 елда бик матур чаралар циклы үтте. Мәктәбебез диварына Күбәк мәктәбендә төрле елларда белем һәм тәрбия алган, бүген инде Татарстанга, Россиягә танылган шәхесләр хөрмәтенә элмә такталар куелды. Аларның һәркайсын кую – үзенә күрә бер тантана, истәлекләрне барлау белән үрелеп барды. Чөнки бу тантанага һәр тарихи шәхеснең якын туганнары да чакырылган иде. Бу эшне авылыбызда яшәүче журналист, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Шәмси оештырды.
Мондый такталар унау. Алар көн саен безне каршы ала, озатып кала.
Элмә такталарның берсе күренекле авылдашым, филология фәннәре докторы, галим, академик, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Кол Гали исемендәге премия лауреаты Флүн Мусин исемен мәңгеләштерү максаты белән куелган. Сүзем аның турында булыр.
...Сугыш башлану сәбәпле, әтисез үскән Флүн. Тормыш шартлары бик авыр булса да, мәктәптә ул яхшы укый, хәтта иптәшләрен уздырып та җибәрә. Китапханәдә ул укымаган китап калмый, беркем кулланмаган, өйрәнмәгән энциклопедияләр дә аннан читтә калмый.
Күбәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1957 нче елда М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының филология факультетына укырга керергә бара. Мәктәпне тәмамлаганда алган көмеш медале, өмет-хыялы белән, бернинди документсыз Флүн Мусин Мәскәү кадәр Мәскәү университеты бинасында. 20 баллдан 19 ны җыя, данлыклы уку йорты студенты була. Ә биш елдан инде ул “бик яхшы” билгеләренә университетны тәмамлый.
Авылда ялгыз яшәүче әнисенә хөрмәт йөзеннән, чит илгә эшкә чакыруны да кире кага. Мәркәзебез Казанга кайта һәм төрле өлкәләрдә намуслы хезмәт куя.
1963 елда СССР фәннәр академиясе Казан филиалының Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтында башта кече, аннары өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. 1969 елда – кандидатлык, ә 1983 елда докторлык дисертациясе яклый.
Флүн Мусин әдәбият фәне һәм тәнкыйть өлкәсендә актив эшләүчеләрнең берсе була. Аның татар әдәбиятының төрле актуаль мәсьәләләренә, язучыларның иҗатына һәм аерым әсәрләренә багышланган тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре көндәлек матбугатта даими дөнья күрә.
Ф.Мусин 1970 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1974 елдан бирле ул Язучылар союзы каршындагы тәнкыйтьчеләр иҗат секциясенә җитәкчелек итә. Болардавн тыш, якташыбыз бик күп еллар буе татар әдәбияты тарихын өйрәнү белән дә шөгыльләнә. Гаяз Исхакый шәхесен һәм иҗатын татар халкына кайтару эшендә Татарстанда оештырылган “Мирас” фонды актив катнаша – фондның президенты Ф.Мусин була. Татар әдәбиятының югалган  җәүһәрләрен күтәрү, халыкка кайтару академик якташыбыз катнашы белән уза.
Менә шундый бөек эшләр башкарган гади генә бер авыл егете милләтебез, Татарстаныбыз, авылыбыз, мәктәбебез горурлыгы. Флүн Мусин үткән хезмәт һәм иҗат юлы авыл мәктәбендә белем алып та, югары дәрәҗәләргә ирешеп булуны раслый. Татарстаныбызның 100 еллыгын каршылаган көннәрдә академик авылдашыбызның Татарстан данын танытуда тирән эз калдыруы, ул нигез салган эшләрнең дәвамлы булуы бездә горурлык хисләре уята. Ул – чын-чынлап безнең горурлыгыбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ